ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонслар — Анонсы (24.04.23 — 30.04.23)

23.04.2023 17:36
в 7 дней, 7 көн
Для проголосовавших на выборах казанцев у «Чаши» заработал автокинотеатр

Дүшәмбе, 24 апрель

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Нефть чыккан якларда”. 1950 елның  28 апрелендә СССР Министрлар Советы карары белән «Татнефть» берләшмәсе оештырылган. Үткән вакыт эчендә ул дөньякүләм зур казаныш алды.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

24 апрель – яшьләрнең Халыкара бердәмлеге көне. Бу уңайдан турыдан-туры эфирда Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова катнаша, республикабыз яшьләренең чит илләрдән килеп, Татарстанда белем алучы яшьләр белән дусларча мөнәсәбәте турында сөйли, тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.

24 апрельдә “Сөембикә” журналының 110 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина һәм бүлек мөхәррире Лилия Гәрәева белән юбилей чаралары турындагы әңгәмә бирелә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – “Тукай сүзе”. Радиокомпозиция.

Кадерле дуслар, хәзер без сезнең игътибарга үтә дә бер кадерле тапшыру тәкъдим итәбез. Ул “Тукай сүзе” дигән радиокомпозиция. Беренчедән, әлеге тапшыруда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре булуы белән кадерле булса, икенчедән, алар Татарстанның халык артисты, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, балалар өчен язылган бихисап әкиятләр авторы, нәфис сүз остасы, шигъри җанлы актер һәм радиобызның якын дусты Хәлим Җәләлов язмасында тәкъдим ителә.

Хәлим Җәләлов – Камал театрының туган тел сагында торучы зур бер шәхесе иде. Аның белән театр каршында узган хушлашу мәрәсимендә яңгыраган төп фикерләрнең берсе иде бу. Аның икенчесен Хәлим Җәләловның якын дусты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов әйтте. Ул Хәлим Җәләловны Тукайның чын варисы дип атады. Чыннан да, Х.Җәләлов бөек шагыйребезнең мирасын төптән белүче иде. Аны популярлаштыру буенча зур эшләр башкарды. Шулар арасыннан берсе – бакыйлыкка күчәренә берничә ай кала, апрель аенда, ул махсус Татарстан радиосына килеп, Г.Тукайның шактый билгеле һәм вакытлар узу белән бераз онытыла төшкән шигырьләрен укыган иде. Ул бу эшкә бик теләп, ялкынланып алынды. Халкыбызны Тукаебыз мирасына тагын бер адым якынайтуга сәбәпче булганына бик сөенде. Тапшыру эфирга чыкканнан соң да ул шактый вакыт илһамланып йөрде, зур рәхмәтләрен җиткерде.

Бүген без менә шушы кадерле язманы 2 олуг шәхесне – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны һәм күренекле актер, нәфис сүз остасы Хәлим Җәләловны искә алып тәкъдим итәбез, чөнки бу аның Татарстан радиосында эшләнгән соңгы язмасы булды. Күрәсең, ул үзенең соңгы көннәре якынлашканын сизгән һәм халкына булган ихтирамын, рәхмәтен, васыятен Тукай шигырьләре аша ирештерергә булган. “Үзем китсәм дә, бу тапшыру фонд киштәләрендә тузан җыеп ятмаска тиеш”, — дип амәнәт итеп калдырды ул аны. Амәнәткә тугрылык саклап, бу тапшыруны бергәләп тыңлыйк.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Ветераннар өчен музыкаль программа.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 –“Тукай сүзе”. Радиокомпозиция.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – “Сердәшханә”.

Һәр ел саен җиргә язлар килә. Язлар килү белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның да туган көнен көтеп алабыз. Бөек Тукаебыз да  язның матур бер көнендә, бөреләр уянган чакта дөньяга аваз салган. Бүген без дә дусларыбыз укуында Габдулла Тукай шигырьләрен тыңлап, аның безгә җиткерәсе фикерләрен ишетик.

18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Сишәмбе, 25 апрель                                                

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45 — “Актуаль интервью”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Актуаль әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 — Россия радиосы тапшырулары.

11.10 — Яңалыклар.

11.20 — “Пар канатлар”.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 — Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Танылган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстанның халык рәссамы Рифкать Мөхәммәд улы Вахитовның   “Хәзинә” милли сәнгать галереясында  күргәзмәсе ачылды.  Кылкаләм остасының әлеге күргәзмәсе  85 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган. Бүген без дә авторның иҗат эшчәнлеге турында сөйләшербез.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Фидакарьләр” проекты. 11 нче тапшыру.

Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.

Студиябезнең чираттагы кунагы — Габделхакова Гөлчәчәк Рәшит кызы. 1975 елның 28 нче декабрендә Балтач районы Чутай авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын 1998 елда Казан шәһәре Мәскәү районыны 102 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 1999 елдан 2011 елга кадәр Балтач районы Чутай төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.  2002 елдан 2011 елга кадәр – Чутай мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары.

Габделхакова Гөлчәчәк Рәшит кызы 2011 елдан Казан шәһәре Совет районы 90 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Югары категорияле укытучы, укучылары шәһәр, республика, халыкара олимпиадалар, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, фәнни-гамәли конференция җиңүчеләре.

Габделхакова Гөлчәчәк Рәшит кызы 2012 һәм 2013 елларда “Иң яхшы укытучы” республика конкурсы җиңүчесе.

2016, 2017 һәм 2018 елларда “Укытучы-эксперт” гранты иясе.

2014 һәм 2020 елда Россия Федерациясе “Мәгариф” өстенлекле милли проекты гранты җиңүчесе.

2019 елда Ризаэддин Фәхретдин премиясе лауреаты.

2020 елда Мәгарифтә ирешкән уңышлары өчен Габделхакова Гөлчәчәк Рәшит кызына 2020 елда Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелә.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.20 – “Иминлек хакына”.

18.30 – Мансур Мозаффаров. “Тукай истәлегенә”. Симфоник поэма.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 26 апрель 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

Татарстанда «Автобус» операциясе бара.
Республикада быел юл эшләренә 250 млрд сум тоту планлаштырыла.
«Яшел сигналга сәяхәт» дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханга электр самокатларын куллану кагыйдәләрен кертте.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – “Иминлек хакына”.

7.20 — Туры элемтә.

26 апрель — мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Казанда төрле чаралар үткәрелә. Тапшыруда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мөдәррис Әгъләмов иҗат иткән “Тукайдан хатлар” поэмасы күренекле актерлар укуында бирелә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20  — “Актуаль әңгәмә”.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар”. Моноспектакль.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар”. Моноспектакль.

15.55 — Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар.

Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Хәзер без сезне “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга тәкъдим итәбез.  Без аны Габдулла Тукай шигырьләренә башкарыла торган халык көйләре, композиторларыбыз әсәрләреннән һәм татар шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләреннән төзедек.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе, 27 апрель 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – “Актуаль әңгәмә”.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – Татарстан: милли проектлар.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигъри

митингтан репортаж.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигъри митингтан репортаж.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 — “Газиз тавышлар”. Илһам Шакиров язмалары.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.                                                                    

 

Җомга, 28 апрель

6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә. Яз җитүгә күпләребез табигатькә чыгарга, ял итәргә омтыла. Табигать, без яши торган әйләнә-тирә мохит  — безнең өчен әманәт булып тора. Без аңа карата сакчыл карашта торырга тиеш. Дин бу мәсьәләгә ничек карый? Бу хакта Казанның «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин белән сөйләшербез.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.

11.30 – А.С. Пушкинның 225 еллыгына.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Яңалыклар (Россия  радиосы) 

13.10 — «Татарстан дулкынында». “Җыр чишмәләре”.

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Фидакарьләр” проекты. 7 нче тапшыру. (Кабатлау)

Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре белән таныштырабыз. Бүген алдагы тапшыруларыбызның берсендә башлаган теманы – балалар бакчасында туган телгә өйрәтү темасын дәвам иттерәбез Студиябезнең чираттагы кунагы — Хәкимова Сиринә Ибраһим кызы. Арча районы Яңа Кишет авылында туа. 1990 елда Арча педагогика училиесының башлангыч сыйныф укытучылары бүлеген тәмамлый. 1992 елга кадәр Арча районының Иске Ашыт авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1992 елдан 2006 елга кадәр Казан шәһәре Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасында төркем тәрбиячесе. 2006 елдан 2012 елга кадәр шул ук бакчада татар теленә өйрәтү тәрбиячесе булып эшли. 2012 елдан – 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе (методисты).

Сиринә Ибраһим кызы Хәкимова балаларга тәрбия һәм белем бирүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы һәм “Күкрәк билгесе” белән бүләкләнгән.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Эстрада музыка концерты.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

 Шимбә, 29 апрель

8.10 – Роберт Әхмәтҗанов әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Кадерле дуслар! Безнең халыкта «Көнне ничек башлап җибәрсәң, ул шулай дәвам итә» — дигән бер ышану яши. Менә без дә эфирдагы эшебезне күңелне сафландыра торган бер тапшыру белән башлап китәргә булдык. Хәзер игътибарыгызга күренекле шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗанов шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль клмпозиция тәкъдим итәбез. Тапшыру барышында сез шагыйрьнең гомер юлына, иҗатына кагылышлы мәгълүмат белән дә танышырсыз.

Композициядә радиобыз фондында сакланучы язмалар һәмм Роберт Әхмәтҗановны искә алып үткәрелгән кичәләрдән фрагменилар кулланылды.

9.00 —  Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – “Гөлбакча”.

         Апрельнең соңгы көннәре якынлашты.  Тагын бер көннән  бергәләп беренче май – бәйрәмен билгеләп үтәрбез. Бүген  без дә апрельнең соңгы көнен озатып, табигать кочагына сәяхәт итәрбез.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

Бу атнада Татарстан Рәисе эш визиты белән Үзбәкстанга барды.
Республикабызда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны , гадәттәгечә, зурлап билгеләп үттек.
Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды булды.
Май ае бәйрәмнәргә бай. Ике көннән Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Ә 9 май – аеруча кадерле булган Җиңү бәйрәме.

10.55 — Реклама, һава  торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.

11.25 – Татар халык җырлары.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. «Безнең заман каһарманнары». 6-нчы тапшыру.

Без бүген Казанда яшәүче Гөлүсә һәм Фидаил Сабировлар янына кунакка килдек. Ачык йөзле, тыйнак Сабировлар күркәм татар гаиләсенең бик күп сыйфатларын үзләрендә туплаган парлар. Авылда туып-үсеп шәһәрдә оя коргач та, туган телләренә ихтирамны, хезмәт сөючәнлекне, тырышлыкны онытмаганнар. Балаларын да шул рухта тәрбияләргә омтылалар.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның якты истәлегенә.

Халык күңеленә мәңге онытымаслык булып кереп калган моң иясе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовны искә ала торган көннәребез. Ул 1939 елның 28 апрелендә дөньяга килгән, кичә аның туган көне иде. Рафаэль Ильясов — Татарстан радиосы коллективы һәм безнең күп санлы тыңлаучыларыбыз өчен аеруча якын, кадерле исем, чөнки ул яраты гасырдан артык шушы радиода хезмәт итте, аның музыкаль редакциясен җитәкләде. Шуңа күрә дә хәзер игътибарыгызга тәкъдим ителә торган тапшыру “Моң сагында” дип атала. Аның авторы – музыка белгече Гөлназ Гыйльми.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Якшәмбе, 30 апрель

8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Көмеш кыңгырау”.

Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышын балалар җырларыннан әзерләдек. Иртәгә без1 май бәйрәмен каршылыйбыз. Май аеның якты кояшы җыр- моңнарыбызга кушылып күңелләрегезне иркәләсен.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Ял концерты.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.

“Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион конкурсының йомгаклау концертыннан репортаж. 1 нче өлеш.

“Татар сүзе”… соңгы араларда бу исем матбугатта, халык сөйләмендә иң еш кулланыла торган, популяр сүзләрнең берсенә әверелеп китте. Чыннан да “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз конкурсы инде берничә ел рәттән үткәрелә һәм анда ел саен меңнәрчә һәм меңнәрчә кеше катнаша. Ул инде гади бер бәйге-ярыш кына булып калмыйча, милләтебезнең көчен-куәтен, рухын, киләчәккә ышанычын чагылдыручы көзге булып хезмәт итә.

Быел әлеге конкурс өченче тапкыр үткәрелде. Бу юлы аның зур бер үзенчәлеге бар, ул беренче тапкыр телевизион форматта оештырылды. Мондый формат, әлбәттә, башкаручыларның шушы хасияткә туры килүен таләп итә, шуңа күрә чараны үткәрү “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенә йөкләнгән иде, һәм анда эшләүче коллегаларыбыз бу эшне чын мәгънәсендәге профессиональ югарылыкта тормышка ашырдылар. Конкурс Татарстан Республикасы Рәсиме каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренң туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

Апрель – шигърият ае якынлашып килгән көннәрдә Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең йомгаклау чарасы, ягъни Гала-конөерты үткәрелде. Хәзер без сезнең игътибарыгызга менә шул концерттан алынган язма тәкъдим итәбез. Ул зур күләмле, шуңа күрә без аны өч өлешкә бүлеп игътибарыгызга тәкъдим итәрбез. Хәзер башлап җибәрсәк, дәвамы бүген 15 сәгать 10 минутта һәм 16 сәгать 10 минутта эфирга бирелер.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион конкурсының йомгаклау концертыннан репортаж. 2 нче өлеш.

Бүген “Татарстан дулкынында” программасында без сезне “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концертында ясалган чыгышлар белән таныштыра башлаган идек. Хәзер шул эәебезне дәвам иттерәбез.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

16.10 – “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион конкурсының йомгаклау концертыннан репортаж. 3 нче өлеш.

Бүген “Татарстан дулкынында” программасында, аннары узган эфир сәгатендә без сезне “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концертында ясалган чыгышлар белән таныштыра башлаган идек. Хәзер шул эшебезне дәвам иттерәбез.

17.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Понедельник, 24 апреля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Прямой эфир.  Гость студии – зам.министра по делам молодежи РТ Айгуль Сабирова.

8.00-11.10 Трансляция радио России.

11.10 «Слово Тукая». Радиокомпозиция. 1 часть.

11.55 Прогноз погоды.  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 «На волне Татарстана». Музыкальная программа по письмам ветеранов.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 «Слово Тукая». Радиокомпозиция. П часть.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 «Собеседник». Стихи поэта Габдуллы Тукая читают подростки.

18.40 «С песней по жизни».

18.55 Реклама, прогноз  погоды,  программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

Вторник, 25 апреля

6.00-8.00 “Новый день”.  Новости России и Татарстана.  

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.      

7.00  Вести радио России.

7.10     1. О голосовании по благоустройству общественных пространств.

  1. О мероприятиях ко дню родного языка.

8.00-11.10  Трансляция  радио России.

11.10  Новости.

11.20 «По следам добрых дел».

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 “На волне Татарстана».  «Разговор о прекрасном». Запись с открытия выставки

народного художника РТ Рифката Вахитова (к 85-летию).

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10  Новости.

15.20 Проект “Самоотверженные”. 11-я передача.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10  Новости.

18.20 «Вместе за безопасность».

2023 год юбилейный для отрядов Юных инспекторов движения. В этом году движению ЮИД  исполнилось 50 лет. Вот как оценивает эффективность мероприятий ЮИД главный госавтоинспектор Татарстана Рустем Гарипов.

История создания автокресел для детей.

В этом году по НП БКД планируется выполнить работы на автомобильных дорогах общего пользования регионального и местного значения общей протяженностью более 283 км.О мероприятиях по повышению БДД в местах концентрации ДТП расскажет начальник управления автомобильных дорог Минтранса РТ Олег Казённов

18.30 Мансур Музаффаров. “Памяти Тукая ”. Симфоническая поэма.

18.55  Реклама, прогноз погоды, программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

Среда, 26 апреля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Перекресток».

6.50, 7.50, Реклама, прогноз   погоды.

7.00 Вести радио России.

7.10 «Вместе за безопасность».

7.20 Сегодня день памяти Г.Тукая. Поэма Мударриса Аглямова.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10 «Актуальное интервью».

11.55 Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. Габдулла Тукай. “ Оставшиеся в памяти”.

Моноспектакль. 1 часть.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Габдулла Тукай. “ Оставшиеся в памяти”. Моноспектакль. П часть.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Песни на стихи Габдуллы Тукая.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

Четверг, 27 апреля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  «Мгновения музыки».

6.45 «Перекресток».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10 Интервью с руководителем Центра Обслуживания Потребителей «Сетевой компании»

Лилией Камалютдиновой.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10 Новости.

11.20 Татарстан: национальные проекты.

11.55  Реклама, прогноз погоды.

12.10-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». Репортаж с праздника поэзии, посвященного к дню рождения

Г.Тукая. 1 часть.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Репортаж с праздника поэзии, посвященного к дню рождения Г.Тукая. П часть.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 «Знакомые мелодии». Записи Ильгама Шакирова.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00  Трансляция радио России.

                                   Пятница, 28 апреля

6.00-8.00 “Утренний луч”. Новости России и Татарстана.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Роль религии в воспитании  личности.

8.00-11.10 Трансляция  радио России.

11.10 Новости.

11.20 Вести ПФО.

11.30 К 225-летию А.С.Пушкина.

11.55 Реклама, прогноз погоды.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  «На волне Татарстана». “Песенные родники”.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 Проект «Самоотверженные». 12-я передача.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10  Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт эстрадной музыки.

18.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

                                   Суббота, 29 апреля

8.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Роберта Ахметзянова.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 “Цветник”.

10.30  “7 дней”. Итоги недели.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 “Я учу папу”. Радиосериал.

11.25  Татарские народные песни.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана». «Герои нашего времени». 6-я передача

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Репортаж с заключительного концерта Международного телевизионного конкурса

мастеров художественного слова. 1 часть.

16.00 Трансляция радио России.

                                   Воскресенье, 30 апреля

8.10 «Между Волгой и Уралом». Объединенный радиожурнал семи республик.

Сегодня расскажем о героях прошлого и нашего времени, о национальных культурах и их развитии в 21 времени, и конечно же речь пойдет о ближайших праздниках.

9.00-10.10 Трансляция  радио России.

10.10  «Серебряный колокольчик».  Встречаем праздник 1 мая.

10.30  «7 дней». Обзор событий.

Президент России Владимир Путин обратился к участникам церемонии открытия стелы обратного отсчета «300 дней до начала турнира «Игры будущего» в 2024 году в Казани».

KazanForum станет новой ступенью в развитии сотрудничества между Россией и странами исламского мира. Об этом заявил Раис Республики Татарстан Рустам Минниханов на заседания организационного комитета по подготовке и проведению XIV Международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum». Заседание провел заместитель Председателя Правительства РФ, председатель оргкомитета Марат Хуснуллин.

Состоялся  рабочий визит Раиса Татарстана Рустама Минниханова в Узбекистан. Прошли его  встречи с руководством Узбекистана, в том числе с президентом Шавкатом Мирзиеевым.

В Казани состоялся XX Всероссийский съезд уполномоченных по правам ребенка в субъектах Российской Федерации, посвященный реализации права несовершеннолетних на охрану здоровья.

В Татарстане 26 апреля отметили    День родного языка и 137-летие  со дня рождения Габдуллы Тукая.

В текущих условиях санкционных ограничений мы должны создать все условия для успешной работы наших производителей. Об этом заявил Раис Татарстана Рустам Минниханов на республиканском совещании финансовых, казначейских и налоговых органов РТ по итогам исполнения консолидированного бюджета за 1 квартал 2023 года и задачам на 2023 год.

Торжественная церемония вручения государственных наград Российской Федерации и Республики Татарстан состоялась в четверг в Пушечном дворе Казанского Кремля.Награды вручил Раис Республики Татарстан Рустам Минниханов. Мероприятие было приурочено к празднику Весны и Труда и ко Дню Победы.

Минсельхозпрод РТ: В Татарстане посеяно 1 млн 112 тыс. га или 60% к плану.

 10.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

11.00 Вести  радио России.

11.10 Концерт-отдых.

11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». Памяти народного артиста РТ Рафаэля Ильясова.

15.10 Репортаж с заключительного концерта Международного телевизионного конкурса   мастеров художественного слова. 2 часть.

16.00-16.10 Вести радио России.

16.10 Репортаж с заключительного концерта Международного телевизионного конкурса

мастеров художественного слова. Ш часть.

17.00 Трансляция радио России.

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта