ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонсы — Анонслар (18.09.23 — 24.09.23)

17.09.2023 20:30
в 7 дней, 7 көн
В Приволжье ожидаются заморозки

Дүшәмбе, 18 сентябрь 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.
«Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
«Цифрлы диктант» акциясе Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да узачак.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Актуаль әңгәмә”.

Арча муниципаль районы җитәкчесе Илшат Нуриев районда  көзге кыр эшләренең  барышы турында сөйли.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының 46 нчы утырышында  еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, Мәскәү кооперация университеты ректоры, Казан кооперация институты ректоры, профессор Алсу Рөстәм кызы Нәбиева юлламада күтәрелгән мөһим мәсьәләләргә карата үзенең фикерләре белән уртаклаша, Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” – “Милосердие” хатын-кыз депутатлар эшчәнлеге турында сөйли.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – “Әдәбиятыбыз сәхифәләре”. Атилла Расих. “Каһәр суккан тел”. Хикәя.

Күренекле язучыбыз Атилла Расихның “Каһәр суккан тел” дигән хикәясен тыңларга чакырабыз. Магнитофон тасмасына 1970 еллар башында язып алынган әлеге әсәр Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев язмасында тәкъдим ителә.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Ветераннар өчен музыкаль программа.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 –  “Шигърият”. Бикә Рәхимова әсәрләре.

Поэзия һәм җыр-моң яратучы кадерле дуслар! Хәзер без сезне “Шигърият” дигән циклдан әзерләнгән чираттагы тапшыру тыңларга чакырабыз. Күренекле шагыйрә Бикә Рәхимова әсәрләреннән төзелгән “Ачыл, күңел” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Шигырьләрне Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы, педагог Флера Хәмитова укый.

15.45 — Нияз Акмал. “Камил Мотыйгый”. Поэма.Тапшыруның икенче өлешендә күренекле шагыйрь Нияз Акмалның “Камил Мотыйгый” дигән поэмасыннан бер өзек тыңларга чакырабыз. Ул Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Хәлим Җәләлов язмасында тәкъдим ителә.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – “Сердәшханә”.

Без бүген сезнең игътибарга күренекле шагыйрь һәм прозаик Фаил Шәфигуллинның  яшьләр-балалар өчен иҗат иткән  “Әнфисә кемгә елмая?” дигән хикәясен тәкьдим итәбез. Ул  яшүсмерләр арасындагы дуслык, тугърылык һәм шул чор балалары арасындагы  кечкенә генә батырлык турында.

18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

   

Сишәмбе, 19 сентябрь                                                

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45 — “Актуаль интервью”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Актуаль әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 — Россия радиосы тапшырулары.

11.10 — Яңалыклар.

11.20 — “Пар канатлар”.

Узган җомгада халкыбыз Татарстанның халык артисты, республикабызның Илһам Шакиров исемендәге премиясе лауреаты Флера Сөләйманованы соңгы юлга озатты. “Пар канатлар” тапшыруының чираттагы чыгарылышы сугыш чорында ук тулы ятим калып, дүрт туганы белән бергә тормышның төчесенә караганда, ачысын күбрәк татыган, сыгылса да, сынмаган, дүрт ятим баланы үз канаты астына алган танылган җырчының  катлаулы тормыш юлы турында.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 — Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республика журналистлар берлеге, Россия фоторәссамнар   һәм Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстан журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» конкурсы җиңүчесе — Рифкат Госман улы Якупов.  Тапшыру барышында без аның олы иҗаты белән танышырбыз.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Фидакарьләр” проекты.

Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең чираттагы кунагы — Фәхретдинова Гөлшат Мөхәммәт кызы. 1965 елда Арча районы Яңа Кенәр авылында туып-үсә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, товаровед һөнәрен үзләштерә һәм билгеләнү буенча Мәскәүгә юллана. Анда 3 ел эшләгәч, Ерак Көнчыгышка китә. Анда 10 ел яшәгәннән соң, гаиләсе белән Казанга күченеп кайта. Биредә ул икенче һөнәр үзләштерә. 2007 елда Казан Дәүләт педагогика университетын тәмамлый һәм татар теле укытучысы булып эшли башлый. Гөлшат Мөхәммәт кызы Фәхретдинованың хезмәт юлы Казан шәһәре 29 нчы прогимназиясендә башланып китә. Бүген ул Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфлары өчен татар әдәбияты дәреслеге авторларының берсе. Гөлшат Мөхәммәт кызы Фәхретдинова “Сберкласс” платформасында татар әдәбияты буенча цифрлы контентны эшләүчеләр составына керә. 2020-2021 елларда “Татар теле һәм татар әдәбияты” дәресләре буенча методик материаллар эшләүдә катнаша. 2008 елдан Гөлшат Фәхретдинова олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзасы.  Төбәкара һәм Бөтенроссия конференцияләре җиңүчесе.

2012 елда Гөлшат Фәхретдинова «Безнең иң яхшы укытучы» грантын ота. 2017 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2020 елда «Татар телендә белем бирүче педагогик хезмәткәрләргә ярдәм» гранты, «Татарстан Республикасының иң яхшы региональ практикаларын ачыклау буенча I төбәк конкурсы» җиңүчесе.

2021 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен бирелә торган премия лауреаты.

2022 елда “Мәгарифтәге казанышлары” өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.20 —  “Иминлек хакына”.

18.30 – Вокаль һәм инструменталь дуэтлар.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 20 сентябрь 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

Көз җитү һәм якты көн яктысы кыскару белән Татарстанда юлларны яктырту мәсьәләсе кискенләште.
2023 елның сигез аенда парковка белән бәйле хокук бозулар саны 87% ка арткан.
Ел башыннан Казанда «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы» МКУ хезмәткәрләре 1274 юл билгесе урнаштырган.
Казанда кондукторсыз түләү системасының эш тәҗрибәсе билетсыз йөрүчеләр саны кими баруын күрсәткән.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – “Иминлек хакына”.

7.20 — Туры элемтә.

Саба муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов уракның  оешкан төстә үткәрелүе, районның  кадрлар белән тәэмин ителеше,  авыл  хуҗалыгын интенсивлаштыру буенча башкарылган эшләр турында сөйли.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 — “Актуаль әңгәмә”.

11.40 – Прокуратура аңлата.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Белоруссиядә узган Татарстан Республикасы мәдәнияте

көннәреннән репортаж.

11-14 сентябрьдә Беларусь Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узды. Әлеге чарада безнең республикадан килгән төрле күргәзмәләр эшләде, татар фильмнары һәм мультфильмнары күрсәтелде, Татарстанның иҗади интеллигенциясе белән очрашу узды, ике як арасында килешүләр имзаланды. Шулай ук татар язучылары Белоруссиядәге каләмдәшләре һәм җирле татарлар белән күреште. Татарстан мәдәнияте көннәре сәнгать осталары концерты белән тәмамланды. Сезгә шушы чарадан репортаж тәкъдим итәбез.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Яшьлек аланы”. Тапшыру кунагы — шагыйрә, автор-башкаручы Оксана Ильюп

(кабатлау).

15.55 — Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Рәгъде Халитов концерты.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – “Актуаль әңгәмә”.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – Татарстан: милли проектлар.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 — “Офыклар”.

Тапшыруда Теләче муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Хәниф улы Низаметдинов быелгы уракта  район игенчеләренең  чагыштырмача мул уңыш җыеп алулары, авыл хуҗалыгында очраган  катлаулы мәсьәләләрне  вакытында чишә барулары турында сөйли.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – “Газиз тавышлар”. Рәшит Сөләйманов язмалары.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.                                                                   

 

 Җомга, 22 сентябрь 

6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – “Татулыкка ни җитә” (чуваш телендә).

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Яңалыклар (Россия  радиосы) 

13.10 — «Татарстан дулкынында». “Жыр чишмәләре”.

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Фидакарьләр” проекты. ®

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Лирик концерт.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

 Шимбә, 23 сентябрь 

8.10 – “Көзге моң”. Марсель Галиев әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.

9.00 —  Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – “Гөлбакча”.

Табигатьтә алтын көз тантана итә. Җилләр шаяра-шаяра агач яфракларын өзгәләп, үтәр юлыбызга сибеп йөри. Бу көннәрдә балалар бакчаларында да көзге бәйрәмнәр уза. Анда төрле уеннар, уңыш җыю күренешләре, сары-кызыл яфраклар турында шигырьләр сөйләнә. Без дә бүген көз иленә нәни дусларыбыз белән сәяхәт итик әле.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

“Казанэкспо” күргәзмәләр үзәгендә Ай-ти белгечләренең Халыкара форумы һәм пилотсыз транспорт белән идарә итүчеләр ярышлары булды.

“Россиянең тарихи-мәдәни мирасы” 9нчы парламент форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  катнашты.  Дагстанда узган чара бөек әдип Расул Гамзатовның 100 еллыгына багышланды.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасына кертелүен “Россия өчен зур җиңү” дип бәяләде.

10.55 — Реклама, һава  торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.

11.25 – Татар халык көйләре.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Безнең заман каһарманнары». Чаллыдан Резидә –

Данил Ганиевлар.

Игътибарыгызга “Безнең заман каһарманнары” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Әлеге тапшыруны без ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.

Кем ул бүген татар кешесе? Аның яшәү рәвеше, принциплары нидән гыйбарәт? Киләчәктә оныклары белән үз ана телендә сөйләшә алсын өчен ул нишләргә тиеш?

Миңа калса, бүгенге тапшыруны тыңлагач, сез, хөрмәтле радиотыңлаучылар, менә шушы сорауларга җавап таба алачаксыз, чөнки без чын татар җанлы гаиләдә кунакта. Резидә һәм Данил Ганиевлар Яр Чаллы шәһәренә терәлеп торган Шилнә авылында үз хуҗалыклары белән гомер итәләр. Аларның икесенең дә нәсел тамырлары Азнакай төбәгенә барып тоташа. Ә менә Резидә Әсхәт кызы өчен Яр Чаллы шәһәре – туып-үскән, балачагы, яшьлеге үткән кала буларак кадерле. Аны шәһәр һәм бу як халкы арасында белмәүчеләр сирәк, чөнки Резидә ханым озак еллар Чаллы телевидениесендә алып баручы, журналист булып эшли. Татар телен камил белүе аңа югалып калмаска, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Хәзер инде кызлары Таңсылуны да шул юнәлештә тәрбиялиләр. Юл озынлыгы, вакыт тарлыгына сылтау тапмыйча, кызларын Яр Чаллы шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясенә йөртеп укыталар. Резидә ханым үзе дә кайчандыр әлеге мәктәпне тәмамлаган булган. Бу хакта без аларның үзләре белән тәфсилләбрәк сөйләшербез. 

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Барлас Камалов. “Яшьлеккә хыянәт”. Радиоспектакль.

Хөрмәтле радиотыңлаучылар, Сезнең игътибарга күренекле язучы Барлас Камаловның “Яшьлеккә хыянәт” повесте буенча иҗат ителгән радиоспектакль тәкъдим итәбез. Сценарийны автор – Барлас Камалов үзе язган. Радиоспектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Госман Әхмәтҗан, мөхәррир Рөстәм Акъегет, тавыш операторы Эльвира Зариф тарафыннан 1997 елда язып алынган.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

 Якшәмбе, 24 сентябрь 

8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Көмеш кыңгырау”.

«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — дип язган  Каюм Насыйри. Без дә бүген китап һәм китапханәләр турында берникадәр мәгълумат тупларбыз, иҗатка тартылучы  дусларыбыз   чыгышларын ишетербез һәм  иң нәни җан ияләре – микроблар турында кызыклы яңалыклар белән танышырбыз.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Ял концерты.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”. Рафис Корбан. “Тәүбә көне”. Радиофильм.

1 нче  өлеш.

Көтеп алынган көнгә, көтеп алынган сәгатьләр, минутларга килеп җиттек. Бүген, менә шушы тапшыруыбызда, язучы Рафис Корбан әсәре буенча эшләнгән “Тәүбә көне” радиофильмының беренче сериясе эфирга чыга. Радиофильм Татарстан республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.

Радиофильм алдыннан без сезне әсәрнең авторы Рафис Корбанның үзе белән дә очраштырырга булдык.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Рафис Корбан. “Тәүбә көне”. Радиофильм. 2 нче өлеш.

Рафис Корбан әсәре буенча куелган “Тәүбә көне” радиофильмы эфирга чыга. Туксанынчы елларда җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең катлаулы чытырманлыгында адашып, кешеләргә карата бик күп явызлыклар кылган замандашыбызның, үзе авыр хәлдә калгач, тәүбә итүе, иманга кайтуы турындагы маҗаралы кыйсса. Төп рольләрне танылган актерлар Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Әсхәт Хисмәт, Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗан, Алинә Мөдәррисова, Алмаз Гәрәев, Салават Хәбибуллин, Илнар Низамиев башкара. Алар белән беррәттән персонажларны “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең  үз хезмәткәрләре дә җанландыра. Сценарий авторы – Нәсим Акмал, режиссеры – Рамил Һидяитулла.

 

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

16.10 — Рафис Корбан. “Тәүбә көне”. Радиофильм. 3 нче өлеш.

17.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Понедельник, 18 сентября

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

Подать исполнительный документ судебному приставу в Татарстане теперь можно в электронном виде.

В Татарстане начинается процесс формирования публичных целей и задач органов исполнительной власти на 2024 год. Участниками этого проекта являются Минздрав РТ, Минкультуры РТ, Минобрнауки РТ, Минмолодежи РТ, Минспорта РТ и Минтруд РТ.

На южном въезде в столицу Татарстана расширили до шести полос движения участок автодороги Р239 Казань – Оренбург.

С 16 по 20 октября в Казани состоится фиджитал-турнир «Игры Первых».

23 сентября в Бугульме откроются осенние сельскохозяйственные ярмарки.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10 Гость программы – депутат Госсовета РТ, ректор Российского университета

кооперации Алсу Набиева.

8.00-11.10 Трансляция радио России.

11.10 «Литературные страницы». Атилла Расих. «Мой язык – мой враг». Рассказ.

11.55 Прогноз погоды.  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 «На волне Татарстана». Музыкальная программа по письмам ветеранов.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 «Поэзия». Произведения Бики Рахимовой.

15.45 Нияз Акмал. «Камиль Мотыйгый». Поэма.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 «Собеседник». Фаиль Шафигуллин. “Кому улыбается Анфиса?” Рассказ.

18.40 «С песней по жизни».

18.55 Реклама, прогноз  погоды,  программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

Вторник, 19 сентября

6.00-8.00 “Новый день”.  Новости России и Татарстана.  

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.      

7.00  Вести радио России.

7.10     1. Патриотические акции для молодежи. Рассказывает зам.руководителя

«Движения первых» в РТ Алла Кондратьева.

  1. Новости «Ростреестра». У микрофона зам.начальника Управления «Росреестр» РФ

по РТ Лилия Бурганова.

  1. Экологические проекты – новые форматы. Рассказывает директор Московского

музея дизайна Александра Санькова (о выставке в Казанском Кремле).

8.00-11.10  Трансляция  радио России.

11.10  Новости.

11.20 «Пар канатлар». Памяти народной артистки РТ Флеры Сулеймановой.

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 “На волне Татарстана». “Разговор о прекрасном”. Гость программы- фотохудожник

Рифкат Якупов.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10  Новости.

15.20 Проект “Самоотверженные”.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10  Новости.

18.20 «Вместе за безопасность».

18.30 Вокально-инструментальные дуэты.

18.55  Реклама, прогноз погоды, программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

Среда, 20 сентября

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Перекресток».

6.50, 7.50, Реклама, прогноз   погоды.

7.00 Вести радио России.

7.10 «Вместе за безопасность».

7.20 В программе принимает участие глава Арского муниципального района Ильшат Нуриев.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10 Новости.

11.20 «Актуальное интервью».

11.40 «Прокуратура разъясняет».

11.55 Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. Дни культуры Республики Татарстан в Республике Беларусь

(репортаж).

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 «Молодежная поляна». Гость программы — поэтесса, автор-исполнитель

Оксана Ильюп. ®

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт Рагды Халитова.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

Четверг, 21 сентября

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  «Мгновения музыки».

6.45 «Перекресток».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10 Актуальные вопросы развития Татарстана.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10 Новости.

11.20 Татарстан: национальные проекты.

11.55  Реклама, прогноз погоды.

12.10-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». Гост программы — народный поэт РТ Ренат Харис.

Премьера в эфире моноспектакля «Казанская икона Богоматери»

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 “Горизонты”. В программе принимает участие начальник сельхозуправления

Тюлячинского района Назип Хазипов.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 «Знакомые мелодии». Записи Рашита Сулейманова.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00  Трансляция радио России.

                                   Пятница, 22 сентября                              

6.00-8.00 “Утренний луч”. Новости России и Татарстана.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Роль религии в воспитании  личности.

8.00-11.10 Трансляция  радио России.

11.10 Новости.

11.20 «Доброе братство лучше богатства» (на чувашском языке).

11.55 Реклама, прогноз погоды.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  «На волне Татарстана». “Песенные родники”.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 Проект «Самоотверженные». ®

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10  Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт лирической музыки.

18.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

                                   Суббота, 23 сентября

8.10 “Осенние размышления”. Литературно-музыкальная композиция по произведениям

Марселя Галиева.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 “Цветник”. Выступление детей. Стихи, песни, прибаутки.

10.30  “7 дней”. Итоги недели.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 “Я учу папу”. Радиосериал.

11.25  Татарские народные мелодии.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана». «Герои нашего времени». Резеда и Данил Ганиевы

из г. Н.Челны.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Барлас Камалов. “Измена молодости”. Радиоспектакль

16.00 Трансляция радио России.

                                   Воскресенье, 24 сентября

8.10 «Между Волгой и Уралом». Объединенный радиожурнал семи республик.

На этой неделе Ижевск посетил Президент России Владимир Путин. Подробности прозвучат в сюжете из Удмуртии. Также сегодня расскажем о   форуме Kazan Digital Week,  о событиях в  этнокультурной жизни региона.

9.00-10.10 Трансляция  радио России.

10.10  «Серебряный колокольчик». Школьные новости. Беседа с детьми.

10.30  «7 дней». Обзор событий.

Центральным событием недели  стал форум Kazan Digital Week. Его задачи -– содействие в обмене научно-технической информацией, консолидации научно-технологических активов, способных эффективно решить задачи импортозамещения и импортоопережения, обеспечить технологический суверенитет и суверенитет данных как основу лидерства РФ в международном сотрудничестве.

Раис Татарстана Рустам Минниханов провел рабочую встречу с заместителем Председателя Правительства Российской Федерации Викторией Абрамченко.

Вице-премьер прибыла в Татарстан в четверг е. Она посетила и ознакомилась с работой ряда объектов, в частности побывала на биологических очистных сооружениях, иловых полях Казани, рекультивируемом Самосыровском полигоне.

Рабочая группа Министерства обороны РФ под руководством первого заместителя министра обороны России Руслана Цаликова проверила организацию мероприятий по отбору граждан на военную службу по контракту в рамках поездки в войска Центрального военного округа.

Обоюдная благодарность — такая обстановка царила в Набережных Челнах на встрече с мобилизованными и контрактниками. Местные власти говорили спасибо за достойную службу, военные — за помощь и поддержку, в том числе и волонтеров. Сегодня такая возможность есть у всех защитников Родины, которые прибыли домой в отпуск. Встречи проходят во всех районах Татарстана.

В Татарстане в начале недели пришло замечательное  известие —  Астрономические обсерватории КФУ внесли в список Всемирного наследия ЮНЕСКО.   Решение  о включении в список было принято на 45-й сессии комитета Всемирного наследия ЮНЕСКО в Эр-Рияде Саудовской Аравии. Таким образом, обсерватории Казанского федерального университета стали четвертым таким объектом в Татарстане и 31-м в России.

Раис Татарстана Рустам Минниханов в рамках рабочей поездки в Москву встретился с генеральным директором госкорпорации Ростех Сергеем Чемезовым.

В рамках рабочей поездки в Москву Раис Татарстана Рустам Минниханов принял участие в стратегической сессии, посвященной стратегии развития инфраструктуры. Мероприятие провел Председатель Правительства РФ Михаил Мишустин.

Республику Татарстан с рабочим визитом посетил  премьер-министр Узбекистана Абдулла Арипов.

Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан Роман Шайхутдинов принял участие в открытии Междисциплинарной всероссийской молодежной научной школы-конференции «Молекулярный дизайн биологически активных веществ», посвященной 120-летию со дня рождения академика Бориса Арбузова, а также в церемонии вручения Международной Арбузовской премии в области фосфорорганической химии академику Российской академии наук Александру Габибову. Мероприятие состоялось в Казанском научном центре РАН.

10.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

11.00 Вести  радио России.

11.10 Концерт-отдых.

11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». Рафис Курбан. «День покаяния». Радиофильм. 1 часть.

16.00-16.10 Вести радио России.

15.10 Рафис Курбан. «День покаяния». Радиофильм. 2 часть.

17.00 Трансляция радио России.

16.10 Рафис Курбан. «День покаяния». Радиофильм. 3 часть.

 

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта