Иртәнге чыгарылыш.
Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек мәсьәләләренә кураторлык итә торган Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасынының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец махсус хәрби операция буенча үз фикерен җиткерде.
Көндезге чыгарылыш.
Россия Президенты Владимир Путин гражданнар һәм бизнеска ярдәм күрсәтүдә кризиска каршы чаралар турындагы законны имзалады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек мәсьәләләренә кураторлык итә торган Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.
Иҗтимагый оешма вәкилләре катлаулы вакытта берләшергә кирәк дигән фикер белдерә.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан халкы пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында дистанцион рәвештә белешмә ала ала.
Кош гриппын кисәтү буенча ветеринария таләпләре үтәлмәгән булса, кош гриппы булган очракта, компенсация түләнмәячәк.
Дәүләт Думасы санкцияләр шартларында гражданнарны яклауга һәм Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән законнар пакетын өченче укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина шәрехләп, болай диде. «Катлаулы заманнар тиз һәм сыйфатлы карарлар таләп итә. Моның өчен, беренчедән, без Хөкүмәткә 2022 елда гражданнарны дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән тәэмин итүгә, социаль ярдәм күрсәтүгә һәм аерым категория кешеләрне пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы карарларны кичекмәстән кабул итү хокукын бирдек. Икенчедән, агымдагы елда чыгымнарны киметү максатыннан планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертеләчәк. Өченчедән, автомат рәвештә лицензияләр озайтылачак. Дүртенчедән, кирәк булганда, импортны алыштыру максатларында продукцияне сертификацияләүнең тизләтелгән тәртибе кертеләчәк. Шуны аңларга кирәк, бу-законнарның беренче пакеты. Без хөкүмәт белән икенче һәм аннан соңгы пакетларны эшләү белән шөгыльләнәбез», диде Әлфия Когогина.
«Десантчылар берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов оешманың яшь сугышчыларга ярдәм итүе турында сөйләде. «Хәзерге вакытта операциядә катнаша торган егет-кызларга түземлек һәм туган якларына тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телим!» диде ул. Юрий Суворов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча «Десантчылар берлеге» Президент Владимир Путинның Украинада махсус операция үткәрү турындагы карарын хуплый. «Россия территориясендә яшәүче һәм үзен Россия патриоты дип санаучы һәр кеше үз йөрәгенә генә ышанырга, шулай ук үз фикерләүдә логикага таянырга тиеш. Соңгы сигез ел эчендә Украинада ниләр булганын барысы да яхшы белә. Ул элек тә башланган иде. Һәркем нәтиҗәләр ясарга тиеш», — дип өстәде Юрий Суворов.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «АГрупп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Директорлар советы рәисе Сергей Абрамов, «ГМС төркеме» җәмгыяте президенты Артем Молчанов белән очрашты.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 733 яңа очрагы ачыкланган.
Дәүләт Думасы санкцияләр шартларында гражданнарны яклауга һәм Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән законнар пакетын өченче укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина шәрехләп, болай диде. «Катлаулы заманнар тиз һәм сыйфатлы карарлар таләп итә. Моның өчен, беренчедән, без Хөкүмәткә 2022 елда гражданнарны дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән тәэмин итүгә, социаль ярдәм күрсәтүгә һәм аерым категория кешеләрне пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы карарларны кичекмәстән кабул итү хокукын бирдек. Икенчедән, агымдагы елда чыгымнарны киметү максатыннан планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертеләчәк. Өченчедән, автомат рәвештә лицензияләр озайтылачак. Дүртенчедән, кирәк булганда, импортны алыштыру максатларында продукцияне сертификацияләүнең тизләтелгән тәртибе кертеләчәк. Шуны аңларга кирәк, бу-законнарның беренче пакеты. Без хөкүмәт белән икенче һәм аннан соңгы пакетларны эшләү белән шөгыльләнәбез», диде Әлфия Когогина.
«Десантчылар берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов оешманың яшь сугышчыларга ярдәм итүе турында сөйләде. «Хәзерге вакытта операциядә катнаша торган егет-кызларга түземлек һәм туган якларына тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телим!» диде ул. Юрий Суворов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча «Десантчылар берлеге» Президент Владимир Путинның Украинада махсус операция үткәрү турындагы карарын хуплый. «Россия территориясендә яшәүче һәм үзен Россия патриоты дип санаучы һәр кеше үз йөрәгенә генә ышанырга, шулай ук үз фикерләүдә логикага таянырга тиеш. Соңгы сигез ел эчендә Украинада ниләр булганын барысы да яхшы белә. Ул элек тә башланган иде. Һәркем нәтиҗәләр ясарга тиеш», — дип өстәде Юрий Суворов.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01