“Фидакарьләр” проекты. 20 нче тапшыру.
Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең чираттагы кунагы — Шәрәфиева Гүзәл Мансур кызы. 1972 нче елда башкалабыз Казанда дөньяга килә. Иске татар бистәсендәге Садыйк Әхтәмов урамындагы 13 нче мәктәптә урта белем ала. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана.
1991 елда Казандагы 2 нче педагогия училищесының башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү бүлеген тәмамлый. Шул ук елны Казан шәһәренең 30 нчы мәктәбендә (хәзерге вакытта 8 нче гимназия) татар теле укытучысы булып эшли башлый.
2001 елда читтән торып, Казан педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 2007 елдан 2012 елга кадәр мәктәптән китеп башка өлкәдә эшләп карый, әмма мәктәп барыбер үзенә тарта. Шулай итеп, 2012 елда ул кабат 8 нче гимназиягә әйләнеп кайта һәм 2022 елга кадәр милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын башкара.
Гүзәл Мансур кызы Шәрәфиева бүген югары квалификацион категорияле туган тел укытучысы. Мәгариф һәм балаларга белем бирү өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасына лаек була.
Нәселләрендә 10 укытучы бар. Кызы – Шәрәфиева Рүзилә Рамил кызы шул ук гимназиядә эшли. Быел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы” уңаеннан алар гаиләләре белән “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗарә фестивалендә катнашып, дипломга лаек булалар. Гүзәл Мансур кызы Шәрәфиева сайлаган юлын эш итеп кенә түгел, ә яшәү мәгънәсе дип саный.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01