6 июль көнне халкыбыз үзенең күренекле улы, талантлы артист, язучы, А.Алиш исемендәге әдәби пермия лауреаты балалар өчен язылган бихисап әкиятләр авторы, нәфис сүз остасы, шигъри җанлы Хәлим Җәләловны олылап соңгы юлга озатты. Шул уңайдан бүгенге тапшырулар программасында да үзгәрешләр бар. Хәзер игътибарыгызга быелның апрель аенда Хәлим Җәләловның Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында узган иҗат кичәсеннән кайбер өлешләрне тәкъдим итәрбез. Бу шигърият кичәсен әзерләү өчен Хәлим ага бар көчен куя. Узган гасырның күренекле шагыйрьләре, гомере буе аралашып яшәгән ахирләренең шигырьләрен сайлап ала, аларны яшь актерларга өйрәтә. Бу шигъри кичәнең төп күрке — Хәлим Җәләлов үзе һәм аңа җавап итеп Камал театрының яшь актерлары башкаруында шигъри батлл булган иде. Апрель аенда узган шушы иҗат кичәсе Хәлим абыебызны бик рухландырды, көч өстәде, хәтта яшәртеп тә җибәргән кебек булган иде, без моны бер дә икеләнүләрсез әйтәбез, чөнки Хәлим Җәләлов соңгы арада редакциябездә үз кешегә әверелергә өлгерде. Сезгә мәгълүм, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән эшләнә торган “Мин әтине өйрәтәм” радиосериалында Хәлим ага бабай ролен башкарды. Ул бу эшкә бик теләп, рәхәтләнеп алынды. Аңа зур миссия итеп карады, чөнки Хәлим Җәләлов – Камал театрының туган тел сагында торучы зур бер шәхесе иде. Аның белән театр каршында узган хушлашу мәрәсимендә яңгыраган төп фикерләрнең берсе иде бу. Аның икенчесен Хәлим Җәләловның якын дусты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов җиткерде. Ул Хәлим Җәләловны Тукайның чын варисы дип атады. Чыннан да, Х.Җәләлов бөек шагыйребезнең мирасын төбеннән белүче, аны популярлаштыру буенча зур эшләр башкарды. Шулар арасыннан берсе – быел ул махсус Татарстан радиосына килеп, Г.Тукайның шактый билгеле һәм вакытлар узу белән бераз онытыла төшкән шигырьләрен укыды. Бу радиокомпозиция игътибарыгызга бүген, 11 сәгать 10 минутта тәкъдим ителәчәк.
Игътибарыгызга «Шигърият» дигән циклдан сөекле шагыйребез Г.Тукай шигырьләреннән төзелгән радиокомпозиция тәкъдим итәбез. Әсәрләр талантлы актер Хәлим Җәләлов язмасында яңгырый. Шунысы кызыклы, бу шигырьләрне яздыруны Хәлим Җәләлов үзе тәкъдим иткән иде. Бу аның Татарстан радиосында эшләгән соңгы язмасы.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01