Хөрмәтле радиотыңлаучылар, хәзер игътибарыгызга танылган язучы Хәниф Хәйруллинның “Канатлар талмасын” повесты буенча эшләнгән радиоспектакль тәкъдим ителә.
Шушы әсәргә мөрәҗәгать итүебез юкка гына түгел, чөнки 12 сентябрьдә танылган язучы һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллинның тууына 90 ел тула. Тарихка “җепшеклек еллары” дип кереп калган заманда шәхес буларак формалашып, шул чорның идеалларын әдәбиятка алып килгән әдипләр буынының күренекле бер вәкиле ул.
1973 елда, аның “Канатлар талмасын” повесты баслып чыккач, халык аны кулдан-кулга йөртеп укый. Бу әсәр бүтен республиканы шаулата. Татар әдәбиятында совет җәмгыятен эчтән таркатып килүче чирләрне авыл районы мисалында күрсәтеп бирә алган иң беренче кыю әсәр, шушы булгандыр, дигән фикер дә бар. Әлбәттә, бүгенге катлаулы көнебез күзлегеннән караганда, анда күтәрелгән проблемалар, каһарманнарны тетрәткән борчу-хәсрәтләр тоныкланып калган кебек тоелырга мөмкин. Ләкин үз заманында
мондый әсәр иҗат иү өчен язучыдан зур батырлык таләп ителгән.
Әсәр басылып чыгып озак та үтмәстән, аның нигезендә радиоспектакль әзерләнгән. Иницинировка авторы – Әхтәм Зарипов, режиссерлары — Марсель Сәлимҗанов һәм Празат Исәнбәт.
Рольләрне Г. Камал исемендәге ТДАТ артистлары башкара. Әсәрнең дәвамы 12 сентябрьдә, язучының туган көнендә, 16 сәгать 10 минутта эфирга чыга.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01