Дүшәмбе, 16 октябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль әңгәмә”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә. Көз — урманнарда җиләк-җимеш, гөмбә өлгергән, киекләрнең кышкы чорга әзерләнү вакыты. Болар хакында авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры Харис Гайнетдин улы Мусин сөйли.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – “Безнең заман әдәбияты үрнәкләре”. Рүзәл Мөхәммәтшин. Хикәяләр.
“Безнең заман әдәбияты үрнәкләре” дигән циклдан чираттагы тапшыру тыңларга чакырабыз. Бүген бездә премьера! Сезнең игътибарга танылган шагыйрь һәм язучы Рүзәл Мөхәммәтшин хикәяләрен тәкъдим итәбез. Әсәрләр Татарстан радиосында беренче тапкыр яңгырый. Аларны Татарстанның атказанган артисты, Республикабызның Муса Җәлил премиясе лауераты Илнур Закиров укый.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Ветераннар өчен музыкаль программа.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – “Безнең заман әдәбияты үрнәкләре”. Рүзәл Мөхәммәтшин. Хикәяләр.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Сердәшханә”. Безнең кайсыбызның башкалардан аерылып торасы, үзебезне иң оста һәм кыю, акыллы итеп күрәсе килми икән? Килә әлбәттә. Без — бүгенге яшьләр тоткан кыйблабызның дөреслеген расларга әзерме соң? Бүгенге тапшыруыбызда шулар һәм безне борчыган башка сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.
18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Сишәмбе, 17 октябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль интервью”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Актуаль әңгәмә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.10 — Яңалыклар.
11.20 — “Пар канатлар”. “Пар канатлар” тапшыруының бүгенге чыгарылышы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрә Резидә Вәлиеваның якты истәлегенә багышлана. Аның бакыйлыкка күчүенә бу атнада бер ел.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 — Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Җыр ул кешенең юлдашы, фикердәше. Җыр — кешенең балачагыннан алып, соңгы минутына кадәр озата килә. Табигатьнең һәр күренешендә, һәр мизгелендә җыр яши. Шуңа күрәдер дә без һәрвакыт күңелебезгә якын җырларны юлдаш итеп, шул җыр- моңнарга тартылабыз. Бүгенге тапшыруыбызда да нәкъ менә күңелгә кереп калган бер җыр тарихы турында сөйләшербез.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты.
Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең чираттагы кунагы — Ханнанова Миләүшә Хатыйп кызы. Азнакай районы Татар Шуганы авылында дөньяга килә. 1992 нче елда Яр Чаллы педагогия институтына укырга керә. 1996 нчы елдан Казан шәһәрендә яши. Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче лицее – “Галактика” Мәгариф үзәгендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.
Миләүшә Хатыйп кызы Ханнанова мәктәптә эшләү дәверендә төрле конкурсларда катнашып һәрдаим үз осталыгын чарлый. 2009 нчы елда ул «Казан шәһәренең иң яхшы татар теле укытучысы» һөнәри конкурсы җиңүчесе була. 2011, 2012 нче елларда «Безнең иң яхшы укытучы» грантларын ота. 2018 нче елда туган тел укытучыларының Бөтенрәсәй мастер-класс конкурсында гран-при иясе. 2018 нче елда «Укытучы-эксперт» грантына лаек була. 2016 елдан алып бүгенгәчә укучылары татар теленнән республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары. 2016 нчы Татарстан Мәгариф министрлыгының мактау грамотасына, 2020 нче елда «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.20 – “Иминлек хакына”.
18.30 – Инструменталь музыка концерты.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Чәршәмбе, 18 октябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”. Казан халкы үтенече буенча Вознесение трактында борылыш боҗрасы ачылды.
Татарстанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Такси» операциясен уздыра.
Казанда картинг буенча ярышлар үткәрелде.
Менделеевскта яңа автошәһәрчек ачылды, анда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәчәк.
15 нче октябрьдән Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчте.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Иминлек хакына”.
7.20 — Туры элемтә. Казанда ремонт эшләреннән соң бөек композитор С.Сәйдәшев музее ачылырга тора. Бу уңайдан студиябезгә аның директоры — Айдар Әхмәдиевне чакырдык.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 — “Актуаль әңгәмә”.
11.40 – Прокуратура аңлата.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Казан утлары» журналының октябрь санына күзәтү.
Инде октябрь ае да азагына таба авышты, димәк “Казан утлары” журналының унынчы саны да укучыларга барып ирешкәндер. Кемнәр әле әсәрләр белән танышып өлгермәгән, яки кемнәрнең өенә “Казан утлары” килми – радиоалгычларга якынрак килеп утырыгыз. Һәр шигырьне, һәр хикәяне өтеренә кадәр укып баручылар исә тавышны киметеп куярга ашыкмасын, чөнки программабызда авторлар белән әңгәмә һәм бер шагыйребезнең үз укуында шигырьләр ишетү мөмкинлеге булачак.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Яшьлек аланы”. Яшь шагыйрә Гөлназ Әхмәдиева белән әңгәмә.
Бүгенге кунагыбыз яшьлегенең бер минутын да заяга уздырмаучы, конкурсларда җиңү артыннан җиңү яулаучы яшь шагыйрә Гөлназ Әхмәдиева булыр. Аның ирешкән уңышлары, иҗаты турында озаклап сөйләргә мөмкин. Әмма сезгә Гөлназның тавышын күбрәк ишеттерәсе, үз укуындагы шигырьләрен ирештерәсе килгәнгә, кичекмәстән тапшыруны тыңларга киңәш итәбез.
15.55 — Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 — Яңалыклар.
18.25 – Драма артистлары җырлый.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Пәнҗешәмбе, 19 октябрь
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Актуаль әңгәмә”.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – Татарстан: милли проектлар.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Радиоотчет.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Радиоотчет.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Җомга, 20 октябрь
6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.
11.30 — “Татулыкка ни җитә” (чуваш телендә).
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Яңалыклар (Россия радиосы)
13.10 — «Татарстан дулкынында». “Жыр чишмәләре”.
14.00 — Россия радиосы тапшырулары.
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Фидакарьләр” проекты. ®
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – Концерт.
Бүген кайгылы хәбәр алдык: халкыбызның сөекле улы, бөтен гомерен туган телебезне саклауга, халыкның хакын хаклауга багышлаган олпат шәхес, күренекле җәмәгать һәм сәяәст эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев арабыздан бакыйлыкка күчте. Үзеннән соң бәяләп бетергесез олы әдәби мирас һәм туган телебезне саклауны безгә вәсыят итеп калдырды.
Концертыбызны Разил Вәлиев шигырьлдәренә иҗат ителгән җырлардан төзедек.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Шимбә, 21 октябрь
8.10 – Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Бүген эфирдагы эшебезне сагышлы һәм шул ук вакытта рухыбыхга ныклык бирә торган тапшыру бклән башлап китәбез. Сез инде ишеткәнсездер, халкыбызның сөекле улы, күренекле җәмәгать һәм сәяәст эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев арабыздан бакыйлыкка китеп барды. Әйе, авыр югалту. Шулай да, кайгыга сабышып, аның васиятләрен беразга гына булса да онытып җибәрсәк, Разил абыебыз бездән риза-бәхил булмас иде. Ул безгә туган телебезне саклап-яклап калу өчен көрәшнең матур бер үрнәген күрсәтеп, шушы юлны дәвам иттерергә кугып китте. Киләчәктә дә аның әдәбия мирасы күңелләрне иркәләр, аның якты образы халык рухына ныклык бирер.
Менә шундый уйлар белән эшебезне башлап җибәрәбез һәм игътибарыгызга Разил Вәлиев шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Язма 2010 нчы елларга карый. Ул вакытта шагыйрь композициягә кергән шигырьләрен үзе укыган иде. Аның Газиз тавышын ишетик.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Табигать дуслары”.
Табигатьнең серле яклары, табышмаклары күп. Көннәр дә кыскара, кояш та саранлана башлады. Күчмә кошлар да җылы якка китеп бардылар. Без дә бүген тереклек дөньясының кышка ничек әзерләнүе турында сөйләрбез, атлар турында кызыклы мәгьлуматлар ишеттерербез һәм балан җимешенең файдалы яклары турында исегезгә төшерербез.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
БРИКС илләре күп полюслы дөнья формалаштыру идеясен хуплый. РФ Президенты Владимир Путин Кытай Медиакорпорациясенә биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Россия Президенты Владимир Путин дөньяның төрле илләрендәге спортчылар һәм яшьләрне киләсе елда Татарстан башкаласында узачак «Киләчәк уеннары» ярышларында катнашырга чакырды.
Казанда Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы булды.
Бу атнада Казан 12 сәгатьлек «Барысы да үзебезнеке» телемарафонына кушылды.
Тапшыруыбызны кайгылы вакыйга белән тәмамлыйбыз. Кичә арабыздан халкыбызның сөекле улы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы Разил Вәлиев китте. Бу барыбыз өчен дә зур югалту.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Татар халык көйләре.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Безнең заман каһарманнары”. Яр Чаллыдан Эльвира- Рамил Насифуллиннар.
Игътибарыгызга “Безнең заман каһарманнары” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Әлеге тапшыруны без ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.
13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – Данил Салихов. “Яшьлек хатам — йөрәк ярам”. К.Тинчурин исемендәге Татар
дәүләт драма һәм комедия театры спектакле. 1 нче өлеш.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Якшәмбе, 22 октябрь
8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән
радиожурналы.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 — “Көмеш кыңгырау”.
Бу көннәрдә безнең кулыбызга «Салават күпере» журналының октябрь ае саны килеп керде. Бүген без дә журнал битләрен бергәләп ачып кызыклы язмалар, башваткычлар һәм башка уен- сәхифәләр белән бергәләп танышырбыз.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы. 11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – Ял концерты.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 — “Татарстан дулкынында”. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижер
Әзһәр Абдуллинның тууына 100 ел.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – Ринат Мөхәммәдиев. “Әкбәр бабай”. Хикәя.
Сезне “Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан язучы Ринат Мөхәммәдиевнең “Әкбәр бабай” дигән хикәясен тыңларга чакырабыз. Аны Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укый.
15.35 — Данил Салихов. “Яшьлек хатам — йөрәк ярам”. К.Тинчурин исемендәге Татар
дәүләт драма һәм комедия театры спектакле. 2 нче өлеш.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
16.10 — Данил Салихов. “Яшьлек хатам — йөрәк ярам”. К.Тинчурин исемендәге Татар
дәүләт драма һәм комедия театры спектакле. 3 нче өлеш.
17.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»