Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең чираттагы кунагы — Хәсәнова Илсөя Әхәт кызы. Биектау районы Ямаширмә авылында туып-үсә. 8 нче сыйныфны тәмамлагач Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны 1981 нче елда тәмамлап, кулына “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” дигән диплом алгач, хезмәт юлын үзе укыган Ямаширмә урта мәктәбендә башлап җибәрә. Соңыннан Казан шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Читтән торып югары белем ала. Икенче дипломы буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
1995 елда Казан шәһәре Яңа Савин районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 113 нче татар-рус мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша һәм бүгенгә кадәр шунда эшли. 1999 елдан милли эшләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 2017 елда 113 нче мәктәпкә Россия Герое Марат Радик улы Әхмәтшин исеме бирелә.
Илсөя Әхәт кызы Хәсәнова – 42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган олы педагог.
Татар телен өйрәтүгә, укучыларда милли үзаң тәрбияләүгә керткән хезмәте югары бәяләнеп килә. Илсөя Әхәт кызы күп тапкырлар шәһәр, район мәгариф бүлекләре, Татарстан Республикасы һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 2014 елда ул “Безнең иң яхшы укытучы” конкурсы җиңүчесе булып грантка ия була. 2005 елда Илсөя Хәсәновага “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе тапшырыла. 2023 елда “Россиянең Мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре” дигән исемгә лаек була.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01