Гөлчәчәк Галиева. “Газзәбану”. Моноспектакль.
Күренекле язучы-прозаик, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлчәчәк Галиеваның тууына 5 февральдә 95 ел. Ул тумышы белән Арча районы Сеҗе авылыннан. Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева гомеренең күп өлешен педагогикага, мәктәпкә һәм балаларга тәрбия бирүгә багышлаган шәхес. Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Гөлчәчәк Галиеваның әдәби таланты бар тулылыгы белән мәктәптән лаеклы ялга чыккач ачылып китә. Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. Аны автор 2001 елда иҗат итә. 2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга. 2009 елда әдибә укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән һәм документаль нигезгә корылган “Газзәбану” әсәрен иҗат итә. Гөлчәчәк Галиеваның тууына 95 ел тулган көннәрдә аның якты рухын искә алып, хәзер игътибарыгызга әлеге әсәр буенча эшләнгән моноспектакль тыңларга тәкъдим итәбез. Аны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров башкара. Моноспектакль мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм режиссер Рамил Һидиятулла тарафыннан эшләнгән.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01