Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.
Студиябезнең бүгенге кунагы белән танышканчы исегезгә төшерәбез, хәзер “Фидакарьләр” проектының видеоварианты да әзерләнә башлады. Сез аны YouTube*тан табып карый аласыз.
Студиябезнең бүгенге кунагы — Даутова Ләйсән Наил кызы. Теләче районы Олы Саурыш авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Татар Дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе факультетында белем ала. Хезмәт юлын 2001 елда Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә.
2002 елда балалар бакчасында өлкән тәрбиче булып эшли башлый һәм 17 ел шул вазифаны башкара. 2002 нче елдан 2007 елга кадәр Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан 60 нчы ясли-бакчада, соңрак, 2011 елга кадәр 163 нче балалар бакчасында һәм 2011 нче елдан 2019 елга кадәр Казан шәһәре Совет районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 64 нче «Чишмәкәй» дип исемләнгән катнаш төрдәге балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли.
2019 елдан шул ук бакчада мөдир вазифасында.
Ләйсән Наил кызы Даутованың куйган хезмәте күп кенә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Ул җитәкләгән Казан шәһәренең Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 64 нче «Чишмәкәй» катнаш төрдәге балалар бакчасы 2020 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән «Ел балалар бакчасы» конкурсында җиңү яулый. Моннан тыш башка җиңүләре, уңышлары да шактый. Мәсәлән, шул ук елны бакчада тәрбияләнүчеләрнең театр коллективы «Сәйяр» театр фестивалендә гран-прига, ә 2022 елда 2 нче урынга ия була. 2021 елда бакчаның татар теле тәрбиячесе “Татар теленә өйрәтү тәрбиячесеннән иң яхшы мастер-класс” профессиональ осталык конкурсында 2 нче урынны яулый.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01