“Тула өмәсендә”.
Кадерле дусларыбыз, сезнең барыгызга да җиргә яуган ак карлар кебек ак бәхетләр теләп, эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Хәзер безнең программага гаҗәеп кызыклы бер язма килеп керә. Башта нәни генә аңлатма бирик.
Узган гасырда, бигрәк тә аның 30 нчы – 40 нчы еларында, кием-салымда, аяк киемнәренә мохтаҗлык кичергән чорда, аларны өй шартларында кул астында булган материаллардан, бигрәк тә сарык йоныннан эшләргә туры килгән. Киез басу процессы катлаулы һәм күп баскычлы булган, гаять зур тырышлык сораган. Көзен кыркылган гади генә сарык йоны тыгыз, калын киез материалга әверелгәнче, уңган хуҗабикәләрнең тырыш куллары аша озын юл үтә. Башта аны чип-чиста итеп юалар, җентекләп илиләр, махсус уклау белән бәләклиләр. Шуннан соң махсус читән өстендә әвәләп, керештерәләр, ягъни тыгызлыйлар. Әзер постаудан тула чикмәннәр, тула оеклар тегеп кигәннәр. Иң кызыгы шунда – боларның барысы да кышкы озын кичләрдә башкарылган. Эш көйле барсын өчен, тула баскан уңайга җырлашып та алалар. Димәк, җыр белән яшәве дә, эшләве дә күңеллерәк булган.
Ак тулалар, ай, тиз керешә,
Аркау буе тигез эрләнсә.
Бертуганнарың да ят була ул,
Читтә йөреп күңел керләнсә…
Безнең радиобыз фондында халкыбызның шушы күркәм йоласына багышлап композитор Александр Ключарев һәм тавыш режисссеры Исмай Шәмсетдинов тарафыннан әзерләнгән “Тула өмәсендә” дигән җырлы-биюле композиция саклана. Сценарий авторы – Нәкый Исәнбәт. Магнитофон тасмасына 1964 елда язылган бу тапшыруда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, солистлар Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмова, Сания Алиева, Рафаэль Ильясов, Шәүкәт Минабетдинов, баянчылар Марс Макаров, Илдар Җаббаров, Нәсыйх Вилданов катнашкан. Дирижер – Җәвид Котдусов. Ансамбльнең ул еллардагы җитәкчесе – Җәүдәт Айдаров. Рәхим итеп тыңлагыз.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01