Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең чираттагы кунагы — Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы. 1961 нче елның 2 нче декабрендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Хәерби авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Казан педагогия көллиятенә укырга керә. Аны 1981 нче елны тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының рус теле һәм рус әдәбияты бүлегенә читтән торып укый башлый. 1986 нчы елда югары белемле белгеч була.
Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинованың педагогик хезмәт юлы 1981 нче елда Лаеш районы Сокуры сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлана. 1986 нчы елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп китәләр. Анда 5 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә туры килә. Аннан Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли һәм сонгы өч елында укытучылык белән беррәттән Яр Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтында өлкән укытучы вазифасында була.
2005 нче елда Казанга күченәләр. 2007 нче елга кадәр Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы һәм бер үк вакытта Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтында өлкән укытучы булып эшли. Ә инде 2007 нче елдан 2011 нче елга кадәр 20 нче гимназиянең директоры була.
Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова әйтүенчә, күңеленә методик эш бик якын булгач, гел укытучылар белән эшләргә тартыла. 2011 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул укытучыларның белемен күтәрү өлкәсендә эшли.
Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы 2002 нче елдан бирле татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен татар теле укыту-методик комплектлары авторы. Аның дәреслекләр инде берничә тапкыр яңартылып бастырылды. Бүген автор яңартылган федераль белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль төп белем бирү программасы нигезендә 1 нче сыйныфлар өчен укыту комплектын яңартып эшләү белән мәшгуль.
Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты. Аның белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәте югары бәяләнгән. Ул Татарстан Республикасының мәгарифтәге казанышлары өчен һәм Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре күкрәк билгеләренә ия, Каюм Насыйри премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01