Иртәнге чыгарылыш.
Агымдагы елда республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 7 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы әти-әниләр комитетына гаризалар кабул итү кампаниясе 15 майга кадәр эшли.
Бүген, 11 майда, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә IX республикакүләм ифтар була.
Быелгы җәйдә Татарстандагы балалар лагерьлары 75 процентка тулачак.
22 майда Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175-нче номерлы гимназиясенә килде, анда бүген ату булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Президент фаҗигә урында вәзгыятьне тикшерә», — дип хәбәр итте ул.
Бүген иртән Казанда Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175 мәктәптә атышлар ишетелүе турында мәгълүмат булды.
Казанда мәктәптә атыш оештырган яшүсмер тоткарланды, дип сөйләде РИА Новостига ашыгыч хезмәтләр вәкиле.
«Мәктәптә атуда шикләнелүче яшүсмерне тоткарлады», — диде Агентлыкның әңгәмәдәше.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, мәктәптә ату вакытында балалар һәлак булган. Зыян күрүчеләр бар, аларны шәһәр хастаханәләренә илтәләр.
«Икенче дәрес башында шартлау тавышлары ишетелде. Барлык укытучылар да балаларны кабинетларда яптылар. Икенче дәрес ахырына балаларны һәм укытучыларны кабинетлардан чыгара башладылар «, – дип сөйләде агентлыкка 8нче сыйныфның рус теле укытучысы.
Мәктәп бинасы янында күпләп ата-аналар җыелган. Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә ату сәбәпле кайнар линия ачылды.
Ата-аналар Казан мәгариф идарәсенең 292-44-03 һәм 292-37-04 телефоннарына шалтырата алалар, дип хәбәр иттеләр Татарстан башкаласы мэриясендә.
175-нче номерлы гимназиядән эвакуацияләнгәннәр 181-нче номерлы һәм 40-нчы номерлы балалар бакчаларында урнашытырыла. «Анда психологлар эшли, туклану оештырылган, хокук саклау органнары эшли», — дип аныкладылар шәһәр администрациясендә.
Кайнар линия номерын кабатлыйбыз: 292-44-03 һәм 292-37-04 телефоннарына шалтырата ала.
Республикабыз һәм тулаем илебез бүген Казанда булган котычкыч фаҗигәдән тетрәнде. 175-нче номерлы гимназиядә иртән атыш булды.
Казанда ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия телефоннары эшли.
Республиканың кайбер районнарында чәчү эше төгәлләнүгә таба бара.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01