Иртәнге чыгарылыш
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, үз эшләрен намус белән башкарулары нәтиҗәсендә, соңгы елларда Татарстанда җинаятьләр буенча тотрыклы хәл саклана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында белдерде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәт йортында монополиягә каршы Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Тариф сәясәте, төрле тармакларда монополиягә каршы тарифларны көйләүне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Төньяк Кавказ Федераль округына сәфәре дәвам итә. Ул Кабарда-Балкар Республикасына килде.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Республиканың ел студенты» премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Яратам» дип исемләнгә яшүсмерләрнең яңа клубында булды. Клуб Короленко урамында урнашкан.
Казанда республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышучы волонтерларга Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кичке чыгарылышлар
Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсендә 2023 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның баш Федераль инспекторы Виктор Демидов катнашты.
Бүген –таможня хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин таможня хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан хөкүмәте 2024 елга юл эшләре буенча берничә программаны раслады. Аларны финанслауга 54 миллиард 500 миллион сум акча каралган. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.
Россия Федерациясенең ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов “КамАЗ” акционерлык җәмгыятенә караган ике җитештерү обьектында – “Полихим системасы” һәм “Мастер” индустриаль паркында булды, алардагы заманча технологияләр, җитештерелә торган продукция белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов стратегик инициативалар Агентлыгы бизнес-миссиясе һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясенең йомгаклау сессиясендә катнашты. Утырыш республика муниципаль районнары белән видео элемтә аша узды
2024 елның 1 гыйнварына Татарстанда 2 миллион 928 мең 633 кеше актив сайлау хокукына ия. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте. Мәгьлүматләр Россия Президентын сайлаулар алдыннан төгәлләштерелде.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01