Лилия Гыйбадуллина иҗаты.
Поэзия яратучы кадерле милләттәшләр, бүген сезне танылган шагыйрә, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Лилия Гыйбадуллина иҗаты белән танышырга чакырабыз.
Лилия Фаис кызы 1987 елның 22 мартында Актаныш районының куе урманнарга, Агыйделгә сыенып утырган Әҗмәт дигән бәләкәй генә авылында дөньяга килә. Әтисе Фаис, әнисе Ландыш өчен көтеп алынган беренче бала була ул. Әти-әнисе эштә чакта кызчык күршедә генә яшәүче Нәсимә әбекәендә тәрбияләнә. Әбисе сөйләгән әкиятләрне, көйләгән шигырь-бәетләрне тыңлап үсә. Әҗмәт башлангыч мәктәбендә, аннан соң күрше Такталачык авылы урта мәктәбендә белем ала. Яхшы укый, мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый.
Такталачык тумасы Гамил Афзалның 80 яшьлек юбилеена әзерлек көннәрендә Лилиянең шигъри сәләте ачылып китә. Аны шагыйрь Мөхәммәт Мирза ул чорда үзе җитәкләгән “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенә чакырып ала. Кызның шигырьләре башта “Актаныш таңнары” район гәҗитендә, аннан республика матбугатында күренә башлый.
Лилия нәфис сүз ярышларында һәм фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясый. Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы җиңүчесе буларак, “Сәләт” лагерена юллама белән бүләкләнә. Анда шагыйрь Җәүдәт Сөләйманнан дәресләр ала, шагыйрь Рәдиф Гаташ белән таныша. Лилия 11 нче сыйныфта укыганда ук Рәдиф Гаташ кереш сүзе белән “Мәгариф” нәшриятында кызның “Мин бәхетне күрәм!..” дип аталган беренче китабы дөнья күрә.
Лилия Гыйбадуллина Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Студент чорында авылдашы Ленар Шәех яңартып, эшләтеп җибәргән “Әллүки” иҗат түгәрәгендә, “Тәрәзә” газетасында каләм чарлый. 2009 елны шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла һәм Луиза Янсуар тәкъдимнамәләре белән Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.
Хәзерге көндә Лилия Гыйбадуллина гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. “Мәйдан” журналында эшли. Лилия Гыйбадуллина – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, “Белла” халыкара әдәби премия лауреаты, күп кенә конкурслар җиңүчесе һәм биш китап авторы.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01