Дүшәмбе, 20 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль әңгәмә”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә.
Һәр елны ил күләмендә 21 нче ноябрьдә салым хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шулай ук ноябрь ахырында узган ел өчен салым түләү вакыты төгәлләнә. Республикабыз салым өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылый? Әлегә кадәр дәүләт алдындагы изге бурычын үтәмәгән кешеләргә карата закон тарафыннан нинди җәза чаралары каралган? Болар хакында турыдан-туры эфирда 5 нче санлы районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Россия салым системасының мактаулы хезмәткәре Мөнир Шәйдуллин сөйләячәк, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Каюм Насыйри. “Әбугалисина”. Моноспектакль. 3 нче өлеш.
Бүген без сезнең игътибарга 19 нчы йөзнең атаклы татар мәгърифәтчесе, күренекле тел галиме, язучы һәм тарихчы-этнограф Каюм Насыйриның һәр татар кешесенә кечкенәдән таныш “Әбүгалисина” әсәре буенча эшләнгән моноспектакль тәкъдим итәбез. Ул язучының Татарстан китап нәшриятында чыккан шул исемдәге аудиокитабына нигезләнеп, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм Татарстан радиосы режиссеры Рамил Һидиятулла тарафыннан әзерләнгән. Моноспектакль Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов язмасында тәкъдим ителә.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. “Безнең заман каһарманнары”. Эльвира һәм Рамил
Нәсифуллиннар гаиләсе.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Каюм Насыйри. “Әбугалисина”. Моноспектакль. 4 нче өлеш.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Сердәшханә”. Безнең кайсыбызның башкалардан аерылып торасы, үзебезне иң оста һәм кыю, акыллы итеп күрәсе килми икән? Килә әлбәттә. Ләкин, кемнәрдер тормышта югалып кала, кемдер бик тырышса да үзен дәлилли алмый. Бүгенге тапшыруыбызда шулар һәм безне борчыган башка сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.
18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Сишәмбе, 21 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль интервью”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Актуаль әңгәмә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.10 — Яңалыклар.
11.20 — Күркәм эшләр эзеннән.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 — Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Канәфи Абзалетдин улы Нәфыйков 15 ноябрь көнне үзенең 85 яшьлек юбилеен каршылады. Аның белән кызыклы әңгәмә тыңлагыз.
Тапшыруыбызның икенче өлешедә язучы Галимҗан Гыйльмановның “Ат күзләре” дигән парчасын тыңлый аласыз.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.20 – “Иминлек хакына”.
18.30 – Илдар Юзеев шигырьләренә җырлар.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Чәршәмбе, 22 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Иминлек хакына”.
7.20 — Туры элемтә.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә 30 ел. Шул уңайдан үткәрелгән тантаналы чараларда Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ветеринария хезмәткәрләренә 30 машина, терлекчелек өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 — “Актуаль әңгәмә”.
11.40 — Прокуратура аңлата.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. “Казан утлары” журналының ноябрь санына күзәтү.
“Казан утлары” журналының яңа санын ачам. Җепкә тезелгән сәйләннәр кебек хәрефләр, серле, ымсындыргыч сүзләр, уй-моң бишегенә сала торган фикерләрне укып, бермәлгә дөньямны онытып торам. Онытырлык та шул! Бер санга никадәр мәгълүмат, чишмә суыдай агып торган шигырьләр, тормыш көзгесе сыман чәчмә әсәрләр, җан җылысын саклаган хатлар һәм башка бик күп әйберләр сыйган бит! Әле алар мичтән яңа гына алынган кабартмалар төсле кайнар, ымсындыргыч.
Аңлавыгызча, “Татарстан дулкынында” тапшыруының бүгенге чыгарылышында төп әдәби басмабыз – “Казан утлары” журналына күзәтү ясаячакбыз. Шигырьләр һәм хикәя өзеге тыңларбыз, авторларның тавышларын ишетербез.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Яшьлек аланы”.
15.55 — Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 — Яңалыклар.
18.25 – Илгиз Мөхетдинов җырлый.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Пәнҗешәмбе, 23 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Актуаль әңгәмә”.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – Татарстан: милли проектлар.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Радиохисап.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Радиохисап.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Җомга, 24 ноябрь
6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”. “Бу мөбарәк җомга иртәсе” дигән музыкаль сәхифәбезне бу якшәмбедә илебездә билгеләп үтеләчәк Әниләр көненә багышлап әзерләдек.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә.
Әни… Әниләр көне… Кайчан соң ул әниләр көне һәм аларны кайчан котларга, яратырга, матур сүзләр әйтергә кирәк? Әллә инде тормышыбызда һәр көн үзебезнеке булган кебек, әниләребезнең дә көнеме? Бу һәм башка кызыклы сорауларга «Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап кайтарды.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.
11.30 — “Татулыкка ни җитә” (мари телендә).
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Яңалыклар (Россия радиосы)
13.10 — «Татарстан дулкынында». Студия кунагы -Татарстанның халык артисты Рәсим
Низамов.
14.00 — Россия радиосы тапшырулары.
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
Студиябезнең бүгенге кунагы – мәгариф ветераны, уникаль шәхес. Заманында ул Африкага барып француз телендә математика укыта. Аннан кайткач, хәзерге Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенә нигез сала, озак еллар әлеге мәктәпнең директоры була. Бүген безне менә шундый мөхтәрәм шәхес, «Халык мәгарифе отличнигы”, ТРның атказанган укытучысы – Асия Мөбаракшә кызы Дәүләтшина белән әңгәмә көтә.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – Эстрада музыкасы концерты.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Шимбә, 25 ноябрь
8.10 – “Кил син минем сөю бакчасына”. Шигъри-музыкаль композиция.
Яңа көнебез дәртле, илһамлы булсын дип, эфирдагы эшебезне “Кил син минем сөю бакчаксына” дигән әдәби музыкаль композиөия белән башлап җибәрәбез. Шигырьләрне Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укый. Рәхим итеп тыңлагыз.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Гөлбакча”.
Илназ белән Айсылу безне табигать кочагына сәяхәткә чакыра. Песнәкләр, карабүрекләрне дә җимнәр белән сыйларбыз. Нәни дусларыбыз белән әниләр көнен каршылап матур шигырьләребезне дә сөйләрбез.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында катнашты.
Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы булды.
Һәр елны ил күләмендә 21 нче ноябрьдә салым хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 1 нче декабрьдә узган ел өчен салым түләү вакыты төгәлләнә, санаулы көннәр калып килә.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Татар халык көйләре.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясеннән «Шәриф
Камал» китабын тәкъдим итү.
Татар китабы йорында “Шәхесләребез” дигән сериядән “Җыен” фонды тарафыннан чыгарылган чираттагы китапны тәкъдим иттеләр. Мәгълүм ки, без әлеге сериядән чыккан һәр яңа китап турында сезгә сөйләп, ирештереп торабыз. Яңа дөнья күргән китап күренекле язучы Шәриф Камалның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган. Җыентыкта язучының ТР Милли музее фондындагы шәхси архивында сакланган мирасыннан көндәлекләре, шәхси хатлары, документлары, аның турында экспедицияләрдә теркәлгән истәлекләр һәм кайбер әсәрләре, шул исәптән шигырьләре һәм фельетоннары урын алган. Китапта киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителгән әсәрләр дә бар.
13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 — Генрих Боровик. «Канлы күләгәләр». Г.Камал ис. Татар Дәүләт академия театры спектакле язмасы. 1 нче өлеш.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Якшәмбе, 26 ноябрь
8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән
радиожурналы.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 — “Көмеш кыңгырау”.
Бүген халыкара әниләр көне. Ул 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелеп килә. Кадерледән-кадерле, назлыдан-назлы яхшыдан-яхшы, киң күңелле, йомшак куллы, олы җанлы әниләребезне бүгенге бәйрәм белән ихлас котлыйбыз һәм тапшыруыбызны аларга багышлыйбыз.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы. 11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – Ял концерты.
Безнең тормышта бәйрәмнәр күп. Шулар арасында безнең илдә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне аерым бер тирән мәгънәгә ия. Кеше тормышындагы иң кадерле зат – Әни, әнкәй! Аңа багышлап кайсы гына шагыйрь шигырь язмаган да, үзе үк җырлап торган бу исемне кайсы гына композитор көйгә салмаган икән! Менә без дә бүгенге программабызны газиз аналарны иң зур бәйрәмнәре белән котлап әзерләдек! Хәзер игътибарыгызга “Әни!”, — дип тибә йөрәк” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Без аны иҗатында әниләр темасы үзәк урынны алып торган шагыйрь – Вазыйх Фатыйхов шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек. Шигырьләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нурлы укый.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 — “Татарстан дулкынында”. Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев иҗатына багышлана.
Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышы олыларга да, балаларга да кызыклы булыр, чөнки анда барыбызны да кызыксындыра торган темалар урын алды. Башта без “Мин әтине өйрәтәм” сериалының яңа 69 нчы счериясен тыңларбыз. Узган сериядә татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил әти-әнисен, әби-бабасын Габдулла Тукай исемендәге клубның тарихы белән таныштырганнар иде бит, бүген исә Ногмановлар йортындагы әдәбият түгәрәгендә яңа дәрес.
Аннары безне Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның иҗаты белән тагын бер кат очрашу көтә. Әдәбият сөюче дусларыбыз белә булыр, 20 ноябрь көнне әдипнең тууына 95 ел тулды. Сәхифә шул уңайдан әзерләнде.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 — Генрих Боровик. “Канлы күләгәләр”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакле. 2 нче өлеш.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
16.10 — Генрих Боровик. “Канлы күләгәләр”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакле. 3 нче өлеш.
17.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»