Дүшәмбе, 22 август
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә.
Җәйге эссе көннәрдә терлекләр арасында төрле йогышлы авырулар барлыкка килә. Узган атнада ике райондагы җиде хуҗалыкта дуңгызлар арасында төрле авырулар булуы ачыкланды, алардан продукция алу туктатылды. Болар хакында, шулай ук республикабызда эпидемиологик вәзгыять катлауланмасын өчен күрелгән чаралар турында турыдан-туры эфирда “Россельхознадзор”ның Татарстан республикасы буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Узган җомгада Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Яңа уку елында республикабыз мәгариф системасы алдында торган бурычлар турында турыдан-туры эфирда Татарстан республикасы мәгариф һәм фән минстры Илсур Һадиуллин сөйләячәк.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Мостай Кәрим. “Озын-озак балачак”. Моноспектакль
“Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” дигән циклдан Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург, татар-башкорт әдәбияты классигы, Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” дигән әсәре буенча эшләнгән моноспектакль тыңларга чакырабыз. Ул авторның сабый чактагы истәлекләренә нигезләнеп язылган. Моноспектакль күренекле язучы Мостай Кәримнең Татарстан китап нәшриятында чыккан шул исемдәге аудиокитабына нигезләнеп, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм Татарстан радиосы режиссеры Рамил Һидиятулла тарафыннан әзерләнгән. Әсәрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артисты Алмаз Борһанов укый. 7,8 өлешләр.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
Игенчеләргә багышланган музыкаль программа.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 — Мостай Кәрим. “Озын-озак балачак”. Моноспектакль.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – “Сердәшханә”.
Тапшыруыбыз кунагы – күп еллар радиобызда балалар өчен тапшырулар алып барган, бүгенге көндә Төркиядә белем алучы Илүзә Гыйлемҗанова. Аның уй-хыяллары, киләчәккә куйган максатлары турында бергәләп танышыйк.
18.35 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Сишәмбе, 23 август
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 — “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль интервью”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Актуаль әңгәмә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 — Россия радиосы тапшырулары.
11.10 — Яңалыклар.
11.20 — “Пар канатлар”.
Бу көннәрдә халкыбыз өчен мөһим булган берничә бәйрәм билгеләп үтелә. 30 август — Республика һәм шәһәр көне. 1 сентябрь – Белем көне, яңа уку елы башлана. Боларга безнең өчен мөһим булган тагын бер истәлекле дата өстәлә. “Пар канатлар” тапшыруы эфирга чыга башлаганга 1 сентябрьдә 35 ел. Татарстан дәүләт радиосының 90 еллыгы билгеләп үтелгән елда тапшыруыбызның 30 еллыгына багышланган бәйрәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелгән иде. Анда танылган гаиләләр, тапшыруыбызның төрле еллардагы геройлары белән бергә республикабыз җитәкчелеге дә катнашты. Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин анда чыгыш ясап, үз фикерләрен белдергән иде. Тапшыру эфирга кабатлап бирелә.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 — Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам, реставратор Айдар Хисамов тууына 60 ел һәм шулай ук кылкаләм осталарының игезәк туганы Нияз Хисамовка 60 яшь тулу уңаеннан хәтер яңартырбыз.
Тапшыруыбызның икенче өлешендә Төмәндә яшәп иҗат итүче журналист Бибинур Сабирова белән әңгәмә тыңлый аласыз.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – Концерт.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 — Яңалыклар.
18.20 – “Иминлек хакына”.
18.30 – Хәдичә Гыйниятова язмалары.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Чәршәмбе, 24 август
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Актуаль әңгәмә”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Иминлек хакына”.
7.20 – Туры элемтә.
Җәй – терлекләрдән мул продукция алу чоры. Җиде ай нәтиҗәләре буенча күпчелек районнар планнарны арттырып үтәделәр. Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Наил улы Гарипов белән әңгәмә терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән алдынгы районнар, югары нәтиҗәләргә ирешүче терлекчеләр турында.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 — “Актуаль әңгәмә”.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
“Шәхесләребез” сериясеннән “Мәҗит Гафури” китабының төзүчесе — филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева белән әңгәмә.
“Җыен” фонды тарафыннан чыгарыла торган “Шәхесләребез” дигән сериядән чыккан китаплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Тапшыруның бүгенге чыгарылышында без татар-башкорт әдәбияты классигы, күренекле язучы Мәҗит Гафурига багышланган фәнни-популяр җыентык турында сөйләшербез.
Студиябез кунагы – Мәҗит Гафурига багышланган җыентыкны төзүче – филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – “Яшьлек аланы”.
Яшь композитор Миләүшә Хәйруллина белән очрашу.
15.55 — Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 — Яңалыклар.
18.25 – Фасил Әхмәтов әсәрләре.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Пәнҗешәмбе, 25 август
6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.45 — “Юллар чатында”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – “Актуаль әңгәмә”.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – Татарстан: милли проектлар.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Тапшыруыбыз кунагы – композитор Эльмир Низамов.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Яңалыклар.
15.20 — “Офыклар”.
Республикабызда урып-җыю эшләре уңышлы дәвам итә. Ындыр табакларына һәм амбарларга мул булып югары сыйфатлы яхшы ашлык кайта. Урып-җыюны тиз һәм яхшы сыйфатлы итеп үткәрүгә уңай һава шартлары да ярдәм итә. Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Әнвәр улы Садыйков турыдан-туры эфирда республикабыз кырларындагы бүгенге вәзгыять, алдынгы комбайнчылар, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл эшчәннәренә карата күрелә торган кызыксындыру чаралары турында сөйләячәк.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 — Драма артистлары концерты.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Җомга, 26 август
6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.
6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.
6.50 — Реклама.
6.58 — Һава торышы.
7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
7.10 – Туры элемтә.
7.50 — Реклама.
7.58 — Һава торышы.
8.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Яңалыклар.
11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.
11.30 – Татарстанда яшәүче халыклар телләрендә Ватан турында җырлар.
11.55 – Реклама, һава торышы.
12.00 – Яңалыклар (Россия радиосы)
13.10 — «Татарстан дулкынында».
“Җыр чишмәләре”. Рөстәм Сәрваров.
14.00 — Россия радиосы тапшырулары.
15.10 – Яңалыклар.
15.20 – Концерт.
15.55 – Реклама, һава торышы.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
18.10 – Яңалыклар.
18.25 – Марат Кәбиров шигырьләренә җырлар.
18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
19.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Шимбә, 27 август
8.10 – Гарифҗан Мөхәммәтшин әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 — “Язучылар — балаларга”.
Татарстан китап нәшриятында соңгы елларда балалар өчен шактый кызыклы да мавыктыргыч та китаплар басылып чыга. Шуларның кайберләре белән нәшриятның балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты мөхәррире, шагыйрь Рифат Сәлах таныштыра.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
Бу атнада Казан Экспода «Сообщество» форумы булды.
Республикага Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков килде.
Кырларда кызу урак өсте.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Татар халык көйләре.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
Игътибарыгызга Татарстан радиосы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган “Фәнсөярләр клубы” проектының чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителә. Студиябездә кунакта ясалма интеллект белгече, югары белемле икътисадчы Сәйдәш Мифтахов. Әлеге әңгәмәдән ясалма интеллектның ни икәнлеге, аның татар дөньясы өчен файдасы турында белә аласыз. Яшь кенә булуына карамастан, Сәйдәш үзе дә кызыклы шәхес. Аның фикер йөртеше, дөньяга карашлары сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз.
13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – “Әдәбиятыбыз сәхифәләре”. Госман Гомәр. “Чия чебене”. Хикәя.
“Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан без сезне язучы һәм журналист Госман Гомәрнең “Чия чебене” дигән әсәре нигезендә эшләнгән радиокомпозиция тыңларга чакырабыз. Аны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан башкара. Режиссеры — Әлфинур Хисами.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Якшәмбе, 28 август
8.10 — “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән
радиожурналы.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 — “Көмеш кыңгырау”.
Бу көннәрдә безнең кулыбызга «Салават күпере» журналының август ае саны килеп керде. Бүген без дә журнал битләрен бергәләп ачып кызыклы язмалар, башваткычлар һәм башка уен- сәхифәләре белән бергәләп танышырбыз.
10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.
10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 — Ял концерты.
11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 — “Татарстан дулкынында”. Г. Ибраһимовның “Казакъ кызы” романы буенча яңа радиоспектакль эфирга әзерләнә.
Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышы — якынлашып килүче олы бер вакыйганың алхәбәре булыр. Даими тыңлаучылар, әлбәттә, белә Татарстан радиосында классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” романы буенча эшләнгән радиоспектакльнең премьерасы эфирга әзерләнә. Күп серияле әлеге спектакль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен, һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләлре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.
Тапшырубызда спектакльнең фәнни киңәшчесе, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин катнаша. Аның белән әңгәмәдә шушы әсәрнең – “Казак кызы” романының төрки халыклар әдәбиятында тоткан урыны һәм безнең көннәрдәге әһәмияте турында сүз булыр.
13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – “Тел күрке – сүз”.
Бүген без сезне Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең «Сүз көче» дип исемләнгән язмасы белән таныштыруыбызны дәвам итәрбез.
Язучының төп эш коралы – тел. Ул үзенең уй-фикерләрен, хисләрен укучыга дөрес һәм тулы итеп аңлату өчен гомере буе каләмен чарлый, ягъни тел гыйлемен камилләштерә. Әнә шуңа күрә дә гомерләрен әдәби иҗатка багышлаган язучыларны без чын мәгънәсендәге тел галимнәре дип әйтә алабыз. Нәкъ шул рәвешчә, Гәрәй Рәхим дә тел дигән могъҗиза белән эш иткәндә күп тапкырлар аның эченә яшерелгән серләрне ачкан, сузләрнең без моңа кадәр башыбызга да китереп карамаган яңа семантик сурүләренә тап булган. Һәм үзенең шушы ачышларын озак еллар дәвамында кәгазьгә теркәп барган. 2021 нче елда, бакыйлыкка күчәр алдыннан Гәрәй Рәхим гомере буе туплаган шушы белемен безнең белән бүлешергә булды. Узган елның җәендә «Тел күрке – сүз» тапшыруына «Сүз көче» дигән күләмле язма алып килде. Бүгенге тапшыруда, инде әйткәнебезчә, без шушы хезмәт белән танышуны дәвам иттерербез. «Таныш исемле күршеләр» дип исемләнгән мәкаләне Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укый.
15.35 – Рөстәм Мингалим. “Соңгы чиктә”.
Без сезнең игътибарга шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим әсәре буенча эшләнгән “Соңгы чиктә” дигән радиотамаша тәкъдим итәбез. Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары – Илдус Әхмәтҗан, Наилә Гәрәева, Ирек Баһман, Наил Дунаев, Хәлим Җәләлов, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Айдар Хафизов һәм Луара Шакирҗанова башкаралар.
Айдар Хафизов алып бара.
Музыкаль бизәлештә композиторлар Мансур Мозаффаров һәм Эдуард Артемьев әсәрләре кулланылган.
Радиотамаша Татарстан радиосы студиясендә режиссер Фәрит Җәләй, тавыш операторы Гөлсинә Дәүләтшина, мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан 1994 елда магнитофон язып алынган.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
16.10 — Рөстәм Мингалим. “Соңгы чиктә”.
17.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Понедельник, 22 августа
6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.
6.25 “Мгновения музыки”.
6.45 «Перекресток».
6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.
7.00 Вести радио России.
7.10 Прямой эфир. Гость студии – начальник отдела Госветнадзора РТ Идрис Гатин.
8.00-11.10 Трансляция радио России.
11.10 Мустай Карим. «Долгое-долгое детство». Моноспектакль. 7 часть
11.55 Прогноз погоды. Реклама, погода.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 «На волне Татарстана». Музыкальная программа, посвященная хлеборобам.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Мустай Карим. «Долгое-долгое детство». Моноспектакль. 8 часть.
16.00-18.10 Трансляция радио России.
18.10 Новости.
18.25 «Собеседник». Гость студии – студентка Анкарского университета (Турция)
Илюза Гилемьянова.
18.40 «С песней по жизни».
18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
19.00 Трансляция радио России.
Вторник, 23 августа
6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана.
6.25 “Мгновения музыки”.
6.45 «Новости АПК».
6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.
7.00 Вести радио России.
8.00-11.10 Трансляция радио России.
11.10 Новости.
11.20 “Пар канатлар”. К 35-летию программы.
11.55 Реклама, погода.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». Творческие портреты художников
Айдара Хисамова и Нияза Хисамова.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Новости.
15.20 Концерт.
15.55 Реклама, прогноз погоды.
16.00-18.10 Трансляция радио России.
18.10 Новости.
18.20 «Вместе за безопасность».
На республиканском августовском совещании работников образования и науки обсудили вопросы профилактики детского дорожно-транспортного травматизма.
Временно исполняющий обязанности начальника УГИБДД МВД по Республике Татарстан Рустем Гарипов рассказал, что благодаря взаимодействию с работниками образования детский дорожно-транспортный травматизм в Татарстане имеет тенденцию к сокращению. Рустем Гарипов отметил, что по сравнению с прошлым годом число ДТП снизилось на 25 фактов, погибших – на 2 ребенка, раненых – на 44.
С начала 2022 года автоинспекторами пресечено 45 фактов дачи взятки.
Завершилось профилактическое мероприятие «Ремень безопасности».
А с 11 по 20 августа на территории республики прошло профилактическое мероприятие «Автобус».
17 августа в Казани женщина, управлявшая автомобилем «Фольксваген» совершила наезд на 50-летнего велосипедиста, двигавшегося в попутном направлении.
Сотрудники ГИБДД задержали сбытчика наркотика.
Полиция поддержала идею маркировки лекарств, которые нельзя употреблять за рулем.
Камеры фото и видеофиксации бывают 3 видов: стационарные, мобильные и передвижные.
18.30 Концерт из записей Хадичы Гиниятовой.
18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
19.00 Трансляция радио России.
Среда, 24 августа
6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.
6.25 “Мгновения музыки”.
6.45 «Актуальное интервью».
6.50, 7.50, Реклама, прогноз погоды.
7.00 Вести радио России.
7.10 «Вместе за безопасность».
7.20 Беседа с зам.министром с/х и продовольствия РТ Ленаром Гариповым.
8.00-11.10 Трансляция радио России.
11.10 Новости.
11.20 «Актуальное интервью».
11.55 Реклама, погода.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана”. Беседа с составителем книги “Мазит Гафури”
из серии “Личности” Айгуль Ганиевой.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Новости.
15.20 «Время молодых». Встреча с молодым композитором Миляушей Хайруллиной.
Гость программы — Миляуша Хайруллина — лауреат всероссийских и международных конкурсов, выпускница Казанской государственной консерватории имени Назиба Жиганова, композитор о своей победе с произведением «Кави Сарвар» на Всероссийской конкурсе «Партитура», творческой жизни композитора и том, как продвигать сегодня свою музыку.
16.00-18.10 Трансляция радио России.
18.10 Новости.
18.25 Произведения Фасиля Ахметова.
18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
19.00 Трансляция радио России.
Четверг, 25 августа
6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.
6.25 “Мгновения музыки”.
6.45 «Перекресток».
Госавтоинспекция и ГБУ «Безопасность дорожного движения» провели традиционный День первоклассника.
В целях предупреждения детского дорожно-транспортного травматизма с 22 августа по 11 сентября в Республике Татарстан проходит профилактическое мероприятие «Внимание – дети!».
В Высокогорском районе три человека погибли, врезавшись на квадроцикле в дерево.
Госавтоинспекцией города Казани совместно с кикшеринговой компанией проведено очередное мероприятие, направленное на профилактику дорожно-транспортных происшествий с участием лиц, использующих средства индивидуальной мобильности
В рамках профилактического мероприятия «Встречная полоса», проведенного с 18 по 24 августа и направленное на пресечение административных правонарушений, связанных с выездом на встречную полосу выявлено 22 нарушения по ч. 4 ст. 12.15 КоАП РФ.
Общественный транспорт Казани будет работать в усиленном режиме в День города и республики. 30 августа на маршрутах увеличат количество подвижного состава, а также с 20.30 организуют спецподачу автобусов. Планируется, что наземный транспорт будет курсировать до 23.30, а метро останется работать по прежнему графику.
6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.
7.00 Вести радио России.
7.10 Актуальные вопросы развития Татарстана:
8.00-11.10 Трансляция радио России.
11.10 Новости.
11.20 Татарстан: национальные проекты.
11.55 Реклама, прогноз погоды.
12.10-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». Гость программы – засл.деятель искусств РТ,
композитор Эльмир Низамов.
Гость программы Эльмир Низамов — пианист и композитор, заслуженный деятель искусств Республики Татарстан, лауреат премии Президента Российской Федерации для молодых деятелей культуры, член Союза композиторов России, член Союза композиторов Республики Татарстан.
Темой нашей программы стала постановка «Кара Пулат».
Показ оперы «Кара Пулат» («Черная палата») композитора Эльмира Низамова на либретто Рената Хариса состоялся 12-13 августа на территории Болгарского музея-заповедника. Спектакль прошел в формате open-air с использованием современных технологий на фоне Черной палаты – памятника золотоордынского зодчества XIV века.
Возобновление спектакля приурочено к празднованию 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Новости.
15.20 «Горизонты». Прямой эфир. Гость студии – начальник отдела земледелия
Минсельхоза РТ Ирек Садыков.
16.00-18.10 Трансляция радио России.
18.10 Новости.
18.25 Концерт артистов драмы.
18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
19.00 Трансляция радио России.
Пятница, 26 августа
6.00-8.00 “Утренний луч”. Новости России и Татарстана.
6.25 “Мгновения музыки”.
6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.
7.00 Вести радио России.
7.10 Роль религии в воспитании личности.
8.00-11.10 Трансляция радио России.
11.10 Новости.
11.20 «Вести ПФО».
11.30 Песни о родине — на языках народов Татарстана.
11.55 Реклама, прогноз погоды.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 «На волне Татарстана». “Песенные родники”. Рустам Сарваров.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Новости.
15.20 Концерт.
15.55 Реклама, прогноз погоды.
16.00-18.10 Трансляция радио России.
18.10 Новости.
18.25 Песни на стихи Марата Кабирова.
18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
19.00 Трансляция радио России.
Суббота, 27 августа
8.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Гарифзяна Мухаметшина.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 “Писатели-детям”. Рубрика “Новая книга – новый друг”.
10.30 “7 дней”. Итоги недели.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 “Я учу папу”. Радиосериал.
11.25 Татарские народные песни.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». “Научный радиоклуб”. Гость студии — It-специалист,
выпускник ВШЭ РЭШ, университета Роттердама Сайдаш Мифтахов.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 “Литературные страницы”. Гусман Гумар. “Вишневая муха”. Рассказ.
16.00 Трансляция радио России.
Воскресенье, 28 августа
8.10 «Между Волгой и Уралом». Объединенный радиожурнал семи республик.
Наши корреспонденты продолжат рассказывать об оказываемой помощи жителям Донбасса и о праздновании в республиках Дня государственного флага России, сегодня прозвучат подробности торжеств в день 100-летия Республики Коми и проведения в Казани регионального форума «Сообщество», тема которого «Россия: многообразие культур, единство граждан». Расскажем и о подготовке к скорому началу нового учебного года.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 «Серебряный колокольчик». «Путешествие в мир детства».
10.30 «7 дней». Обзор событий.
Около 1000 делегатов, представители порядка 70 субъектов России приняли участие в форуме «Сообщество».
С большим успехом прошли Дни Республики Татарстан в Москве.
В рамках рабочей поездки в Москву Президент Татарстан Рустам Минниханов встретился с Министром Иностранных дел Сергеем Лавровым. Министр вручил Президенту Нагрудный знак Министерства иностранных дел Российской Федерации «За вклад в международное сотрудничество».
В эти дни в столице Татарстана проходят два масштабных мероприятия — Казанский глобальный молодежный саммит и V Глобальный форум молодых дипломатов.
В Казанском Кремле состоялся торжественный приём, посвященный чествованию лучших семей Республики Татарстан.
Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов встретился с руководством, игроками и тренерским штабом хоккейного клуба «Ак Барс».
Председатель Государственного совета Татарстана Фарид Мухаметшин встретился с делегацией Луганской Народной Республики.
Заинский муниципальный район посетил с рабочей поездкой Премьер-министр Республики Татарстан Алексей Песошин. Вместе с вице-премьером — министром сельского хозяйства и продовольствия Татарстана Маратом Зяббаровым он ознакомился с темпами уборочной кампании и встретился с местными аграриями.
В Татарстане собрано 4 млн тонн зерна.
Рустам Минниханов призвал к соблюдению санитарно-эпидемиологических требований в связи с ростом заболеваемости.
Рустам Минниханов выступил на открытии V Глобального форума молодых дипломатов в Казани.
Рустам Минниханов на открытии «Квартала юстиции» в Казани: Этот проект – не единственный, он – пилотный, стартовый.
Президент Татарстана принял участие в мотофестивале «Два Кремля».
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 Концерт-отдых.
11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». “Скоро премьера!” О ходе постановки радиоспектакля
“Казакъ кызы” (“Дочь степей”) по роману Г. Ибрагимова.
15.10 “Уроки родного языка”.
15.35 Рустем Мингалимов. “У последней черты». 1 часть.
16.00-16.10 Вести радио России.
16.10 Рустем Мингалимов. “У последней черты». П часть.
17.00 Трансляция радио России.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»