“Фидакарьләр” проекты. 22 нче тапшыру.
Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар, бакча тәрбиячеләре һәм милли мәгариф өлкәсе фидакарләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең чираттагы кунагы — Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин.
1952 нче елның августында Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында дөньяга килә. Башта авылындагы сигезьеллык мәктәптә укый, аннары Үсәли урта мәктәбендә белем ала. Аны 1969 нчы елда тәмамлап, армия хезмәтенә алына. Аннан кайтканнан соң Үсәли “Сельхозтехника”сында эшли башлый һәм читтән торып Казан дәүләт университетының тарих факультетын, соңрак Казан федераль университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1974 нче елдан Югары Кыерлы мәктәбендә эшли башлый. Педагог буларак формалашуы да шушы мәктәптә була. Тугыз ел укытучы, директор урынбасары булып эшләгәннән соң, Раиф Кәримулла улы Чаллы шәһәренә күченеп китә. Мәктәпләрдә вакансия булмау сәбәпле, шәһәрнең мәгариф бүлегендә эшли башлый. Бүлектә социаль-педагогик комплекслар, мәҗбүри гомуми белем бирү, бала хокукларын яклау мәсьәләләрен контрольдә тоту белән беррәттән, районда татар телен укытуны оештыру, балаларның белемнәрен тикшерү, укытучыларга методик ярдәм күрсәтүне дә йөклиләр. Ул чорда шәһәр җирлегендә татар телен укыту иң авыр проблема булып тора.
80 нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә милли тормыш җанлана. Милли мәгариф тернәкләнә башлый. Татар теле фәненең, укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, август киңәшмәләрендә, җыелышларда татар телен укыту мәсьәләләре башка предметлар белән беррәттән карала башлый. Татар теленнән сынау имтиханнары кертелә. Аттестатларга татар теленнән билгеләр куела. Мәктәпләрдә татар класслары ачыла. Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин мәгариф идарәсенең милли белем бүлеге җитәкчесе һәм идарә башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. Татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчалары, мәктәпләр ачу көнүзәк мәсьәлә булып баса. 90 нчы елларга кадәр Чаллы шәһәрендә бер генә татар мәктәбе эшләп килсә, 90 нчы еллар азагында аларның саны 15 кә җитә. 43 рус-татар мәктәпләре оештырыла. Чуаш мәктәбе эшли башлый, украин, әрмән, әзербайҗан, тадҗик, яһүди, мари, удмурт, мордва, башкорт һәм башка халыкларның балаларына үз телләрен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү мөмкинлеге тудырыла. Чаллы педагогика колледжында татар теле укытучыларын әзерләүче факультет ачыла. Яңа белгечләр әзерләү, укытучыларның белемен күтәрү өчен институт барлыкка килә. Аның җирлегендә “Фән һәм мәктәп” журналы, “Көмеш кыңгырау” гәҗите чыга башлый. Республика күләмендә күп кенә иҗади конкурслар оештырыла. Әлеге эшләрне башкару, нигездә, мәгариф идарәсенең Раиф Кәримулла улы җитәкләгән милли-мәгариф бүлегенә төшә.
2000 нче елны Раиф Зиннәтуллин мәгариф идарәсеннән китеп, Гали Акыш исемендәге лицейга җитәкчелек итә башлый. Бу сәләтле балалар өчен оештырылган лицей. Шул елларда лицей Чаллы мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып Россия мәгариф һәм фән министрлыгының бер миллион сумлык грантын ота. Лицейда алты ел эшләгәннән соң, Раиф Кәримулла улын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына эшкә чакыралар. Министрлыкта ул милли-мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. 7 ел эшләү дәверендә милли-мәгарифне яклап Дәүләт Думасында, Россия федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгында һәм башка рәсми оешмаларда чыгышлар ясый.
Лаеклы ялга чыккач та Казан шәһәре мәгариф идарәсендә эшләвен дәвам итә. Ул анда татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтү, тел өйрәнүгә яңа технологияләр кертү, яңа укыту методик комплектларны сынап карау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Раиф Зиннәтуллинның хезмәте югары бәяләнә. Ул Татарстан республикасының атказанган укытучысы, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Россиянең Мәгариф отличнигы, “Мәгарифтәге казанышлары” билгесе иясе, бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01