“Фидакарьләр” проекты. 28 нче тапшыру.
Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең кунагы — Фәттахова Рүзилә Фирдәвес кызы. ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты, яңа гына оешып киткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоцияциясе җитәкчесе.
1975 елның 5 июлендә ТР Менделеев районы Турай авылында туып үсә. 1992 елда Турай урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга керә.
2002 елда ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклый.
1997 елдан башлап укыту эшчәнлеге Алабуга дәүләт педагогия институты, Татар дәүләт гуманитар институты, Татар дәүләт педагогия институты, Казан Федераль университеты, ә фәнни һәм оештыру эшчәнлеге ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле.
2015 елдан ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли. Институтта татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри белем күтәрү курсларын оештыра, лекцияләр һәм практик дәресләр алып бара, укытучыларның стажировкалары белән җитәкчелек итә; милли белем бирү проблемалары буенча РФ төбәкләре, республика, шәһәр семинарларын һәм фәнни-гамәли конференцияләрне оештыруда һәм уздыруда катнаша. Рүзилә Фирдәвес кызы татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче балалар өчен татар теле буенча республика олимпиадасын оештыручылар һәм эксперт комиссиясе составына керә, татар теле буенча Халыкара олимпиадада жюри составында эшли; «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», “Туган тел” мастер-класс бөтенроссия бәйгеләренең жюри әгъзасы булып тора.
Рүзилә Фирдәвес кызы Фәттахова актив фәнни-методик эшчәнлек алып бара: ул — татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча күп санлы укыту-методик әсбаплар, методик тәкъдимнәр, мәгълүмати аналитик материаллар авторы, татар теле һәм башка төрле предметлар буенча тәрҗемә дәреслекләргә, укыту-методик ярдәмлекләргә, укытучыларның авторлык программаларына бәяләмә бирүче.
70 тән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт авторы. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасына һәм «Татарстан Республикасы мәгарифендә казанышлар өчен» күкрәк билгесенә ия.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01