Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан буенча социаль фонд бүлеге февраль аенда медицина хезмәткәрләренә махсус түләүләр күчерә башлый. Белгечнең категориясенә һәм медицина учреждениесе төренә карап, яңа ярдәм чарасының күләме 4 мең 500 сумнан алып, 18 мең 500 сумга кадәр билгеләнә.
21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә концерт була. Чара Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале барышында үткәрелә.
Тинчурин театры «Идегәй» спектакле премьерасы алдыннан күренекле галим Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү чарасына чакыра. «Син сазыңны уйнадың»дип аталган китап тәкъдим итү кичәсе һәм күргәзмә ачылу тантанасы 20 гыйнвар көнне була
Көндезге чыгарылыш.
Казанда Ислам илләренең беренче хоккей турнирында катнашкан 13 ил вәкиле «Ислам илләре хоккеен үстерү берләшмәсе»н оештыру турында килешүгә кул куйды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам илләренең һәм Татарстанның һәвәскәр командалары арасында Казандагы халыкара турнирда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
“Росгвардия”нең Татарстандагы Идарәсендә 2022 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Росгвардиянең Татарстандагы Идарәсе Идел буе округының территориаль идарәләре арасында беренче урынны алган.
21-27 гыйнварда Казанда «Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары» уза. Анда Белоруссия һәм Россиянең 59 төбәгеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бер мең биш йөздән артык спортчы катнаша. Шуларның 95 е – Татарстаннан.
Кичке чыгарылышлар.
Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортта сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр өчен 96 фатир бүлеп бирделәр.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина учреждениеләренә автомобильләр белән тәэмин итүгә сертификатлар тапшырды.
1 нче февральгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын узу өчен гариза бирә ала.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01