“Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан бүген без сезнең игътибарга язучы, журналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Әнәс Хәсәнов әсәрләрен тәкъдим итәбез. Ул бу көннәрдә үзенең туган көнен билгеләп үтә. Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Спас (элеккеге Куйбышев) районы Көек авылында туып-үсә. 1954 елда Куйбышев хәзерге Болгар шәһәрендә педагогия училищесын, 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын Казан телестудиясенең балалар өчен әдәби тапшырулар редакциясендә редактор вазифасында башлап җибәрә. Соңрак Партия өлкә комитетының мәдәният бүлегендә, Татарстан китап нәшриятында, «Татарстан» журналында, Татарстан Республикасы Президенты аппаратында төрле җаваплы вазимфаларны башкара.
Ә.Хәсәнов – әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади сәләтен күрсәткән каләм иясе. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Телестудиядә эшләгән елларында балалар һәм яшүсмерләр өчен дистәләрчә кызыклы тапшырулар оештыра. Драматургиядә һәм киносценарийлар язуда да көчен сынап карый. Язучы тарафыннан театрлар өчен күп кенә сәхнә әсәрләре, рус һәм чит ил язучыларының проза китаплары, документаль повестьлар, дистәләгән нәфис фильмнар тәрҗемә ителгән. Әдип шулай ук аерым басмада дөнья күргән оригиналь проза, шигырь, пьеса җыентыклары авторы буларак та билгеле.
Без язучы Әнәс Хәсән улы Хәсәновка алга таба ныклы сәламәтлек, имин тормыш, күңел күтәренкелеге телибез һәм хәзер сезне аның әсәрләрен тыңларга чакырабыз. Аларны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, нәфис сүз остасы Дания Нурлы укый.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01