Дүшәмбе, 4 декабря
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль әңгәмә”. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 1983-1992 нче елларны инвалидлар унъеллыгы дип игълан иткән иде. 10 ел эчендә бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә һәм Татарстанда да зур эшләр башкарылды һәм изге гамәлләрне дәвам иттерү максатында 3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителде.
Тапшыруда “Зәкәт” фонды генераль директоры Булат Раиф улы Мәрдәнов катнашып, Татарстанда үткәрелгән инвалидлар ункөнлеге чорында башкарылачак хәйрия чаралары турында сөйли.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә. 2023 нче елны тарихка озатырга санаулы көннәр калды. Ә бу елны Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан иткән иде. Күпмилләтле Татарстанда һәр халыкның телен һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген без илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче күркәм традиция – каз өмәләре турында сөйләшербез, Мөслим муниципаль районында үткәрелгән Бөтенроссия “Каз өмәсе- 2023” фестивалендә ясалган язмаларны тыңларбыз.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Гөлчәчәк Галиева. “Газзәбану”. Моноспектакль. 1 нче өлеш.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
Безнең бүгенге программада:
Бүгенге тапшыруда менә шушы темалар өстенлек итәчәк.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Гөлчәчәк Галиева. “Газзәбану”. Моноспектакль. 2 нче өлеш.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Сердәшханә”. Бүгенге тапшыруда каләм тибрәтүче яшь иҗатчылар катнаша. Алар укудан, эштән бушаган вакытларда үз ана телебездә иҗат итәргә яраталар, төрле конкурсларда катнашып җиңү яулыйлар.
18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Сишәмбе, 5 декабря
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль интервью”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Актуаль әңгәмә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.10 — Яңалыклар.
11.20 — “Пар канатлар”. Узган җомгада, 1 нче декабрьдә, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулды. “Пар канатлар” тапшыруының чираттагы чыгарылышын күренекле актрисаның якты истәлегенә багышлыйбыз.
Исламия Идиятулла кызы Мәхмүтова 1943 нче елның 1 нче декабрендә республикабызның Әлки районы, Югары Әлки авылында туган, ярты гасыр К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында төрле характердагы дистәләрчә образны тудыра, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, республикабызның “Тантана” премиясе лауреаты, тамашачы күңелендә күренекле актриса, оста җырчы, берничә пьеса авторы буларак саклана, 2019 елның 3 нче декабрендә бакыйлыкка күчте.
Татарстан радиосының алтын фондында Исламия апаның 70 яшьлек юбилее көннәрендә туры эфирда үткәрелгән тапшыруның язмасы саклана. Тыңлаучылар игътибарына ул өлешчә кыскартып тәкъдим ителә.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 — Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Тапшыруыбыз кунагы — Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов. Кылкаләм остасының эшләре белән чит ил сәнгать сөючеләре дә таныш. Аның белән булган әңгәмәне бергәләп тыңлыйк.
Тапшыруыбызның икенче өлешендә язучы, хикәяләр остасы Габделхай Сабитовның “Айбаш” дигән хикәясен тәкъдим итәбез.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.20 – “Иминлек хакына”.
18.30 – Фирая Зиятдинова шигырьләренә җырлар.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Чәршәмбе, 6 декабря
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Иминлек хакына”.
7.20 — Туры элемтә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 — “Актуаль әңгәмә”.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты
Лилия Гыйбадуллина белән әңгәмә.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Яшьлек аланы”.
15.55 — Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 — Яңалыклар.
18.25 – Рәсим Низамов җырлый.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Пәнҗешәмбе, 7 декабря
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Актуаль әңгәмә”.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – Татарстан: милли проектлар.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 — “Офыклар”.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Газиз тавышлар”. Җәвәһирә Сәлахова язмалары.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Җомга, 8 декабрь
6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә. 1-10 декабрь — инвалидлар декадасы. Әлбәттә, бәйрәм рухы белән сугарылган көннәр дип түгел, ә шушы көннәрдә инвалидлар турында тагын да күбрәк сөйләп, язып, аңлатып, шундый кешеләргә карата игътибарны арттыру көннәре, дип кабул итәргә кирәктер. Сәламәт кеше сәламәтлеген югалтканчы нәрсәдән дә булса мәхрүм булуның ни икәнен аңламаска мөмкин. «Ярдәм» мәчете имамы ярдәмчесе һәм шул мәчеттә урнашкан үзәкнең мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев боларның барысын да үзе аша кичерүче кеше. Әлеге әңгәмәне тыңлаганда тормышның, нигъмәтләрнең кадерен үзеннән-үзе аңлый башлыйсың. Сезнең өчен дә файдалы вә гыйбрәтле булыр дип өметләнәбез.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.
11.30 — “Татулыкка ни җитә” (башкорт телендә).
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Яңалыклар (Россия радиосы)
13.10 — «Татарстан дулкынында». Студия кунагы – Татарстаннын
атказанган сәнгать эшлеклесе Максат Гомәров һәм композитор Риф Гатауллин.
14.00 — Россия радиосы тапшырулары.
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
Мәктәпләрендә “Максуди FM” радиосын эшләтеп җибәргәннәр. “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары белән тыгыз эшлиләр. Республикакүләм “KAZAN Quiz” һәм “KAZAN Quest” бәйгеләрендә катнашып җиңү яулыйлар. “Туган телебезне үстерү, укучыларны татар теле дәресләренә, түгәрәкләренә тарту өчен бөтен көчебезне куеп хезмәт итәбез”, — ди Альбина Алексей кызы Захарова.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – Лирик музыка концерты.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Шимбә, 9 декабрь
8.10 – Гөлнур Айзәт әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Кадерле, дуслар! Әйдәгез, яңа көнебезне гомернең кадере, яшәү мәгънәсе турындагы якты җырлар белән башлап китик әле. Хәзер сезне танылган шагыйрә Гөлнур Айзат шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Җырга салынган изге теләкләр яңа көнебездә юлдаш булсын!
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Язучылар — балаларга”.
Бүген без сезне язучы Солтан Шәмсинең “Сөт калыр, Ватан китәр” дигән китабы белән таныштырырбыз. Әлеге китапка кергән “Сарматныкы замана” дигән хикәядән кыскартылган өзек тыңларбыз. Авторның балалар өчен тарихи әсәрләр иҗат итергә алынуы турында фикерләрен ишетерсез.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
Президент сайлаулары 2024 елның 17 нче мартына билгеләнде.
14 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин берләштерелгән туры линия һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында елга нәтиҗәләр ясаячак.
4 нче декабрьдән 14 нче декабрьгә кадәр республикабызда Бөтенроссия газета-журналларга язылу декадасы үткәрелә.
Бүген 9нчы декабрьдә коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Татар халык көйләре.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Безнең заман каһарманнары».
“Безнең заман каһарманнары” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Балаларына туган тел мохите тудыру, аларны татар телендә укыту, милли тәрбия бирү өчен тырышлык куйган гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам иттерәбез. Әлеге проектны без ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.
Тапшыруыбызның бүгенге кунаклары – Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Айгөл һәм Руслан Госмановлар.
13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – “Әдәбиятыбыз сәхифәләре”.
“Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” дигән циклдан тапшыруда без Сезнең игътибарга күренекле язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәрләрен тәкъдим итәбез. Безнең радио фондында язучының үзе укып калдырган әсәрләреннән өзекләр аеруча кадерләп саклана һәм яратып тыңлана. Хәзер Мөхәммәт Мәһдиевнең үз тавышын ишетербез.
“Бәхилләшү” әсәреннән өзекләр яңгырый. Магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 1994-1995 елларда язып алынган.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Якшәмбе, 10 декабрь
8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән
радиожурналы.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 — “Көмеш кыңгырау”.
Бүгенге тапшыруыбыз “Шаян ТВ” балалар телеканалының эшли башлавына 5 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Тапшыру барышында “Шаян ТВ” каналының “Яраткан шигырь” һәм «Сәйлән» җыр фестивале конкурсларында җиңүче балалар чыгышларын ишетерсез.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы. 11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – Ял концерты.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 — “Татарстан дулкынында”.
Бүген язучы, әдәбият галиме, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. 75 яшь! Иртәгә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда шушы уңайдан аның иҗат кичәсе үткәрелә. Без кичәдә ясалган чыгышлар, әйтелгән фикеләр белән сезне киләсе тапшыруларда таныштырырбыз, ә бүшен исә, әдипнең туган көнендә, аның тыңлаучыларыбызның күңеленә бик тә хуш килә торган бер әсәрен – “Әкбәр бабай” хикәясен бергәләп тыңларбыз.
Тапшыруның икенче өлешендә Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баянның якты рухын искә алырбыз. Быел аның вафатына 10 ел тулды, һәм бу – шушы үтеп баручы елда эшләнергә тиешле бер гамәл, дип уйлыйбыз.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 — Вакыйф Нуриев. “Мәһдиев һәм…”. Радиоспектакль. Премьера.
“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе язучы Вакыйф Нуриевның “Мәһдиев һәм…” исемле әсәренә нигезләнгән радиотамаша тәкъдим итә.
Хәзер сез тыңлаячак радиоспектакль шактый ук үзенчәлекле. Чөнки аның пресонажлары бырыбызга да таныш, реаль кешеләр. Һәм алар әсәргә үз исемнәре белән кергән. Тамашаның баш каһарманы – Халкыбызның сөекле улы, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, галим һәм педагог Мөхәммәт Мәһдиев. Биредә булачак язучының Бөек Ватан сугышы елларында Арча Педагогия училищесында укып йөргән вакыты чагылыш таба. Ул безнең күз алдлына саф-ихлас күңелле, кешеләргә карата ярдәмчел, белемгә омтылучан, оптимист рухлы чын егет булып килеп баса. Менә нинди сыйфатлары аны олпат әдип итеп формалаштырган икән, дип уйлап куясың.
Төп рольләрне Артем Пискунов, Резеда Саләхова, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов башкара. Эпизодларда: Мөршидә Җиһаншина, Фәнис Мөхәммәтов, Раил Садри, Гөлназ Ибраһимова, Ания Гыйбадуллина, Наилә Абдуллина, Алия Галиуллина, Рәзин Нуруллин, Газизҗан Вахитов, Булат Шакиров.
Сценарий авторы – Нәсим Акмал, Режиссеры – Рамил Һидиятулла
Беренче серия.
Спектакль 18 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар өчен.
Программа Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренед туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләлре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
16.10 — Вакыйф Нуриев. “Мәһдиев һәм…”. Радиоспектакль. Премьера.
17.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.30 «Доброе братство лучше богатства» (на башкирском языке).Цикл посвящен культуре и традициям народов, проживающих в Татарстане соседних республиках, передачи звучат на национальных языках региона . Сегодня вы услышите передачу на башкирском языке, подготовленную творческим коллективом ГТРК Башкортостан. Речь пойдет о мелодичности и метафорах башкирского языка.
Продолжаем рассказывать о том, как на выставке-форуме «Россия» в Москве проводятся Дни республик нашего региона. Также прозвучат новости экономики, духовной и этнокультурной жизни, очерк о человеке, стоявшем у истоков радиовещания нашего края.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»