Иртәнге чыгарылыш.
Казанда Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең алтмышынчы утырышы булды.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының киңәйтелгән утырышын уздырды.
Донбасстагы махсус операия һәм аның бурычларын республиканың фән эшлеклеләре шәрехли. “Теге яки бу халыкны кысырыклау мәсьәләсе бөтендөнья өчен бик зур әһәмияткә ия. Без Нюрнберг процессын, икенче Бөтендөнья сугышындагы процессларны һич онытырга тиеш түгел. Украинада гына түгел, ә теләсә кайсы илдә милләтчелек идеологиясеннән, милләтчелек режимын хуплаучылардан сакланырга, аңа җәелергә ирек бирмәскә кирәк», — диде фәлсәфә фәннәре докторы Олег Агапов.
«Санкцияләр йогынтысында яшәү бәйсезлекне саклау өчен «түләү»гә тиң», дип шәрехли Иран Ислам Республикасының Казандагы Вице-консулы Масүд Моллаи. «Минем туган илемә карата санкцияләр күптән гамәлгә кертелгән иде. Иранда Ислам революциясенең җиңүеннән бирле, Көнбатыш һәм АКШның теге яки бу санкцияләре тәэсирендә булдык. Без санкцияләр нәтиҗәсез дигән нәтиҗәгә килдек. Күз алдыгызга китерегез, Иран 43 ел санкцияләре астында, әмма илнең прогресс һәм үсеше барлык өлкәләрдә дә дәвам итә. Фән өлкәсендә Иран галимнәре дөньяда алдынгы позициядә — мин хәзер атом төш энергетикасы, нанотехнологияләр, башка яңа технологияләр турында сөйлим. Ил лидерлары санкцияләр безнең үсешне беркайчан да туктата алмый, диләр. Әлбәттә, санкцияләр басымы сизелә. Үз көчеңә, үз мөмкинлекләреңә таянырга кирәк. Шуңа күрә санкцияләрне үз бәйсезлегебезне саклаган өчен «түләү» дип кабул итәбез. Бездә санкциягә каршы торуның зур тәҗрибәсе бар, без аны бик уңышлы дип саныйбыз һәм үсеш дәвам итәр дип ышанабыз», диде Иран Ислам Республикасының Казандагы Вице-консулы Масүд Моллаи.
Көндезге чыгарылыш.
Иннополиста пилотсыз такси салонда инженер-сынаучыдан башка эшли алачак.
X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Татарстанның Буа районда булды.
Иртәгә Казанның 15 мәйданчыгында ярминкәләр оештырыла башлый.
Кичке чыгарылыш.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә ДНР, ЛНР һәм Украинадан килгән кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен пансионатлар, шифаханәләр, балалар сәламәтләндерү лагерьлары һәм кунакханәләр базасында 136 пункт ачалар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиева белән очрашты.
Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01