Иртәнге чыгарылыш.
-Хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путин Россия Президентына кандидат буларак теркәлү өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.
-Дәүләтләр берлеге хезмәттәшлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Россия федерациясе Президенты Владимир Путин Берлеккә керүче иллщр вәкилләренең Казанада узачак “Киләчәк уеннары”нда, шулай ук БРИКС уеннарында актив катнашачакларына ышануын әйтте.
-Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Россия” форумы Халыкара күргәзмә мәйданында булды. Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин чакыруы буенча Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре хөкүмәтләре җитәкчеләре Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Татарстан стенды белән дә таныштылар.
-Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллазҗанов фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе хөкүмәте премиясенә лаек булды. Югары бүләкне аңа ил премьер-министры Михаил Мишустин тапшырды.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Деловая Россия» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алексей Репик белән очрашты. Ике арада эшмәкәрлекне үстерү мехнаизмнарын камилләштерү, инвестицияләр җәлеп итү, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту буенча фикер алышынды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама “Нефтехим” заводында галобутил каучук җитештерүнең яңа линиясен ачуда катнашты.
Республикада 2023 елгы автоспорт сезоны йомгакларына багышланган тантаналы чара узды. Анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанага пилотлар, республика автомото спорты Федерациясе әгъзалары, авто спорт ветераннары чакырылды.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия Яңа ел акциясендә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шефлыкка алынган Лисичанский һәм Рубежное шәһәрләре башлыклары Эдуард Сахненко, Сергей Хортив белән очрашты. Киләчәктәге хезмәттәшлек, шул исәптән торак пуунктларын, шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү мәсьәләләре тикшерелде.
Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгендә районнан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен район халкы бердәм булып гуманитар ярдәм җыйды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда республика муниципаль берләшмәләр Советы Ассоциациясенең 18 съездында катнашты. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берләшмәләрнең зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләренә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы законны имзалады. Республика казнасы дефициты 40 миллиард сумнан артык тәшкил итә.
Казанда спорт мәктәпләре тренер-укытучылары арасында республика конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы «Ак Барс Арена» стадионында узды.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01