ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонслар — Анонсы (02.01.23 — 08.01.23)

01.01.2023 23:18
в 7 дней, 7 көн
Турнир по снежкам и танцы на льду: где и как с пользой провести праздничные выходные?

Дүшәмбе, 2 гыйнвар

 6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

Махсус хәрби операция геройларына югары уку йортларына керү өчен махсус квота булдыру турында закон имзаланды.
2023 елда Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звенога караган оешмаларын модернизацияләү эшләре дәвам иттереләчәк.
8 нче гыйнварга кадәр азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, саклау шартлары һәм яраклылык мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.55 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Дания Гайнетдинова әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.

“”Яңа көн” вакыйгалар манзарасын дәвам иттереп, игътибарыгызга танылган язучы һәм журналист, радиобызның балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар мөхәррире Дания Гайнетдинованың шигырьләреннән һәм җырларыннан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Бүген – шагыйрәнең туган көне.

7.55 – Реклама, һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 — Туфан Миңнуллин. “Акбай, Тәмлетамак һәм бүреләр”. Г.Камал исемендәге ТДАТ спектакленең радиоварианты. 1 нче өлеш.

Кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Акбай, Тәмлетамак һәм эт бүреләре” спектакленең радиовариантын тәкъдим итәбез. Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Марсель Сәлимҗанов. Спектакль өчен музыканы композитор Резидә Ахиярова иҗат иткән. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы Эльвира Зариф, мөхәррир Дания Гайнетдинова тарафыннан 1999 елда язып алынган.

11.55 — Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Әдәби-музыкаль композиция.

Тыңлаучыларыбызны бәйрәм белән котлап, тапшыруның бүгенге чыгарылышында “Яңа елның якты шәмнәре” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Анда кышкы матурлыкка, күңелләрдә бөрелләнгән якты өметләргә багышланган иң матур җырлар һәм шигырьләр урын алды.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 — Туфан Миңнуллин. “Акбай, Тәмлетамак һәм бүреләр”. Г.Камал исемендәге

ТДАТ спектакленең радиоварианты. 2 нче өлеш.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.20 Лирик концерт.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

 Сишәмбе, 3 гыйнвар                                                

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.55 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Хәзер игътибарыгызга халкыбызның легендар шәхесе, күренекле шагыйрь, фронтовик, күп санлы җырлар авторы Мәхмүт Хөсәеннең атаклы музыкантларыбызга һәм композиторларыбызга багышланган шиыгрьләреннән төзелгән радиокомпозиция тәкъдим ителә. Программабыз дәвамында сез шулай ук Салих Сәдәшев, Заһидулла Яруллин, Сара Садыйкова, Имсәгыйль Һилалов һәм Рөстәм Яхин әсәрләрен республикабызның танылган музыкантлары һәм авторларның үз башкаруында ишетерсез. Мәхмүт Хөсәен укуындагы шигырьләр 1980 еллар ахырында язып алынган.

7.55 – Реклама, Һава торышы.

8.00 — Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев иҗатына багышланган кичәдән

репортаж. 1 нче өлеш.

Бүген, 3 нче гыйнварда, халкыбызның рухи дөньясында олы бер вакыйга бар. Татарстанның халык шагыйре, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Юзеевның тууына 90 ел.

Яраткан шагыйребезне олылап, юбилее көннәрендә безнең эфирда аның җырлары яңгырый, әсәрләре тыңлаучы игътибарына тәкъдим ителә. Ә хәзер исә без сезне гаҗәеп кызыклы бер тапшыру тыңларга чакырабыз. Илдар Юзеев иҗатына багышланган кичәдән репортаж.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 — Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев

иҗатына  багышланган кичәдән репортаж. 2 нче өлеш.

Татарстанның халык шагыйре, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулды. Бүген, аның туган көнендә, иртәнге якта без әдипнең иҗатына багышланды “Галиҗанәп шагыйрь!” дигән әдәби-музыкаль кичәдән репортаж башлап җибәргән идек. Шул эшебезне дәвам итәбез.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 — Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев иҗатына багышланган кичәдән

репортаж. 3 нче өлеш.

15.55 — Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.20 – Эстрада концерты.

18.55 — Реклама, һава торышы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 4 гыйнвар 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”. 6.55 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – “Күркәм эшләр эзеннән”. (Биектау районыннан әзерләнгән тапшыру).

Яңа туган 2023 елның да бер-бер артлы көннәрен саный башладык. Барлык тискәре вакыйгаларны, хис-кичерешләрне, мөмкин булганча, узган иске елда калдырдык. Татарстан радиосы да иң яхшы тапшырулары, таныш тавышлары белән бергә 2023 елга атлады. Декабрь аенда башланып киткән яңа сәхифәбез дә яңа елга аяк басты. Шул рәвешле, без күркәм эшләр башкаручылар турында тапшыруларны дәвам итәбез.
Бүгенге чыгарылышыбыз – кечкенә генә авылның фидәкарь кешеләренә багышлана. Кечкенә диюебез – чагыштырмача гына кулланыла торган сүз, әлбәттә. Чөнки без юл тоткан Торнаяз авылы территориясе зур булмаса да, гаять тырыш кешеләре белән дан тота. Дөбьязга ырынып ук торуы сәбәпле, аның башка шундый кечкенә авыллардан өстен ягы бар – ул беркайчан да үзен кимсетелгән, онытылган кебек хис итми.
Дөбьяз юлыннан йөрүчеләр Латыйповларның фермасын яхшы белә. Юл кырыенда гына төзек абзар биналары – аларныкы. Йортларыннан да ерак түгел. Биредә безне сыерларның мөгрәгән тавышлары гына түгел, гүләп торган машиналар да каршы алды. Чөнки терлекләрне ашату, җыештыру, саву һәм идарә итү – роботлар вазыйфасы. Фермер Ленар Латыйпов гаилә эшенең уңышлы баруы турында горурланып сөйли.

7.55 – Реклама, Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Антуан де Сент-Экзюпери. “Нәни принц”. 1 нче өлеш.

Игътибарыгызга Антуан Сент Экзюпериның “Нәни принц” әсәре буенча эшләнгән радиотамаша тәкъдим итәбез. Татарчага Разил Вәлиев тәрҗемәсе. Рольләрне Россиянең атказанган артисты Әзһәр Шакиров һәм Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова башкара. Радиотамаша мөхәррир Дания Гайнетдинова, режиссер Әминә Шаһиәхмәтова тарафыннан эшләнгән.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. “Шәхесләр”.

20 гасыр татар музыкасы тарихында якты эз калдырган Яруллиннар династиясе: өч шәхес — өч дәвер. Тапшыруның бүгенге чыгарылышын нәкъ менә әлеге күренекле композиторларга багышлавыбыз юкка түгел. «Җыен» фонды тарафыннан чыгарыла торган «Шәхесләребез» дигән сериянең берсе композитор Яруллиннар турында. Китап турында тулырак итеп сөйләшү өчен студиягә композитор, музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Айгөл Софийскаяны чакырдык.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 — Антуан де Сент-Экзюпери. “Нәни принц”. 2 нче өлеш.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.20 – Разил Вәлиев шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан әдәби-

музыкаль композиция.

Бүген Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевның туган көне. Әдипне котлап, аның шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардаг төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Шигырьләрне шагыйрь үзе укый.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе, 5 гыйнвар 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”. 6.55 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – 2023 ел – Татарстан республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр

елы.

7.55 – Реклама, һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Туфан Миңнуллин. “Акбай нигә күңелсез?” Г.Камал ис. ТДАТ  спектакленең

радиоварианты. 1 нче өлеш.

Кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Акбай нигә күңелсез” спектакленең радиовариантын тәкъдим итәбез. Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Илдар Хәйруллин. Спектакль өчен музыканы композитор Резидә Ахиярова иҗат иткән.

Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы Эльвира Зариф, мөхәррир Дания Гайнетдинова тарафыннан 1999 елда язып алынган.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Җырчы Ришат Төхвәтуллин.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Туфан Миңнуллин. “Акбай нигә күңелсез?” Г.Камал ис. ТДАТ  спектакленең

радиоварианты. 2 нче өлеш.

15.40 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.20 —  Әдәби-музыкаль программа.

Игътибарыгызга “Аклык иле” дигән радиокомпозиция тәкъдим ителә. Анда шагыйрьләр Гакыйль Сәгыйров, Саҗидә Сөләйманова, Әнәс Исхаков, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре белән бергә сәнгать осталары башкаруныда җырлар яңгырый.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Җомга, 6 гыйнвар 

6.00-8.00 — “ Иртәнге нур  ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

Сезне “Бу мөбарәк җомга иртәсе” дигән музыкаль сәхифә тыңларга чакырабыз. Иртәнге эфирыбызны халкыбызның рухи мирас үрнәкләре – мөнәҗәтләр бизи.

6.55 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры эфир.

Мөселман кешесе дөньяви бәйрәмнәргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Башкалабызның “Рамазан” мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән әңгәмәбез шул хакта.

7.55 – Реклама, һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким  әсәрләреннән әдәби-музыкаль

композиция. 1 нче өлеш.

Сезнең игътибарга “Мәңгелек сусау” дигән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Без аны Сибгать Хәким шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек. Радиокомпозициянең авторы – Раил Садри. Режиссеры – Рамил Һидиятулла.Әсәрләрне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Фоат Галимуллин укый.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 — «Татарстан дулкынында».

Татарстан радиосы дулкыннарында Яңа ел рухы әле дәвам итә. “Яңа ел төнендә, лифт төбендә” дип исемләнгән юмористик радиотамаша да бәйрәм уңаеннан әзерләнде. Анда “Татарстан” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре үзләре катнаша.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 –Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким  әсәрләреннән әдәби-музыкаль

комппозиция. 2 нче өлеш.

15.40 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.20 – Шагыйрь Зөлфәт әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Игътибаргызга күренекле шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Зөлфәт шигырьләре тәкъдим ителә. Аларны Г. Камал исемендәге театр актеры Фәннүр Мөхәммәтҗанов укый. Аннары тапшыру Зөлфәт шигырьләренә язылган җырлар белән дәвам итә.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

 Шимбә, 7 гыйнвар 

 Изге Раштуа бәйрәме 

8.10 – Татарстан халыклары музыкасы концерты.

9.00 —  Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Зәки Зәйнуллин. “Майор Гаврилов”. Моноспектакль.

“Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан бүген игътибарыгызга язучы Зәки Зәйнуллин әсәре буенча эшләнгән “Майор Гаврилов” дигән моноспектакль тәкъдим итәбез. Документаль әсәр батыр милләттәшебез, чыгышы белән Питрәч районы Әлбәдән авылыннан булган Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов биографиясендәге аяныч фактларга нигезләнеп язылган. Аны Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров башкара. Моноспектакль режиссер Рамил Һидиятулла, тавыш операторы Гөлнара Хикмәтуллина һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан әзерләнгән.

10.55 — Реклама, һава  торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 — “Изге Раштуа”.

11.35 – Республиканың татар-керәшен музыкаль коллективлары концерты.

Раштуа бәйрәменә багышланган концерт тыңларга чакырабыз. Без аны керәшен татарларының музыкаль коллективлары чыгышларыннан төзедек. Бөтен республикага данлыклы “Бәрмәнчек” һәм “Сәлам” ансамбленең күмәк чыгышлары һәм аерым солистларның җырлары тыңлаучылар күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Тапшыру кысаларында “Җыр чишмәләре” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителә. Аның баш каһарманы – танылган музыкант һәм популяр җырлар авторы Геннадий Максимов. Кунагыбызның тормыш һәм иҗат юлы турындагы әңгәмә ул иҗат иткән җырлар белән үрелеп бара.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Бәйрәм концерты.

Раштуа бәйрәме уңаеннан әзерләнгән концертыбызда керәшен татарларының иң матур җырлары, керәшен татарларыннан чыгышлы башкаручыларның чыгышлары, авторларның әсәрләре урын алды.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

  

Якшәмбе, 8 гыйнвар 

8.10  —  “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына  багышланган кичәдән репортаж.

1 нче өлеш.

Тапшыруыбызның бүгенге чыгарлышында күңелләребездә бер якты хатирә булып сакланучы вакыйга чагылыш табачак. Сүзебез Габдулла Тукай исемендәне татар дәүләт филармониясендә үткәрелгән “Галиҗанәп шагыйрь” дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклы турында. Татар әдәбиятын барлау һәм  үстерү йөзеннән оештырылган бу чаралар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган теллләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән әзерләнде.

Әлеге кичәләрнең берсе сөекле шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланды. Әйдәгез, хәтерләргә онытылмаслык булып кереп калган шушы кичәне тагын бер тыңлыйк әле.

Без аны менә хәзер башлап җибәрербез. Аннары бүген 11 сәгать 10 минутта һәм 13 сәгать 10 минутта “Татарстан дулкынында” программасында дәвам итәрбез.

10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган кичәдән репортаж.

2 нче өлеш.

Бүген иртәнге якта без Саҗидә Сөләйманованың иҗат кичәсеннән репортаж башлап җибәргән идек. Хәзер шул шушы эшебезне дәвам итәрбез.

Әлеге кичә  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган теллләрен саклау,үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.

Кичәнең сценарий авторы Илсөяр Икъсанова, режиссеры Илдар Хәйруллин. Тамашада Алсу Гайнуллина, Әсхәт Хисмәт, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Резеда Сәлахова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов катнашты.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.  Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына

багышланган кичәдән репортаж. 3 нче өлеш.

Бүген без 10 сәгать 10 минутта Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган кичәдән репортаж башлап җибәреп, 11 сәгать 10 минутта аны дәвам иттергән идек. Хәзер инде кичәнең йомгаклау өлешен тыңларбыз.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган теллләрен саклау,үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән “Галиҗанәп шагыйрь” дигән кичәләр циклы халыкның мәхәббәтен яулады. Шушы кичәләрнең берсе Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланды.

Кичәнең сценарий авторы Илсөяр Икъсанова, режиссеры Илдар Хәйруллин. Тамашада Алсу Гайнуллина, Әсхәт Хисмәт, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Резеда Сәлахова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов катнашты.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Ял концерты.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

16.10 – Татарстан республикасы сәнгать осталары концерты.

17.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Понедельник, 2 января

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.55, 7.55 Реклама, прогноз погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Дании Гайнутдиновой.

8.00-11.10 Трансляция радио России.

11.10 Туфан Миңнуллин. “Акбай, Тәмлетамак һәм бүреләр”. Радиовариант спектакля

ТГАТ им.Г.Камала. 1 часть.

11.55 Прогноз погоды.  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 «На волне Татарстана». Литературно-музыкальная композиция.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Туфан Миңнуллин. “Акбай, Тәмлетамак һәм бүреләр”. Радиовариант спектакля

ТГАТ им.Г.Камала.  П часть.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.20 Лирический концерт

18.55 Реклама, прогноз  погоды,  программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

Вторник, 3 января

6.00-8.00 “Новый день”.  Новости России и Татарстана. 

6.25  “Мгновения музыки”.

6.55, 7.55 Реклама, прогноз   погоды.      

7.00  Вести радио России.

7.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Махмута Хусаина.

8.00-11.10  Трансляция  радио России.

11.10 Репортаж с вечера памяти народного поэта Ильдара Юзеева. 1 часть.

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 “На волне Татарстана». Репортаж с вечера памяти народного поэта Ильдара

Юзеева. 2 часть.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10  Репортаж с вечера памяти народного поэта Ильдара Юзеева. 3 часть.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10  Новости.

18.20 Эстрадный концерт.

18.55 Реклама, прогноз погоды.

19.00 Трансляция радио России.

Среда, 4 января

6.00-8.00 “Новый день”.  Новости России и Татарстана. 

6.25  “Мгновения музыки”.

6.55, 7.55 Реклама, прогноз   погоды.      

7.00  Вести радио России.

7.10 «По следам добрых дел».

8.00-11.10  Трансляция  радио России.

11.10  Антуан де Сент-Экзюпери. “Маленький принц”. 1 часть.

11.55 Реклама, прогноз  погоды, программа передач

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. “Личности”. Композиторы Яруллины.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Антуан де Сент-Экзюпери. “Маленький принц”. 2 часть.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.20 Литературно-музыкальная композиция по стихам Разиля Валиева.

19.00 Трансляция  радио России.

Четверг, 5 января

6.00-8.00 “Новый день”.  Новости России и Татарстана. 

6.25  “Мгновения музыки”.

6.55, 7.55 Реклама, прогноз   погоды.      

7.00  Вести радио России.

7.10 2023 год — Год традиций в РТ.

Выступление депутата Госдумы Ильдара Гильмутдинова о направлениях нацполитики в России, этой передачей мы открываем цикл программ, посвященных проводимому нынче в Татарстане Году национальных культур и традиций.

8.00-11.10  Трансляция  радио России.  

11.10 Туфан Миңнуллин. “Акбай нигә күңелсез?” Радиовариант спектакля ГТАТ

им.Г.Камала. 1 часть.

11.55 Реклама, прогноз  погоды, программа передач

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. “Новогодние встречи”. Певец Ришат Тухватуллин.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Туфан Миңнуллин. “Акбай нигә күңелсез?” Радиовариант спектакля ГТАТ

им.Г.Камала. 2 часть.

15.40 «Я учу папу». Радиосериал.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.20 «В ожидании чуда». Новогодняя литературно-музыкальная программа.

19.00 Трансляция  радио России.

Пятница, 6 января

6.00-8.00 “Утренний луч”.  Новости России и Татарстана. 

6.25  “Мгновения музыки”.

6.55, 7.55 Реклама, прогноз   погоды.      

7.00  Вести радио России.

7.10 “Гомернең һәр мизгеле – зур байлык”. Әхлакый темага әнгәмә.

8.00-11.10  Трансляция  радио России.  

11.10  Литературно-музыкальная композиция по произведениям

Сибгата Хакима. 1 часть.

11.55 Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. “Новогодняя ночь у лифта”. Радиоспектакль.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям

Сибгата Хакима. 2 часть.

15.40  “Я учу папу”. Радиосериал.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.20 Литературно-музыкальная композиция по произведениям поэта  Зульфата.

19.00 Трансляция радио России.

Суббота, 7 января

ПРАЗДНИК РОЖДЕСТВА ХРИСТОВА

8.10 Концерт музыки народов Татарстана

9.00 Трансляция радио России

10.10 Заки Зайнуллин. “Майор Гаврилов”. Моноспектакль.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

11.00 Трансляция радио России.

11.10 “Светлое Рождество”.

Сегодня отмечается один из важнейших православных праздников — Рождество Христово. И сейчас в нашем эфире программа «Светлое Рождество».

В церквях по всему миру проходят праздничные богослужения. В иерархии праздников Русской православной церкви Рождество занимает 2-е место после Пасхи.

Президент России России Владимир Путин встретил православное Рождество в Благовещенском соборе Московского Кремля.

В Татарстане праздничные службы проводятся в 246 храмах и святынях в 42 районах республики. 6 января, в навечерие Рождества Христова, митрополит Казанский и Татарстанский Кирилл совершил вечерню и Литургию в соборе Казанской иконы Божией Матери Богородицкого монастыря.

Затем   в кафедральном соборе Казанской иконы Божией Матери началась  ночная Божественная литургия, ее также возглавил  митрополит Казанский и Татарстанский Кирилл.

К жителям ПФО обратился полномочный представитель Президента России в ПФО Игорь Комаров.

С  Рождеством Христовым жителей Татарстана  поздравил Президент республики  Рустам Минниханов.

Далее в программе —   рождественская  беседа с культурологом Ольгой Пехтелевой – об истории и традициях празднования Рождества.

11.35 Концерт музыкальных коллективов татар-кряшен республики.

12.00 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. “Песенные родники”. Геннадий Максимов.

14.00 Трансляция радио России.

15.10 Праздничный концерт.

16.00  Трансляция радио России.

Воскресенье, 8 января

8.10-9.00 “Между Волгой и Уралом”. Объединенный радиожурнал семи республик.

Наступило второе воскресенье Нового года, многодневный отдых завершается. Вскоре  страна заживет в обычном режиме будней и выходных. А пока – пока еще праздники.

9.00 Трансляция радио России   

10.10 Репортаж с вечера памяти поэта Сажиды Сулеймановой. 1 часть.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа передач

11.00 Трансляция радио России.

11.10 Репортаж с вечера памяти поэта Сажиды Сулеймановой. 2 часть.

12.00 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. Репортаж с вечера памяти поэта Сажиды

Сулеймановой. 3 часть.

14.00 Трансляция радио России.

15.10 Концерт-отдых.

16.00 Трансляция радио России.

16.10 Концерт мастеров искусств РТ.

17.00 Трансляция радио России.

 

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта