Дүшәмбе, 6 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы.Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”. Татарстан Конституциясе көне.
Хәерле иртә, Татарстан радиосын тыңлаучы кадерле дуслар! Республикабызда бәйрәм иртәсе канат җәйде. Бүген Татарстанның төп кануны – Конституциясе көне. Иртәнге концертыбызга без шушы бәйрәм көнендә күңелләр сорап торган җырлар сайладык.
6.45 — “Актуаль әңгәмә”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә. Бүген – Татарстан республикасының Төп Законы – Конституция көне. Конституция – җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара килешеп яшәүне тәэмин итүнең нигезе булып тора, күпмилләтле Татарстан халкының традицияләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәтне чагылдыра. Бәйрәм уңаеннан бүген республикабызда төрле чаралар узачак. Ә Татарстан радиосының иртәнге тапшыруы Татарстан җирендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең иҗатына багышлана.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – “Яшә, минем республикам”. Татарстан Конституциясе көне уңаеннан
тапшыру.
Бүген Татарстан республикасының төп законы – Конституциясе көне.
Программабызның иң беренче сәхифәсе, әлбәттә, шушы олы вакыйгага багышлана.
Иртәгә, 7 нче ноябрьдә, Татарстан радиосының туган көне. Шул уңайдан “Казан сөйли” дип исемләнгән сәхифәдә легендар командир һәм язучы Шамил Усмановның якты рухын искә алырбыз.
Аннары игътибарыгызга “Мин әтине өйрәтәм” радиосериалының тагын бер чыгарылышы тәкъдим ителә.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Без кабызган утлар». К.Тинчурин ис. ТДДһК театрына –
90 ел. Тинчурин театрыннан турыдан-туры эфир.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Ренат Харис. “Татар аты”. Моноспектакль. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм тапшырулары дәвам итә һәм без хәзер сезне Татастанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең дәүләт премиясе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның “Татар аты” исемле поэмасын тыңларга чакырабыз.
Бу әсәрнең программабызга килеп керүе һич тә очраклы түгел, чөнки ат – халкыбызның күп гасырлар кичеп килгән озын юлында һәрчак тугрылыклы юлдаш булган. Шуңа күрә бүгенге бәйрәм көнендә без сезнең игътибарга нәкъ менә атка мәдхия җырлаучы әсәр тәкъдим итәргә булдык.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Сердәшханә”. Бүген Татарстан республикасы Конституциясе көне. Без дә бугенге тапшыруыбызны бәйрәмчә әзерләргә булдык. Тапшыруыбызда шул уңайдан шигырьләр, җырлар да яңгырар.
18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Сишәмбе, 7 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы.Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”. Татарстан радиосының туган көне.
6.45 — “Актуаль интервью”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Актуаль әңгәмә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.10 — Яңалыклар.
11.20 — “Пар канатлар». Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулды. Шул уңайдан моннан 25 ел элек Фәттаховларның гаилә тормышына багышлап әзерләнгән “Пар канатлар” тапшыруы кабатлап бирелә һәм язучының хатыны Руфинә Фәттахова республикабыз шәһәр һәм районнарында юбилейга багышлап үткәрелгән чаралар турында сөйли.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 — Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккашның «Шәмаил» дигән яңа альбом-китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Бүгенге тапшыруда без дә әлеге кичәдән әзерләнгән язма тәкъдим итәбез.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.20 – “Иминлек хакына”.
18.30 – Татарстан радиосында хезмәт куйган шагыйрьләрнең һәм
композиторларның әсәрләре.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Чәршәмбе, 8 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”. Ноябрь ае башы, сөенечләр белән бергә, көенечләр дә алып килде. Инде хәбәр иткән идек: 5 ноябрь көнне танылган язучы һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстаннаың атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гыйсметдин арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бүгенге концерт программасын без аның рухына багышлыйбыз. Дамир Гыйсметдин безнең хәтергә халык мәхәббәтен казанган популяр җырлар авторы буларак та кереп калачак. Хәзер сез шуларның берничәсен ишетерсез.
6.45 — “Юллар чатында”. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИ идарәсе начар һава торышы вакытында төп иминлек чаралары турында искә төшерәләр.
Түбән Камада автоинспекторлар «Автоаеклык» кисәтү чарасында катнаштылар.
Татарстанда хезмәт коллективларында юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үткәрелә.
Юлда уртача тизлекне арттырган өчен штрафны 2024 елның апрелендә кире кайтарырга мөмкиннәр.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Иминлек хакына”.
7.20 — Туры элемтә. Республикабызда Халыклар бердәмлеге көне һәм Конституция кабул ителгән көн зурлап билгеләп үтелде. Буа районында татар, рус, чуваш һәм башка милләт вәкилләре дус-тату яшәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Тапшыруда төрле милләт вәкилләре катнашында башкарылган эшләр, игенчелектә һәм терлекчелектә ирешелгән дәрәҗәләрнең нигезендә халыкларның дуслыгы ятуы турында сүз бара.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 — “Актуаль әңгәмә”.
11.40 – Прокуратура аңлата.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Тапшыру кунагы — шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Яшьлек аланы”.
15.55 — Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 — Яңалыклар.
18.25 – “Башмагым” музыкаль комедиясеннән фрагментлар.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Пәнҗешәмбе, 9 ноябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Актуаль әңгәмә”.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – Татарстан: милли проектлар.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 — “Офыклар”.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Газиз тавышлар”. Галия Гафиятуллина язмалары.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Җомга, 10 ноябрь
6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.
11.30 — “Татулыкка ни җитә” (мордва телендә).
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Яңалыклар (Россия радиосы)
13.10 — «Татарстан дулкынында». “Җыр чишмәләре”.
14.00 — Россия радиосы тапшырулары.
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
Башкалабыз Казанда 6 нчы тапкыр “Тел сагында – ир-егетләр” конкурсы үтте. Хәзер игътибарыгызга әлеге чарадан әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Без әлеге конкурсның февраль аенда – Халыкара туган тел һәм Ватанны саклаучылар көне бәйрәменә туры китереп уздырылуына күнеккән идек. Быел “Тел сагында – ир-егетләр” конкурсы Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елына һәм республикабыз педагогларының төп журналы – “Мәгариф” журналы чыга башлауга 110 ел тулуга багышлап үткәрелде. Быелгы конкурсны үткәрүдә ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме зур була.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – Лирик концерт.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Шимбә, 11 ноябрь
8.10 – Зиннур Насыйбуллин әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, эфирдагы эшебезне барыбызга да бәхет теләп башлап җибәрәбез. Хәер, без — бәхете кешеләр. Аны фәкать күрә, тоя белергә генә кирәктер. Җирдә яшәвебез, фикер йөртә алуыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз белән аралашу, туган җирдә яшәү, инде читтә булсак, аны сагыну, тагын, мәсәлән, менә шушы мигутта туган телебездә тапшыру тыңлау – бәхет түгел мени?! Хәзер сез Зиннур Насыйбуллин шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларсыз. Шигырьләр күренекле артистыбыз Рәсим Сәлахов язмасында яңгырый. Композициянең төп темасы – бәхет.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Табигать дуслары”.
Бүгенге тапшыруда сез ноябрь аена күзәтү тыңларсыз, тереклек дөньясы кышка нинди әзерлек белән керә, хайваннарга койрык нигә һәм башка кызыклы язмалар белән танышырсыз.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Татар халык көйләре.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Безнең заман каһарманнары». Энҗе-Рамил Ишалиннар
(Яр Чаллы).
“Безнең заман каһарманнары” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Балаларына туган тел мохите тудыру, аларны татар телендә укыту, милли тәрбия бирү өчен тырышлык куйган гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам иттерәбез. Әлеге проектны без ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Бүген безнең студиядә ерак юлны якын итеп, Яр Чаллы шәһәреннән килгән кадерле кунаклар бар. Энҗе һәм Рамил Ишалиннар гаиләсе.
13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – Гомәр Бәширов. “И, нарасый бала”. Радиотамаша.
Игътибарыгызга Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәшировның “И, нарасый бала!..” әсәре буенча эшләнгән радиопостановка тәкъдим итәбез. 1991 елда Татарстан радиосы студиясендә магнитофон тасмасына язып алынган бу радиотамашаның инсценировка авторы – Әхмәт Рәшит. Режиссеры – Фәрит Җәләй.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Якшәмбе, 12 ноябрь
8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән
радиожурналы.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 — “Көмеш кыңгырау”.
Бүгенге тапшыруда сез дөньяда иң зур һәм иң кечкенә, бары тик бер генә китап саклана торган китапханәнең кайда урнашуы турында мәгълумат ишетерсез. Китапханәгә йөрүче дусларыбыз белән танышырсыз.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы. 11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – Ял концерты.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 — “Татарстан дулкынында”. Марат Кәбиров. “Җир турында җыр”.
Радиоспектакль премьерасы. 1 нче өлеш.
Бүген бездә премьера! Игътибарыгызга танылган язучы һәм шагыйрь Марат Кәбировның “Җир турында җыр” дигән повесте буенча эшләнгән радиоспектакль тәкъдим итәбез. Инсценировка авторы – Раил Садри. Режиссеры – Рамил Һидиятулла. Радиоспектакль ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде. Тапшыру 18 яшьтән өлкәнрәк радиотыңлаучылар өчен.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – Марат Кәбиров. “Җир турында җыр”. Радиоспектакль премьерасы.
2 нче өлеш.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
16.10 — Марат Кәбиров. “Җир турында җыр”. Радиоспектакль премьерасы.
3 нче өлеш.
17.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.20 «Актуальное интервью».Республиканская программа «Забота о своих» для оказания адресных мер поддержки участникам СВО и членам их семей разработана в Татарстане. Для удобства создан одноимённый интернет-ресурс и запущен чат-бот. Адрес сайта с информацией о мерах поддержки участников СВО и членов их семей — zabotasvo.tatar .
6.45 «Перекресток».У школьников началась вторая четверть. И сегодня прозвучит фрагмент Всероссийского урока безопасности дорожного движения , который состоялся онлайн.
Цикл посвящен культуре и традициям народов, проживающих в Татарстане и соседних республиках, передачи звучат на национальных языках региона . Сегодня вы услышите передачу, подготовленную творческим коллективом ГТРК Мордовия.
Сегодня прозвучат стихи мордовских поэтов в исполнении авторов. На мокшанском языке стихи читает Михаил Имяреков, на эрзянском языке звучат стихи Александра Доронина. Записи из фондов радио
Наши корреспондент продолжают рассказывать о том, что регионы представляют на Международной выставке «Россия» на ВДНХ в Москве, также подведем итоги сельхозгода, расскажем о мерах поддержки участников СВО и членов их семей, прозвучат новости этнокультурной жизни.
В понедельник 6 ноября отмечался День Конституции РТ. Главному закону республики исполнился 31 год.
В пятницу 10 ноября отмечался день сотрудников органов внутренних дел РФ.К сотрудникам и ветеранам обратился президент России Владимир Путин
По традиции в Казани состоялись торжественные мероприятия ко Дню сотрудника органов внутренних дел
Рано утром 10 ноября самолёт Ил-76 МЧС России вылетел из международного аэропорта Казани для доставки груза гуманитарной помощи населению сектора Газа
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»