Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэн шәһәрендә ягулык элементлары компонентларын, электрохимик генераторларны проектлау һәм җитештерү компаниясендә булды.
Рөстәм Миңнеханов Кытайның автомобильләр, аккумуляторлар һәм электроника җитештерүче BYD компаниясендә дә булды. Әлеге компаниянең илнең Шэньчжэн, Сиань, Шанхай һәм Пекин шәһәрләрендә җитештерү базалары бар.
Татарстанда ветераннар арасындагы “Балкыш” республика фестиваленең сигезенчесенә әзерлек бара. “Татар информ” агентлыгында матбугат конaеренциясендә шулар хакында тәфсилләп сөйләделәр.
Көндезге чыгарылыш.
Әлмәттә яшәүче нефть сәнәгате ветераны Нурсинә Сөләйманова 105 яшьлеген билгеләп үтте. Аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатлары тапшырылды.
Татарстан халыклары дуслыгы йортында республика Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты белән шушы комитет каршындагы экспертлар Советының берләштерелгән күчмә утырышы булды.
Түбән Камада LOTOS 105 маркалы 11 зур автобус йөри башлаячак. Алар республика хисабына сатып алыначак.
Кичке чыгарылышлар.
Башкалабызның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Мәскәү районы оешуның 50 еллыгы билгеләп үтелде. Район элеккеге Ленин районы базасында оешкан.
Казан халкы шәһәрдәге “Аэромост” арканлы юлы проектын планлаштыру һәм чикләрен билгеләү буенча проектны тикшерүдә катнаша ала.
Алкалы хоккей буенча континенталь лига ярышларында Казанның “Ак барс” командасы чираттагы уенны бүген үз мәйданында Мәскәүнең “Динамо” командасы белән үткәрә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика ветеринария дәүләт хезмәте белгечләренә автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Казанда Корстон сәүдә-тамаша комплексы каршындагы мәйданда узды.
Казан халкы шәһәрдәге “Аэромост” арканлы юлы проектын планлаштыру һәм чикләрен билгеләү буенча проектны тикшерүдә катнаша ала.
Яшел Үзән районыннан махсус операциядә катнашучы якташларына чираттагы 12 тонна гуманитар йөк озатылды. Район халкы хәрбиләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, кирәкле әйберләрне җыйган.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01