ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана Фидакарьләр

Фидакарьләр (08.08.23)

08.08.2023 15:55
в Фидакарьләр
Фидакарьләр (08.08.23)

“Фидакарьләр” проекты. 27 нче тапшыру.

Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.

Студиябезнең бүгенге кунагы — Садыкова Зөһрә Зәкәрия кызы. Ул Свердловск шәһәрендә дөньяга килә. Озак та үтми әти-әнисе Мордовия республикасы Ләмберә районы Аксюн авылына күчеп килә. 1975 елда Зөһрә Зәкәрия кызы урта мәктәпне тәмамлый.  “Безгә иң белемле, иң акыллы укытучылар аң-белем бирде, мөстәкыйльлеккә, тормышка өйрәтте. Үзем дә  актив булдым,” — дип искә ала ул бу еллар турында. Мәктәптә уку елларында Зөһрә Садыкова “Призыв” дигән район газетасының ирекле корреспонденты була. Остазлары Зөһрәне укытучы итеп күрәселәре килә, әмма кыз үзе  тикшерүче булу хыялы белән яна. Бу һөнәрне  ул Омск шәһәрендә үзләштерә ала, ләкин әти-әнисе Зөһрәне еракка җибәрергә куркалар. Шуннан ул документларын Саранск педагогик институтының рус теле һәм  әдәбияты бүлегенә тапшыра.

Мордовиянең Ләмберә районы татарларның күпләп яшәгән урыны булса да, районда татар теле укытучылары җитешми. Аксюн авылы мәктәбенең милли җанлы директоры мәгариф министрлыгыннан Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә юллама алуга ирешә һәм Зөһрә Садыкова документларын Казанга юллый. Рус мохитендә белем һәм тәрбия алган кызга татар телен үзләштерү, әлбәттә, җиңел бирелми. “Әллә кайтып китимме”, — дигән уйлар да килә. Әмма төркемдәшләренең һәм хөрмәтле педагогларның ярдәме кызны канатландыра. Ул үзенә: “Юк, Зөһрә, син булдырырга, укытучыларыңның ышанычын акларга тиеш” дигән максат куя һәм институтны уңышлы тәмамлый. 1980 нче елда төркемдәше Равил Садыйков белән Теләче районы Югары Кибәхуҗа мәктәбенә укытырга юлланалар. Бу авыл халкы һәм укытучылар коллективы яшьләр өчен зур  тормыш мәктәбе була. Бер елдан соң Зөһрә белән Равил Садыковлар гөрләтеп туй үткәрәләр.  

Кибәхуҗа мәктәбендәге эшчәнлеге өчен Зөһрә Садыкова мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1987 нче елны Зөһрә һәм Равил Садыйковлар Казанга күченә. Равил Хәсән улы 42 нче, ә Зөһрә Зәкәрия кызы 24 нче рус мәктәпләрендә укыта башлыйлар. Бу елларда татар теле дәресләрен укытуга шартлар юк дәрәҗәсендә була. Шуңа да карамастан, яшь педагоглар җиң сызганып, үҗәтләнеп эшлиләр, укучыларның күңелендә туган телгә мәхәббәт хисләре уяту белән яналар. Шушы елларда Зөһрә Садыйкова беренчеләрдән булып “Әйдәп баручы” укытучы  категориясенә лаек була, 1994 елда “Россия Федерациясе мәктәпләренең мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

1996 нчы елда Зөһрә Зәкәрия кызын 68 нче татар-рус гимназиясенә милли мәгариф буенча директор урынбасары итеп  билгелиләр. Бу гимназиядә берәмтекләп укучылар җыеп татар сыйныфлары ачу, язучылар, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрү, әти-әниләр белән тыгыз эшләү өчен Зөһрә Садыкова 2004 нче елда “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

2006 елда Зөһрә Зәкәрия кызын 18 нче татар гимназиясенә вакытлыча директор вазыйфаларын башкаручы  итеп күчерәләр, аннан ул директор урынбасары булып эшли башлый. Шушы елларда гимназия беренчеләрдән булып Россия һәм Татарстан Президентлары грантына ия була. «Россиянең иң яхшы 100 милли мәктәбе” номинациясендә алтын медаль яулый, К.Насыйри премиясен ала. Ләкин иң зур күрсәткеч ул сау-сәламәт, тәртипле, зыялы, милләтебезнең йөзек кашы булырдай балаларыбыз дип саный Зөһрә Садыкова.

https://old.trt-tv.ru/wp-content/uploads/2023/08/Fida080823.mp3

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта