Иртәнге чыгарылыш.
Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-214 очкычын җитештерү өчен өстәмә күәтләрне төзүгә керештеләр. Бу уңайдан тантанада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казан Ратушасы янында 25 яңа төр троллейбусларны башкалага тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Министрлар Кабинетында 20 гасырның җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, республикада беренче тапкыр радио тапшыруларны эфирга бирүне оештыручы Шамил Усмановның 125 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путин эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген иртән Казан Халыкара аэропортыннан Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар йөк төялгән ИЛ-76 самолеты очып китте. Мисырдан йөк Газа секторына китереләчәк.
Казанда «Капитан Тарпищевның тормыш бөеклеге» дигән документаль фильмның премьерасы күрсәтелде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин карады.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәрвакыт югары профессионализм, фидакарьлек һәм эшкә тугрылык аерып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росссия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Казанда Татарстан участок полициясе хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россиянең монополиягә каршы хезмәте җитәкчесе Максим Шаскольский белән очрашты. Ведомствоара хезмәттәшлек, намуслы көндәшлекне тәэмин итү, гражданнар мәнфәгатьләрен яклау, бәяләр куюның ачыклыгы, башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәрвакыт югары профессионализм, фидакарьлек һәм эшкә тугрылык аерып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росссия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Санкт Петербург политехника университеты ректоры Андрей Рудскойга Туполев исемендәге Халыкара премияне тапшырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Идея» технопаркында республиканың Инвестиция-венчур фонды коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Күзәтүчеләр советы карары белән Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры вазыйфасына элек «Ак Барс» Банк»ның стратегия, инновацияләр һәм маркетинг департаментының инновацияләр буенча директоры булып эшләгән Дамир Галиев билгеләнде.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01