Иртәнге чыгарылыш.
Россия Президенты Владимир Путин РФ төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чараларына багышланган киңәшмә үткәрде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышы булды.
Бөтендөнья татар конгрессының 8 нче съезды 2 нче августта узачак.
Бу атнада Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир үтәчәк.
Көндезге чыгарылыш.
Россиядә санкцияләр шартларында импорт товарларны тиз алмаштыру өчен илнең төрле төбәкләреннән яңа финанс механизмнары һәм җитештерүчеләр кооперациясе кирәк. Бу хакта дәүләт башлыгы Владимир Путин уздырган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бу көннәрдә Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза.
Бүген кояш баеганнан соң безне Изге Рамазан аена якынайтучы Бәраәт кичәсе җитәчәк. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итте.
Казан Федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинскийның фикерләре мондый: Санкцияләрнең нинди зур тизлек белән кабул ителүе, икътисадыбызның таркалуы турында кычкыралар, сөенә-сөенә яңа санкцияләр кертәләр. Боларны бер көндә генә эшләү мөмкин түгел. Карагыз, нинди яхшы логистика җайга салынган, көйләнгән машина әзерләнгән. Ул башта ук Россия белән турыдан-туры бәрелешкә керергә һәм югары дәрәҗәдә зыян китерергә тиеш, дип уйланылган. Биологик корал, бомба, мәгълүмати диверсияләр юлы белән эшли. Зыянның алдан планлаштырылуы һәм без аны махсус операцияне башлау юлы белән булдырмый калуыбыз аңлашыла. Минем хәрбиләргә бердәнбер теләгем: тукталып калмаска кирәк. Көчләребезне сакларга кирәк, чөнки алар безгә әле кирәк булачак.
«Чаллы шәһәре cәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге генераль директоры Фәрит Бәшәров сүзләренчә, егерме көн инде безнең ил, безнең халкыбыз яңа чынбарлык шартларында яши. «Бер нәрсәгә генә ачыклык керде, Ватаныбызны яратмаучылар битлекләрен салдылар. Үз структураларын илебездән бик тиз чыгара башлаган конкурентлар да бар. Безне шәһәребез эшмәкәрләренең көндәлек режимда үзара аралашулары сөендерә. Тынычлыкның җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр, таркаулык сизелми. Үз карарларын кабул итү өчен кергән мәгълүматны тирәнтен анализлыйлар. Алар үзләренең төп бурычы итеп үз бизнесларын, үз коллективларын саклап калуны атыйлар», — дип сөйләде Фәрит Бәшәров.
Кичке чыгарылышлар.
Бүген Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының киңәйтелгән утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты.
Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимү тенденциясе дәвам итә.
Казанда Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең алтмышынчы утырышы булды.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының киңәйтелгән утырышын уздырды.
Донбасстагы махсус операия һәм аның бурычларын республиканың фән эшлеклеләре шәрехли. “Теге яки бу халыкны кысырыклау мәсьәләсе бөтендөнья өчен бик зур әһәмияткә ия. Без Нюрнберг процессын, икенче Бөтендөнья сугышындагы процессларны һич онытырга тиеш түгел. Украинада гына түгел, ә теләсә кайсы илдә милләтчелек идеологиясеннән, милләтчелек режимын хуплаучылардан сакланырга, аңа җәелергә ирек бирмәскә кирәк», — диде фәлсәфә фәннәре докторы Олег Агапов.
«Санкцияләр йогынтысында яшәү бәйсезлекне саклау өчен «түләү»гә тиң», дип шәрехли Иран Ислам Республикасының Казандагы Вице-консулы Масүд Моллаи. «Минем туган илемә карата санкцияләр күптән гамәлгә кертелгән иде. Иранда Ислам революциясенең җиңүеннән бирле, Көнбатыш һәм АКШның теге яки бу санкцияләре тәэсирендә булдык. Без санкцияләр нәтиҗәсез дигән нәтиҗәгә килдек. Күз алдыгызга китерегез, Иран 43 ел санкцияләре астында, әмма илнең прогресс һәм үсеше барлык өлкәләрдә дә дәвам итә. Фән өлкәсендә Иран галимнәре дөньяда алдынгы позициядә — мин хәзер атом төш энергетикасы, нанотехнологияләр, башка яңа технологияләр турында сөйлим. Ил лидерлары санкцияләр безнең үсешне беркайчан да туктата алмый, диләр. Әлбәттә, санкцияләр басымы сизелә. Үз көчеңә, үз мөмкинлекләреңә таянырга кирәк. Шуңа күрә санкцияләрне үз бәйсезлегебезне саклаган өчен «түләү» дип кабул итәбез. Бездә санкциягә каршы торуның зур тәҗрибәсе бар, без аны бик уңышлы дип саныйбыз һәм үсеш дәвам итәр дип ышанабыз», диде Иран Ислам Республикасының Казандагы Вице-консулы Масүд Моллаи.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01