Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Хәзер без сезне танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов концертын тыңларга чакырабыз.
Башта җырчы турында беркадәр мәгълүмат алыйк. Моңлы милләттәшебез 1969 елның 10 сентябрендә Башкортстанның Куергазы районы Тимербай авылында туган, Федоровка районының Батыр авылында үскән. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Спорт белән, аерым алганда, каратэ белән шөгыльләнә. Университетның 3 нче курсыннан Уфадагы беренче татар радиосы «Шәрык»та диктор булып эшли, әдәби-музыкаль тапшырулар алып бара. «Акчарлак» әдәби-иҗат түгәрәгенә актив катнаша. Нефтекамскида узган «Дуслык җыры» конкурсында лауреат булгач, жюри әгъзасы композитор Мирсәет Яруллин аны Казан консерваториясенә укырга чакыра. Ләкин Айдар, Уфада калып, педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Музыкаль белемен тирәнәйтү өчен Уфа сәнгать институтының ике курсын тәмамлый. Шул ук елларда профессиональ сәхнәгә күтәрелә. Бу вакытта әлбәттә, яшь җырчының күңелендә Консерватория белеме алу теләге туа. Шул рәвешчә, ул Казан консерваториясенең икенче курсына, Зилә Сөнгатуллина классына укырга килә. Студентлык елларын Казан шәһәр филармониясендә эшли башлый. «Tatarica» татар музыкасы оркестры белән Россия төбәкләрендә, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясый. «Казан» бию ансамбле белән дә гастрольләргә чыга. Киң җәмәгатьчелеккә «Идел егетләре» ансамбле солисты булып таныла. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли.
Айрат Габдинов тыңлаучыларыбызга композиторларның классик әсәрләрен башкаручы буларак яхшы таныш. Бер үк вакытта ул халык җырларының бөтен нечкәлекләрен тоеп, аларның мәгънәсен, хасиятен ачып бирә алучы җырчы буларак та тамашачының хөрмәтен һәм рәхмәтен казанды. Бүгенге концерт программасын без аның башкаруындагы халык җырларыннан төзедек.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01