Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортларында көндезге уку формасында белем алучы һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чарасы буларак стипендия алачак студентлар исемлеген раслады. Әлеге карар хокукый мәгълүмат порталында теркәлгән.
«Абилимпикс-2023» ил чемпионатында Татарстан вәкилләре гомумкоманда ярышларында икенче урынны яулады. Республикабызның физик мөмкинлекләре чикле һөнәр осталары 80 медаль алды.
Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при бүләгенә Татьяна Ефремова лаек булды. Фестиваль-бәйге җиңүчесенең исеме Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган гала-концертта игълан ителде.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты.
Казан Кремлендә чирәмдә туплы хоккей буенча «Динамо – Ак Барс» ирләр командасын хөрмәтләү тантанасы булды. Команда Россия чемпионатының супер лигасында җиңеп чыккан иде. Клуб җитәкчеләренә, уенчыларына, тренерларга котлау сүзе белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Алексеевский районында капиталь төзекләндерүдән соң, «Синэнергия» дигән яшьләр үзәге ачылды. Бинаны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады.
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Татарстаннан ике кеше Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен Наилә Галиевага “Герой-Ана” исеме бирелде. Казан авиация техник көллияте студенты Данил Әхмәтгалиев, үзе һәлак булганнан соң, “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевский районынында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышын үткәрде.
Республика Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс буенча Комитеты Татарстанның 2024 елгы бюджеты турында закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкьдим ясады. Аны 2 ноябрьдә республика парламентының 48 утырышында тикшерәчәкләр.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01