ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана Яңалыклар

Яңалыклар (16.03.22)

16.03.2022 18:16
в Яңалыклар
Программа радиопередач

Иртәнге чыгарылыш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Туризм.рф» корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов Татарстан Республикасының туристлык инфраструктурасын үстерүдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды.
ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды.
Бүген Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышы була.
Җәмгыятьне берләштерү һәм армиябез гамәлләрен хуплау турында экспертлар милли диаспора вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре — үз фикерләрен белдерә. «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Андрей Герасимов болай диде:
НАТО үз чикләрен киңәйтә, үз сафларына яңа дәүләтләрне кертә. Зеленский атом-төш державасына әйләнергә теләве турында игълан итә, болай да авыр шартларда барысы да катлаулана. 24 февральдә игълан ителгән махсус операция безгә аңлаешлы. Максатлар тәгаенләнгән – Украинаны коралсызландыру һәм милләтчелекне бетерү. Әлеге махсус операция 8 ел дәвам иткән сугышны тәмамларга тиеш.
Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Любовь Смирнова да хәрби операцияне хуплавын белдерде. «Без үз чикләребезне саклыйбыз. Безгә читнекеләр кирәкми, үзебезнекен дә бирмибез. Вәзгыять, әлбәттә, хәвефле, чөнки Донбасста, Луганскида кешеләр һәлак була. Алар — безнең кешеләр. Әлбәттә, бу — фаҗигале хәл. Тик башка ча чара юк», диде ул.

https://old.trt-tv.ru/wp-content/uploads/2022/03/nt160322v06.mp3

Көндезге чыгарылыш.

Бу минутларда Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышы уза. Сессия эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башкалар катнаша. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә.
Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итүләр йортында 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казан шәһәре инаугурациясе узды.
Татарстанда икмәк пешерү тармагына ярдәм итү максатыннан һәм бәяләр кисәк артмасын өчен, җитештерүчеләргә 300 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

https://old.trt-tv.ru/wp-content/uploads/2022/03/Nt160322v11.mp3

Радиохисап.

Бүген Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышы булды. Сессия эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башкалар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Парламент контроле вәкаләтләрен үтәү кысаларында, депутатлар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының 2021 елда полиция эшчәнлеге турында хисабын тыңлады. Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренчә, узган елда үтерүләр саны 25 процентка кимегән.
Республикада тулаем җинаятьчелек дәрәҗәсе 4 процентка диярлек кимегән. Полиция хезмәткәрләре 51 меңнән артык җинаять теркәгән, шул исәптән 15 меңе — кискен һәм аеруча кискен җинаятьләр буенча. Күпчелеге Казан, Чаллы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Азнакай, Менделеевск районнарына туры килә. «Былтыр эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 23 меңнән артык җинаятьнең эзенә төшкән. Үтерүләрне ачыклау 98 процент дәрәҗәсендә», — диде Хохорин.
Утырышта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклады каралды. Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, узган ел Балачак унъеллыгын гамәлгә ашыруның бишенче елы булды. «Узган елда республикабыз үсеше өчен күп эш эшләнде, төрле өлкәләрдә эре проектлар гамәлгә ашырылды, шул исәптән безнең балалар мәнфәгатьләрендә дә, — дип билгеләп үтте балалар омбудсмены. Узган ел балалар омбудсмены адресына 2 124 мөрәҗәгать кергән, бу сан 2020 елга караганда 19%ка күбрәк. 357 граждан кабул ителгән. Еш кына балалар омбудсмены янына социаль түләүләр, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, бигрәк тә ясле төркемнәренә, урнаштыру буенча мөрәҗәгать итәләр, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә конфликтлы хәлләр турында мөрәҗәгатьләр дә булган. ТР Дәүләт Советы утырышында Ирина Волынец Татарстан территориясендә балигъ булмаганнарга алкогольсез энергетик эчемлекләр сатуны тыю мәсьәләсен күтәрде. Вәкаләтле вәкил тарафыннан Дәүләт Советы адресына тиешле закон проектын эшләүне сорап мөрәҗәгать юлланды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматы, «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2021 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап тыңланды.

https://old.trt-tv.ru/wp-content/uploads/2022/03/GSRT160322.mp3

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта