Дүшәмбе, 13 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль әңгәмә”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә. Бүген, 13 ноябрьдә, халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Турыдан-туры эфирда яңгыраячак тапшыруда катнашачак республика сукырлар җәмгыяте рәисе Владимир Федорин һәм аның хатыны, сукырлар җәмгыятенең хатын-кызлар Советы рәисе Нурия Федорина дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм калганнарның катлаулы язмышы, алар өчен республикабызда тудырылган шартлар, начар күрүчеләр өчен булдырылган предприятие һәм оешмалар турында сөйләячәкләр, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәкләр.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Каюм Насыйри. “Әбугалисина”. Моноспектакль. 1 нче өлеш.
Бүген без сезнең игътибарга 19 нчы йөзнең атаклы татар мәгърифәтчесе, күренекле тел галиме, язучы һәм тарихчы-этнограф Каюм Насыйриның һәр татар кешесенә кечкенәдән таныш “Әбүгалисина” әсәре буенча эшләнгән моноспектакль тәкъдим итәбез. Ул язучының Татарстан китап нәшриятында чыккан шул исемдәге аудиокитабына нигезләнеп, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм Татарстан радиосы режиссеры Рамил Һидиятулла тарафыннан әзерләнгән. Моноспектакль Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов язмасында тәкъдим ителә.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Ветераннар өчен музыкаль программа.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Каюм Насыйри. “Әбугалисина”. Моноспектакль. 2 нче өлеш.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Сердәшханә”.
Туфан Миңнуллин – татар балалар драматургиясенә зур өлеш керткән язучы. Аның “Азат”, “Гафият турында әкият”, “Айга сәяхәт”, “Авыл эте Акбай” һәм башка күп әкият-пьесаларын беләбез. Бүген сезнең игьтибарга Туфан Миңнуллинның Ирек Баһман язмасында «Ай кемнеке» дигән хикәясен тәкьдим итәбез.
18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Сишәмбе, 14 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль интервью”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Актуаль әңгәмә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.10 — Яңалыклар.
11.20 — “Пар канатлар”.
Халкыбыз танылган журналист, популяр җырлар авторы Дамир Гыйсметдиновны соңгы юлга озатты. Республикабызда танылган бу шәхес 1949 нчы елның 25 гыйнварында Чувашстанның Татар Тимәше авылында туган, армиягә киткәнче электромонтер булып эшләгән. 1971 нче елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә керә. Аннары 11 ел дәвамында “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр, бүлек җитәкчесе булып эшли, 1990 нчы елдан КПССның Татарстан Өлкә Комитеты инструкторы, халыкара мәсьәләләр буенча киңәшче, “Ватан” җәмгыятенең Президиум әгъзасы, соңрак аның җитәкчесе була. 2002 нче елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә, ә бер елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гамил Афзал, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләр лауреаты, 5 китап авторы Дамир Гыйсметдинов җаваплы вазифаларны башкарса да, һәрвакыт иҗат итте, күпсанлы шигырьләре, җырлары яңгырый торды. Тапшыруда мәрхүм белән хушлашу мәрәсименнән репортаж, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесенең 50 һәм 60 яшьлек юбилеена багышлап яңгыраган тапшырулардан өзекләр бирелә.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 — Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — Бөгелмәдә яшәп иҗат итүче рәссам Фәрит Газизуллин. Ул белеме буенча геолог. Нәкь менә рәссам- геолог буларак аның иҗаты күпләрдә кызыксыну уята. Аның белән булган әңгәмә сезнең өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.20 – “Иминлек хакына”.
18.30 – Халык уен коралларында башкаручылар концерты.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Чәршәмбе, 15 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
Көз аена хас тотрыксыз, хәрәкәт өчен уңайсыз һава торышы урнашты. Карлы яңгыр, бозлавык, томан – йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен осталык һәм игътибар сорый. 2023 елның 10 аенда Татарстан юлларында 233 кеше һәлак булган.
2024 елның 1 апреленнән яңа закон үз көченә керәчәк, аның кысаларында Россиядә кайбер очракларда машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыккан дип таный башлаячаклар.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Иминлек хакына”.
7.20 — Туры элемтә.
Бөтенроссия «Туган тел» форумы Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә беренче тапкыр үткәрелде. Анда катнашырга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре килде.
Форум кысаларында делегатлар Арча муниципаль районына барды һәм әлеге җирлектәге белем оешмаларының эшчәнлеге белән танышты. Биредә татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр узды.
Кичә, 14 нче ноябрь көнне. “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә форумның пленар утырыш узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән пленар утырыш «Тәрбия. Белем. Тел» темасына булды.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 — “Актуаль әңгәмә”.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Шагыйрә Халисә Мөдәррисова иҗатына багышланган
тапшыру.
Халисә Мөдәррисова исеме шигырь сөючеләргә дә, җыр-моң дәрьясын яратучыларга да яхшы таныш. Ул Башкортстанда яшәп иҗат итсә дә, якташыбыз кебек якын, кадерле. Авторның шигъриятендә нечкә лирика да, дөнья, милләт, җәмгыять, кешенең андагы урыны, эш-гамәлләре хакында фәлсәфи уйланулары да чагылыш таба. Шагыйрәнең каләменә ихласлык, җиңелчә юмор да хас. Хәер, боларның барысын да сез бүген үзегез ишетерсез, тоярсыз. Тапшыруыбызда Халисә Мөдәррисованың шигырьләре, хикәясе һәм җырлары яңгырар.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Яшьлек аланы”. Тапшыру кунагы – яшь шагыйрә Ләйлә Фаяз.
Тапшыруының бүгенге кунагы – тыйнак, төпле фикерле, чибәр шагыйрәбез – Ләйлә Фаяз. Ул мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Үз эшен яратып, фидакарьләрчә башкара. Телебезгә мәхәббәт уяту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли, хәтта интерактив дәфтәрләр дә ясаган. Хәер, бу хакта сез “Фидакарьләр” тапшыруы аша да яхшы беләсездер. Ләйлә белән әңгәмәне Раил Садри эшләгән иде.
Бүген Ләйләне күбрәк шагыйрә буларак ачасы килә. Ул инде шушы сукмактан кечкенәдән атлап килә. Сукмак дигәнебез киң юлга әйләнеп, шагыйрәне әдәбият мәйданына алып кергән.
15.55 — Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 — Яңалыклар.
18.25 – Шәүкәт Галиев шигырьләренә җырлар (Тууына 95 ел).
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Пәнҗешәмбе, 16 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Актуаль әңгәмә”.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – Татарстан: милли проектлар.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 — “Офыклар”.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Газиз тавышлар”. Зиннур Нурмөхәммәтов язмалары.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы. 19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Җомга, 17 ноябрь
6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.
11.30 — “Татулыкка ни җитә” (чуваш телендә).
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Яңалыклар (Россия радиосы)
13.10 — «Татарстан дулкынында». “Җыр чишмәләре”.
14.00 — Россия радиосы тапшырулары.
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
Башкалабыз Казанда 1 нче тапкыр Бөтенроссия “Туган тел” форумы үтте. 2 көн дәвам иткән форумда илебезнең 30 төбәгеннән 800 татар теле һәм әдәбияты укытучылары, төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Алар башкалабыздагы татар мәктәпләреннән тыш, Арча районына бардылар. Түбән Мәтәскә авылындагы Габденнасыр Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда һәм Арчаның 6 нчы мәктәбендә булып төрле осталык дәресләрендә катнаштылар.
Икенче көнне ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Корстон үзәгендә үткән пленар утырыш алдыннан кунаклар һәм рәсми затлар татар телен үстерүгә, мәгариф, белем һәм тәрбия эшчәнлегенә багышланган күргәзмәне карады. “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе анда үзенең Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган “Фидакарьләр” һәм башка проектларын тәкъдим итте. ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка “Мин әтине өйрәтәм” радиосериалының берничә сериясе язылган винил пластинка бүләк ителде.
Бүгенге тапшыруда без форумның пленар утырышында яңгыраган чыгышларга тукталмыйча, делегатларның үзләренә сүз бирергә булдык. Татарстаннан читтә татар теле укытучылары нинди тормыш белән яши? Без алардан татар телен укытуда шартлар һәм мөмкинлекләр турында сораштык.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – Лирик концерт.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Шимбә, 18 ноябрь
8.10 – “Якты моң”. Рәмис Аймәт әсәрләреннән шигъри-музыкаль композиция.
Шушы якты яңа көнне котлап әзерләнгән беренче тапшыруыбыз “Якты моң” дип атала. Ихтибарыгызга тзкъдим ителә торган әдәби-музыкаль композиция шагыйрь Рәмис Аймәт шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелде. Шигырьләрне Татарстанның — халык, Россиянең аткатказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Язучылар — балаларга”.
Бүген без язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинның балалар өчен иҗат иткән әсәрләре белән танышырбыз.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Татар халык көйләре.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Безнең заман каһарманнары».
13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – Александр Островский. “Агай-эне – ак мыек”. Радиоспектакль. 1 нче өлеш.
Бүген без сезнең игътибарыгызга Александр Николаевич Островскийның “Агай-эне ак мыек” комедиясе буенча куелган радиоспектакль тәкъдим итәбез. Әсәрне татарчага Наил Дунаев тәрҗемә иткән. Спектакльнең режиссеры – СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 1980 елларда язып алынган.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Якшәмбе, 19 ноябрь
8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән
радиожурналы.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 — “Көмеш кыңгырау”.
Бүген без «Салават күпере» журналының ноябрь ае саны белән танышып, кызыклы язмалар, башваткычлар һәм башка уен- сәхифәләрне бергәләп барларбыз.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы. 11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – Ял концерты.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 — “Татарстан дулкынында”. Фронтовик язучы Гадел Кутуйның тууына 120 ел,
легендар язучы һәм командир Шамил Усмановның тууына 125 ел.
Программада өч төп тема игътибар үзәгендә булыр. Башта без “Мин әтине өйрәтәм” радиосериалының яңа чыгарылышын тыңлап ләззәт алырбыз. Сүз Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты турында. Биредә Гадел Кутуй иҗатына анрым игътибар бирелә. Һәм бу һич тә очраклы түгел, чөнки әдипнең тууына 120 ел тулып килә. Шуңа күрә, сериал тәмамлануга ук, без Гадел Кутуйның шушы олы юбилеена багышланган сәхифә башланып китәчәк.
Республикабызда тагын бер олы юбилейга әзерлек бара – 26 декбрьдә халкыбызның олпат улы Шамил Усмановның тууына 125 ел тула. Тыңлаучыларыбыз аны Татарстан радиосын оештырган һәм аның беренче җитәкчесе булган шәхес дип тә белә. Тапшыруыбызның өченче сәхифәсендә Шамил Усмановның радио барлыкка китерү өчен алыр барган көрәше, эшчәнлеге чагылыш табачак.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 — “Тел күрке – сүз”.
Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы Илдар ага Низамов безгә бәйләп бетергесез байлык калдырып китте. Бу – тел гыйлеменең төрле мәсьәләлернә кагылышлы чыгышлар, һәм алар радиобыз фондында кадерләп саклана. Хәер, әгәр алар тузанланып ятсалар, халыкка хезмәтен дәвам иттермәсәләр, Илдар абыйебыз безгә риза-бәхил булмас иде. Шудай дип уйлап, тапшыруыбызда “Илдар Низамов мирасы” сәхифәсе барлыкка килде. Аның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга галимнең сөйләмдә сорау-җавап формасына кагылышлы чыгышы тәкъдим ителә. Шулай ук филология фәннәре докторы Фирдәүс Гарипованың хезмәте ярдәмендә атамаларына “көек” берәмлеге кергән авылларның тарихлары белән таныштырырбыз. “Төрлесеннән” һәм “Ни өчен болай әйтәбез” сәхифәләре урын алган.
15.35 — Александр Островский. “Агай-эне – ак мыек”. Радиоспектакль. 2 нче өлеш.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
16.10 — Александр Островский. “Агай-эне – ак мыек”. Радиоспектакль. 3 нче өлеш.
17.00 — Россия радиосы тапшырулары.
О состоянии аварийности на дорогах Татарстана за 10 месяцев 2023 года сообщил журналистам Начальник Управления Госавтоинспекции МВД по РТ полковник полиции Рустем Гарипов. Статистика такова: на дорогах республики с начала года произошло 2 828 аварий, в которых погибли 233 человека, пострадали 3368 человек.
11.20 «Актуальное интервью».Накануне 14 ноября отмечался Всемирный день борьбы с диабетом. В этот день в агентстве ТИ с журналистами встретились
Гульнара Вагапова — главный внештатный
специалист-эндокринолог Минздрава Татастана, заведующая кафедрой
эндокринологии Казанской государственной медицинской академии, д.м.н.;
Зульфия Ким — главный внештатный кардиолог Минздрава
Татарстана, заместитель главного врача Городской клинической больницы №7 г. Казани, к.м.н.;
Александр Максимов — профессор кафедры хирургических
болезней Казанского (Приволжского) федерального университета, д.м.н.
Ринат Закиров — врач-офтальмолог Республиканской
клинической офтальмологической больницы, офтальмохирург, ретинолог.
Цикл посвящен культуре и традициям народов, проживающих в Татарстане и соседних республиках, передачи звучат на национальных языках региона . Сегодня вы услышите передачу «Родник поэзии» на чувашском языке, подготовленную творческим коллективом ГТРК Чувашия. Через творчество Петра Яковлевича Яковлева анализируется пространство поэзии. Стихи читает артист Чувашского Гос. Акад. драматического театра имени Иванова. Программа из фондов радио.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»