“Хәтер яктысы”. Фронтовик шагыйрьләр әсәрләре.
Сезне “Хәтер яктысы” дигән тапшыру тыңларга чакырабыз.
Шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да бәйрәмебез – Җиңү көне якынлаша. Бөтен җир шарын тетрәткән бу сугышның афәте, аның михнәте элеккеге Советлар союзында яшәгән бөтен халыкларга, шул исәптән безнең татар халкына да бертигез төште. Ул турыдан-туры яу кырында катнашканнарның да, тылда калып, көнне төнгә ялгап, соңгы тамчы көченә хәтле бил бөгеп эшләүчеләрнең дә тормышларын җимерде күпме язмышларны чәлперәмә китерде. Татар язучыларына килсәк, аларның сугышка яраклылары барысы да диярлек бу дәһшәтле юлны үтмичә калмады. Һәм күбесе диярлек ул юлдан әйләнеп тә кайтмады. Һәм шунысын да әйтергә кирәк, алар бу сугышка изге, чын мәгънәсендә Ватан сугышы итеп карады. Корал белән дә, каләм белән дә җиңүне якынайтырга тырышты. Сугыш турыдан-туры Татарстан җирендә булмаса да, мәгълүм булганча, татарлар – Советлар Союзы геройлары буенча иң беренче урыннарның берсендә булдылар. Рейхстагка җиңү байрагын иң беренче булып татар егете – гази Заһитов кадаганлыгы мәгълүм. Әсирлеккә эләккәч, советлар союзы герое исеме алган бердәнбер кеше шулай ук безнең милләттәшебез атаклы шагыйрь Муса Җәлил иде.
Сугыш чоры татар шигъриятен солдат шигърияте диләр. Алда әйтеп үтелгәнчә, СССР дип аталган илне азат итү өчен сугыш башлангач, татар язучыларының күпчелеге иң алгы сызыкка, аяусыз көрәш барган җиргә юнәлде. Җиңү таңы атканда сугыш батырларының инде бик күбесен көтеп ала алмадык, байтакларының исемнәре исә данга күмелсә дә, еллар аша бик урау юллар белән кайтты.
Шунысы кызганыч, без бу әдипләребезнең якты истәлекләрен онытмаска тырышсак та, дөнья һәм дөньядагы вәзгыять үзгәреп, аларның исемнәре дә, иҗатлары да вакытлар үтү белән еллар томаны артында кала бара.
Еллар үзенекен итә. Фашизмны җиңеп, илгә тынычлык алып кайткан ветераннарыбыз саны да инде бармак белән генә санарлык калды. Бүген без фонотекабыз киштәләрендә сакланган берничә язма белән танышып үтәрбез. Сүз уңаеннан, кыскача гына шагыйрләребезнең сугышчан юллары белән дә танышырбыз.
Александр Довженко. “Мин кайтырмын”. Радиотамаша.
Александр Довженко әсәре буенча эшләнгән «Мин кайтырмын» дигән радиотамаша тыңларга чакырабыз. Инсценировка авторы һәм режиссеры — Әхтәм Зарипов.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01