“Фидакарьләр” проекты. 8 нче тапшыру.
Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Студиябезнең чираттагы кунагы — Нәбиуллина Зөлфия Хатыйп кызы. 1959 нчы елның 22 июнендә Кама Тамагы районы Җәмәки авылында дөньяга килә. Тату, ишле гаиләдә үсә. Кызганыч, әлеге авылның бүген урыны да калмаган. Башлангыч мәктәпне күрше Каратал авылына йөреп укый, ә 4 нче сыйныфтан Иске Казиле авылында урта белем ала. Зөлфия Хатыйп кызы югары сыйныфларда укыганда иншалар язарга ярата. 1977 нче елда мәктәпне бетергәч, Казан дәүләт университетының ВМК факультетына документлар тапшырырга киткән җиреннән, Татар филологиясе бүлегенә укырга керергә була. Әдәбиятны ярату аның кыйбласын үзгәртә.
Университетта Зөлфия Хатыйп кызына көчле, һәрберсе татар дөньясында тирән эз калдырган шәхесләр укыта: яраткан язучычы Мөхәммәт Мәһдиев, галимәләр Диләрә Тумашева, Флюра Сафиуллина. Диплом җитәкчесе – әдәбият галиме Альберт Яхин була.
Университетны тәмамлагач, хезмәт юлын 1985 нче елда Казан шәһәре Совет районының 84 нче мәктәбендә башлый. Биредә Зөлфия Хатыйп кызы татар балаларына татар теле һәм әдәбиятын дәрес буларак укыта башлый.
1994 нче елда мәктәпләрдә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары вазифасы кертелгәч, бу вазифаны үти башлый. 2011 нче елда Азино бистәсендәге 167 нче мәктәптә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли башлый. Зөлфия Хатыйп кызы Нәбиуллина 37 ел сайлаган һөнәренә тугры калган фидакарь мөгаллимә.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01