Дүшәмбе, 3 гыйнвар
8.10 – “Исәнме, Яңа ел!” Музыкаль программа.
Кадерле дусларыбыз, менә, яңа 2022 елның тагын бер таңы дөньяга канат җәйде. Шушы көнебезгә бәзрәкәт, барлык тыңлаучыларыбызга сәламәтлек һәм игелек теләп, тапшыруларыбызны “Исәнме, Яңа ел!” дигән әдәби музыкаль программа белән башлап җибәрәбез.
9.00 – Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – Туфан Миңнуллин. “Акбай һәм Кыш бабай”. Г.Камал ис. ТДАТ
спектакленең радиоварианты. 1 нче өлеш.
Кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Акбай һәм Кыш бабай” спектакленең радиовариантын тәкъдим итәбез. Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Илдар Хәйруллин. Спектакль өчен музыканы композитор Фоат Әбүбәкеров иҗат иткән.
Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкара.
Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы Эльвира Зариф, мөхәррир Дания Гайнетдинова тарафыннан 1999 елда язып алынган.
11.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Туфан Миңнуллин. “Акбай һәм Кыш бабай”. Г.Камал ис. ТДАТ
спектакленең радиоварианты. 2 нче өлеш.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Шагыйрь Зөлфәт әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Сишәмбе, 4 гыйнвар
8.10 – “Аклык иле!” Әдәби-музыкаль программа.
Яңа 2022 елның тагын бер яңа таңын каршы алдык. Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын дигән теләктә хәзер без сезнең игътибарга “Аклык иле” дигән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Анда шагыйрьләр Гакыйль Сәгыйров, Саҗидә Сөләйманова, Әнәс Исхаков, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм шигырьләре белән бергә сәнгать осталары башкаруында җырлар яңгырар. Шигырьләрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов укый.
9.00 – Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – Туфан Миңнуллин. “Акбай, Тәмлетамак һәм бүреләр”. Г.Камал ис. ТДАТ
спектакленең радиоварианты. 1 нче өлеш.
Кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Акбай, Тәмлетамак һәм эт бүреләре” спектакленең радиовариантын тәкъдим итәбез. Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Марсель Сәлимҗанов. Спектакль өчен музыканы композитор Резидә Ахиярова иҗат иткән.
Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкара.
Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы Эльвира Зариф, мөхәррир Дания Гайнетдинова тарафыннан 1999 елда язып алынган.
11.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 – Туфан Миңнуллин. “Акбай, Тәмлетамак һәм бүреләр”. Г.Камал ис. ТДАТ
спектакленең радиоварианты. 2 нче өлеш.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
Игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Кунагыбызның нәкъ менә шушы Яңа ел бәйрәменең күңелле мәшәкатьләр белән тулган бер мәлендә безнең студиягә – Татарстан радиосын тыңлаучылар янына килүе очраклы түгел, чөнки бүген, 4 нче гыйнварда, ул үзенең туган көнен – юбилеен билгеләп үтә. Тыңлаучыларыбыз инде аңлап та алгандыр, әдбәттә, ул – халкыбызның кадерде бер кешесе Разил Вәлиев – Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, дәүләт эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Разил Вәлиев шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан әдәби-музыкаль
композиция.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Чәршәмбе, 5 гыйнвар
8.10 – Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен әсәрләреннән әдәби-музыкаль программа.
Кадерле дуслар, бүген эфирдагы эшебезнең иң башында ук сезнең игътибарга гаҗәеп кызыклы һәм күңелгә сафлык бирә торган бер язма тәкъдим итәргә булдык. Әле кичә генә без Бүек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Күңелдә шушы бәйрәмнең рухы тантана итә. Без бу көннәрдә сугыш каһарманнарын искә алабыз, аларның якты исемнәрен хәтердә яңартабыз. Бу тапшыруыбыз утлар-сулар кичкән фронтовик, Ленинград блокадасы михнәтләрен кичергән батыр сугышчы һәм күренекле шагыйрь Мәхмүт Хөсәен турында булыр. Хәзер без бергәләшеп аның әсәсләреннән төзелгән җырлы-шигырьле композиция тыңларбыз.
9.00 – Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Галиҗанәп шагыйрь”. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына
багышланган кичәдән репортаж. 1 нче өлеш.
Тапшыруыбызның бүгенге чыгарлышында әле генә без хушлашкан киткән 2021 елда рухи тормышыбыздагы бер якты хатирә булып калган вакыйга чагылыш табачак. Сезгә инде мәгълүм, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Габдулла Тукай исемендәне татар дәүләт филармониясендә үтә торган “Галиҗанәп шагыйрь” дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклы да Туган телләр елының матур бер бизәгенә әверелде. Татар әдәбиятын барлау һәм үстерү йөзеннән оештырылган бу чаралар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән әзерләнде.
Узган елның октябрь ае башында әлеге кичәләрнең чираттагысы булып узды. Ул сөекле шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланды. Сагышлы да, юксынулы да, шул ук вакытта күңелдә татар әдәбияты өчен, дөньяга танылырга хаклы рухи мирасыбыз өчен, Саҗидә Сөләйманов кебек олы әдипләребезнең булуы өчен горурлык хисләре дә тудырды бу вакыйга. Әйдәгез, хәтерләргә онытылмаслык булып кереп калган шушы кичәне тагын бер тыңлыйк әле.
11.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – “Галиҗанәп шагыйрь”. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына
багышланган кичәдән репортаж. 2 нче өлеш.
Бүген иртәнге якта без Саҗидә Сөләйманованың иҗат кичәсеннән репортаж башлап җибәргән идек. Хәзер шул шушы эшебезне дәвам итәрбез.
Узган елның октябрь аенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларынд үткәрелгән “Галиҗанәп шагыйрь” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәләр циклы безнең рухи тормышыбызның матур бер бизәгенә әверелде. Әлеге цикл Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән оештырылды.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
Хәзер без сезне Саҗидә Сөләйманованың иҗат кичәсеннән репортажның дәвамын тыңларга чакырабыз.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларынд үткәрелә торган “Галиҗанәп шагыйрь” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәләр циклы инде халыкның мәхәббәтен казанып өлгерде. Әлеге цикл Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән оештырыла.
4 октябрь көнне, әлеге кичәләрнең чираттагысы шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланды. Кичәнең сценарий авторы Илсөяр Икъсанова, режиссеры Илдар Хәйруллин. Тамашада Алсу Гайнуллина, Әсхәт Хисмәт, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Резеда Сәлахова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов катнаша.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Татарстан һәм Башкортостан сәнгать осталары концерты.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Сезне Татарстан һәм Башкортостан артистлары концертын тыңларга чакырабыз. Ул ике тугандаш республиканың иң затлы артистларының музыкаль язмаларыннан төзелде
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Пәнҗешәмбе, 6 гыйнвар
8.10 – “Яңа елның ап-ак карлары”. Концерт.
Кадерле дусларыбыз, сезгә шушы яңа якты көндә игелек теләп, эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Бүген безнең программада бик күп кызыклы тапшырулар урын алды. Һәм аларның иң беренчесе – “Яңа елның ап-ак карлары” дип атала. Җырлардан һәм шигырьләрдән төзелгән әлеге әдәби-музыкаль композицияне Тәлгать Хаматшин алып бара.
9.00 – Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – Туфан Миңнуллин. “Акбай нигә күңелсез?” Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең
радиоварианты. 1 нче өлеш.
Кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Акбай нигә күңелсез” спектакленең радиовариантын тәкъдим итәбез. Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин әсәре. Сәхнәгә куючы режиссер – Илдар Хәйруллин. Спектакль өчен музыканы композитор Резидә Ахиярова иҗат иткән.
Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкара.
Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы Эльвира Зариф, мөхәррир Дания Гайнетдинова тарафыннан 1999 елда язып алынган.
11.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 –“Мин әтине өйрәтәм”. Радиосериал.
11.25 — Туфан Миңнуллин. “Акбай нигә күңелсез?” Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең
радиоварианты. 2 нче өлеш.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Эстрада концерты.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Җомга, 7 гыйнвар
Изге Раштуа бәйрәме
8.10 – Татарстан халыклары музыкасы концерты.
Кадерле дусларыбыз, бүген эфир көнебезне православие динен тотучы ватандашларыбызны, шулай ук керәшен кардәшләребезне Раштуа белән котлап, “Татарстанда яшәүче халыклар музыкасы” дигән программа белән башлап җибәрәбез. Аны игътибарыгызга Тәлгать Хаматшин тәкъдим итә.
9.00 – Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Изге Раштуа”.
10.35 – Республикабызның татар-керәшен музыкаль коллективлары концерты.
Раштуа бәйрәме уңаеннан татар керәшен музыкаль коллективлары чыгышыннан төзелгән концерт тыңларга чакырабыз.
10.55 – Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 – Россия радиосы тапшырулары.
11.10 – Зәки Зәйнуллин. “Майор Гаврилов”. Моноспектакль.
“Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан бүген игътибарыгызга язучы Зәки Зәйнуллин әсәре буенча эшләнгән “Майор Гаврилов” дигән моноспектакль тәкъдим итәбез. Документаль әсәр батыр милләттәшебез, чыгышы белән Питрәч районы Әлбәдән авылыннан булган Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов биографиясендәге аяныч фактларга нигезләнеп язылган. Аны Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров башкара.
12.00 – Россия радиосы тапшырулары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”.
13.55 – Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).
15.10 – Бәйрәм концерты.
16.00 – Россия радиосы тапшырулары.
Шимбә, 8 гыйнвар
8.10 – “Таныш моңнар”. Илдар Юзеев әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Бүген без сезнең игътибарга Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев поэмасы буенча эшләнгән “Таныш моңнар” дигән радиотамаша тәкъдим итәбез. Заманында әдәбият мәйданында шагыйрьгә зур танылу алып килгән бу әсәре радиотыңлаучылар күңелендә дә киң яңгыраш таба. Илдар Юзеевның “таныш моңнар” поэмасын Татарстан радиосы популярлаштырды дисәк тә ялгышмабыз. Хәзер без тыңлаячак радиопостановка магнитофон тасмасына 1955 елда язып алынган. Режиссеры – Хәким Сәлимҗанов.
Баянда Рәис Сафиуллин уйнаган. Композитор Шакир Мәҗитов язган Зөфәр җырларын Илһам Шакиров башкарган.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – Юныс Сафиулла. “Алмазбулат”. Г.Камал ис. ТДАТ спектакле. 1 нче өлеш.
Кадерле дуслар, бүген без сезнең игътибарга Г.Камал исемендәге ТДАТның “Алмазбулат” спектакле радиовариантын тәкъдим итәбез. Драматург Юныс Сафиуллин әсәре.
Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Госман Әхмәтҗан, мөхәррир Нәсимә Әхмәтҗанова һәм тавыш операторы Асия Бикбау тарафыннан 1985 елда язып алынган.
10.55 – Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – Юныс Сафиулла. “Алмазбулат”. Г.Камал ис. ТДАТ спектакле. 2 нче өлеш.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 – “Татарстан дулкынында”. Татарстанның халык, Россиянең атказанган
артисты Зөфәр Харисовның иҗат кичәсеннән репортаж.
2021 ел ахырында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов үзенең туган сәхнәсе – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында үзенең күркәм 65 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Иҗат кичәсенең беренче өлешендә – Зөфәр Харисовның балачактан бүгенгә кадәр тормыш юлын сурәтләгән “Боз өстендә” моноспектакле тәкъдим ителде. Аның икенче өлешендә юбиляр хезмәттәшләреннән, якташларыннан, иҗатташ дусларыннан, җырчылардан кайнар котлаулар кабул итте. Бүген игътибарыгызга әлеге кичәдән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Без аны сәхнәдән барган вакытта яздырып алган идек. “Гамәлләрең булсын күңелеңне көзләреңдә назга төрерлек…” дип аталган иҗат кичәсенең сценарий авторы – Тинчурин театры актеры Илфак Хафизов. Режиссеры – Туфан Имаметдинов.
13.55 – Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисовның иҗат
кичәсеннән репортаж.
Хәзер игътибарыгызга Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисовның Тинчурин театрында үткән юбилей кичәсеннән әзерләнгән репортажның икенче өлешен тәкъдим итәбез. Аның беренче өлеше — Зөфәр Харисовның балачактан бүгенгә кадәр тормыш юлын сурәтләгән “Боз өстендә” моноспектаклен без бүген, 13 сәгать 10 минутта “Татарстан дулкынында” программасы кысаларында ишеттек. “Гамәлләрең булсын күңелеңне көзләреңдә назга төрерлек…” дип аталган иҗат кичәсенең сценарий авторы – Тинчурин театры актеры Илфак Хафизов. Режиссеры – Туфан Имаметдинов. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина алып бара.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Якшәмбе, 9 гыйнвар
8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән
радиожурналы.
9.00 — Россия радиосы тапшырулары.
10.10 – “Мәңгелек сусау”. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким
әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Хәзер сезнең игътибарга “Мәңгелек сусау” дигән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Без аны Сибгать Хәким шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек. Әсәрләрне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Фоат Галимуллин укый.
10.55 – Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.
11.10 – “Мин әтине өйрәтәм. Радиосериал.
11.25 – “Мәңгелек сусау”. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким
әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
12.00 — Россия радиосы яңалыклары.
13.10 — “Татарстан дулкынында”. “Яңа татар җыры” конкурсының Гала-концерты.
Гадәткә кергәнчә, без һәр яңа ел башында узыган елда рухи тормышыбызда булган иң күренекле вакыйгаларны хәтердә яңартабыз. Бу хакта уйлый башласак, иң беренчеләрдән булып Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара “Татар җыры” фестиваленең Гала-концерты күз алдына килеп баса. Ул апрель аенда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткәрелгән иде. Биредә конкурсның җиңүчеләре чыгыш ясады. Алар белән беррәттән абруйлы артистларыбыз да катнашты. Бу кичәдә без оркестрга кушылып җырланган классик әсәрләрне дә, татар халык җырларының яңача яңгырашын да ишеттек. Фестиваль ике елга бер тапкыр үткәрелә. Катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта бара. Узган яшь талантлардан 112 гариза кабул ителгән иде. Фестивальнең баш бүләгенә яшь җырчы, Татарстанның дәүләт камера хорв солисты Алмаз Хөсәенов лаек булды.
Без әлеге кичәнең язмасын ике өлешкә бүлеп бирербез. Менә хәзер, “Татарстан дулкынында” программасында башлап җибәрербез һәм бүген 15 сәгать 10 минутта дәвам итәрбез.
13.55 – Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.
14.00 — Россия радиосы яңалыклары.
15.10 – “Яңа татар җыры” конкурсының Гала-концерты.
Без бүген “Татарстан дулкынында” программасында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара “Татар җыры” фестиваленең былтыр булып узган Гала-концертының беренче өлешен эфирга биргән идек. Хәзер шушы эшеҗбезне дәвам иттерербез. Концертны Резидә Сәлахова белән Ришат Әхмәдуллин алып бара. Әйдәгез, үтеп киткән елның шушы гүзәл мизгелләрен хәтердә яңартыыйк.
16.00 — Россия радиосы тапшырулары.
Понедельник, 3 января
8.10 «Здравствуй, Новый год!» Музыкальная программа.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 Туфан Миннуллин. “Акбай и Дед Мороз”. Радиовариант спектакля ТГАТ
им.Г.Камала. 1 часть.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 » Учим татарский всей семьей». Радиосериал.
11.25 Туфан Миннуллин. “Акбай и Дед Мороз”. Радиовариант спектакля ТГАТ
им.Г.Камала. П часть.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». Музыкальная программа по письмам ветеранов.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Зульфата.
16.00 Трансляция радио России.
Вторник, 4 января
8.10 «В ожидании чуда». Новогодняя литературно-музыкальная программа.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 Туфан Миннуллин. “Акбай, сладкоешка, волк”. Радиовариант спектакля ТГАТ
им.Г.Камала.1 часть.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 » Учим татарский всей семьей». Радиосериал.
11.25 Туфан Миннуллин. “Акбай, сладкоешка, волк”. Радиовариант спектакля ТГАТ
им.Г.Камала. П часть.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». “Клуб интересных встреч”. Разиль Валиев.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Разиля Валиева.
16.00 Трансляция радио России.
Среда, 5 января
8.10 Литературно-музыкальная композиция поэта Махмута Хусаинова.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 “Поэзия”. Репортаж с вечера памяти Сажиды Сулеймановой. 1 часть.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 “Поэзия”. Репортаж с вечера памяти Сажиды Сулеймановой. П часть.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». “Поэзия”. Репортаж с вечера памяти Сажиды
Сулеймановой. Ш часть.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Концерт мастеров искусств Татарстана и Башкортостана.
16.00 Трансляция радио России.
Четверг, 6 января
8.10 «Новогодние снежинки». Концерт.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 Туфан Миннуллин. “Акбай нигэ кунелсез?” Радиовариант спектакля ТГАТ
им.Г.Камала.1 часть.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 » Учим татарский всей семьей». Радиосериал.
11.25 Туфан Миннуллин. “Акбай нигэ кунелсез?” Радиовариант спектакля ТГАТ
им.Г.Камала. П часть.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». Литературно-музыкальная композиция.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Эстрадный концерт.
16.00 Трансляция радио России.
Пятница, 7 января
ПРАЗДНИК РОЖДЕСТВА ХРИСТОВА
8.10 Концерт народной музыки Татарстана.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 “Светлое Рождество”.
10.35 Концерт музыкальных коллективов татар-кряшен республики.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 Заки Зайнуллин. «Майор Гаврилов». Моноспектакль.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». “Песенние родники”. Геннадий Максимов.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Праздничный концерт.
16.00 Трансляция радио России.
Суббота, 8 января
8.10 «Знакомые мелодии». Литературно-музыкальная композиция по произведениям
Ильдара Юзеева.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 Юнус Сафиуллин. “Алмазбулат”. Радиовариант спектакля ТГАТ им.Г.Камала. 1 часть.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 Юнус Сафиуллин. “Алмазбулат”. Радиовариант спектакля ТГАТ им.Г.Камала. П часть.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». Репортаж с творческого вечера народного артиста РФ и РТ
Зуфара Харисова. 1 часть.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 Репортаж с творческого вечера народного артиста РФ и РТ Зуфара Харисова. П часть.
16.00 Трансляция радио России.
Воскресенье, 9 января
8.10 «Между Волгой и Уралом». Объединенный радиожурнал семи республик.
Новогодние каникулы завершаются, завтра страна начнет новый трудовой год. Ну а пока – пока продолжаем говорить о праздниках, также расскажем об интересных событиях, истории края и о планах республик на 2022 год.
9.00-10.10 Трансляция радио России.
10.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям поэта
Сибгата Хакима. 1 часть.
10.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
11.00 Вести радио России.
11.10 » Учим татарский всей семьей». Радиосериал.
11.25 Литературно-музыкальная композиция по произведениям поэта
Сибгата Хакима. П часть.
11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.
12.00-13.10 Трансляция радио России.
13.10 “На волне Татарстана». «Новая татарская песня». Гала –концерт. 1 часть.
14.00-15.10 Трансляция радио России.
15.10 «Новая татарская песня». Гала –концерт. П часть.
16.00-16.10 Вести радио России.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»