Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Президенты X5 Retail Group бүлү үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнеханов «Майский» теплица комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барды.
Татарстан Президенты дару җитештерүчеләргә ярдәм итү чараларын эшләргә кушты.
Бүген бергәләп гуманитар ярдәм күрсәтү эшен алып бару бик мөһим – күп кенә җәмәгать эшлеклеләре, волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар да сөйли. «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы Анна Макарова билгеләп үткәнчә, хәзер “Без бергә” волонтерлык штабы актив рәвештә эшли. Болар – табиблар, психологлар, мәдәният волонтерлары. «Килүчеләр үзләрен тыныч хис итсен өчен, без барысын да эшләргә тырышабыз. Кызганычка каршы, мәгълүмати сугыш та кушылды, бик күп тискәрелек һәм ачу. Безнең бурыч, беренче чиратта, кешеләр булып калу, провакацияләргә бирешмәү. Безнең президент нәрсә эшләгәнен белә», диде Анна Макарова.
«Фейклар, җәмгыятьне полярлаштырудан һәм кешеләрнең борчуын арттырудан тыш, ил гражданнарын шактый уйланылмаган гамәлләргә этәрә ала, алар турында соңыннан үкенергә мөмкин», — дип белдерде «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасының стратегик юнәлешләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Тимофей Ви. Ул, хәзерге вакытта Украина ягыннан Россия гражданнарына безнең җәмгыятьне деморальләштерергә һәм полярлаштырырга, бәхәсләрне, дошманлыкны һәм чит позициягә түземсезлек уятырга тиешле күп санлы фейклар җибәрелгән, дип хәбәр итте.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстанда соңгы дөньякүләм вакыйгалар фонында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйтү кирәклеге артты. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының планнан тыш утырышында хәбәр итте.
Россия төбәкләрендә метро төзелеше өлкәсендә эре проектлар төзү дәвам итәчәк.
Икътисадның барлык тармакларына ярдәм итүнең махсус чаралары эре һәм урта предприятиеләр өчен федераль үзәк тарафыннан расланды.
Татарстан Республикасының «Иҗади яшьләр академиясе» президенты Никита Баталов үзләренең хезмәтләре турында сөйләде. “Без, үзебезнең хезмәттәшләр кебек үк, коммерцияле булмаган секторда төрле проектлар эшлибез. Ә хәзер без берләштек. Гади булмаган вакытта ярдәмгә мохтаҗларны ташламыйбыз. Хәзерге вакытта “Мы вместе – Без бергә!” дигән гуманитар ярдәм штабы эшли. Һәркем Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан мәҗбүри күченеп китүчеләргә хәлдән килгәнчә булышлык күрсәтә ала. Әйдәгез, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтик, бергә булыйк!”, диде Никита Баталов.
Кичке чыгарылышлар.
Соңгы көннәрдә Татарстанда аерым бер товарларга һәм продукциягә бәяләр арткан.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыятендә кризиска каршы Шәһәр штабының күчмә сессиясен уздырды.
Казанда Донецк һәм Луганcк Халык Республикаларында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю үзәкләре эшли.
Татарстанда COVID-19 авыруының 574 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Туризм.рф» корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов Татарстан Республикасының туристлык инфраструктурасын үстерүдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды.
ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды.
Соңгы көннәрдә Татарстанда аерым бер товарларга һәм продукциягә бәяләр артты.
Җәмгыятьне берләштерү һәм армиябез гамәлләрен хуплау турында экспертлар милли диаспора вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре — үз фикерләрен белдерә. «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Андрей Герасимов болай диде:
НАТО үз чикләрен киңәйтә, үз сафларына яңа дәүләтләрне кертә. Зеленский атом-төш державасына әйләнергә теләве турында игълан итә, болай да авыр шартларда барысы да катлаулана. 24 февральдә игълан ителгән махсус операция безгә аңлаешлы. Максатлар тәгаенләнгән – Украинаны коралсызландыру һәм милләтчелекне бетерү. Әлеге махсус операция 8 ел дәвам иткән сугышны тәмамларга тиеш.
Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Любовь Смирнова да хәрби операцияне хуплавын белдерде. «Без үз чикләребезне саклыйбыз. Безгә читнекеләр кирәкми, үзебезнекен дә бирмибез. Вәзгыять, әлбәттә, хәвефле, чөнки Донбасста, Луганскида кешеләр һәлак була. Алар — безнең кешеләр. Әлбәттә, бу — фаҗигале хәл. Тик башка ча чара юк», диде ул.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01