Фоат Садриев. “Туй көне”. Моноспектакль.
Бу көннәрдә язучы-прозаик, драматург, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев үзенең күркәм 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан хәзер игътибарыгызга язучыга зур популярлык һәм уңыш алып килгән “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясеннән “Туй көне” дигән өлешен тәкъдим итәбез. Башта аның авторы, әдип турында берничә сүз.
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Аның хезмәт биографиясе 1958 елдан башланып китә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963 елдан бүгенгәчә аның тормышы матбугат, әдәбият белән бәйле. Ул төрле елларда Сарман, Мөслим район газеталарында җаваплы вазифаларда эшли.
1981–1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы – «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе – 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Биредә аның дистәдән артык пьесалары сәхнәләштерелә.
Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең төрле жанрда иҗат ителгән әсәрләре тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән аерылып торалар. 1993–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килә. Гомере буе Мөслим төбәгендә яшәп иҗат итүче автор буларак, Ф.Садриев авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуацияләрне яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтли. Язучы татар авылын, аның хезмәт сөючән гади кешеләрен, туган як табигатен җан җылысы белән сугарып, яратып тасвирлый. Роман гомумән, туксанынчы еллар татар прозасындагы үзенчәлекле бер казаныш буларак бәя ала.
Авторның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табылган “Бәхетсезләр бәхете” романында автор саф күңелле яшь кешенең совет тоталитаризмы шартларында үзенең якты хыялларыннан ничек чигенергә мәҗбүр ителүен, шәхси бәхетен югалта баруын җанлы вакыйгаларда, психологик тирәнлек белән, гыйбрәтле итеп тасвирлый. Романда киң социаль катлам кешеләренең образлары, чорның фаҗигасе сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә. Ф.Садриев – 1981 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хәзер игътибарыгызга Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясеннән “Туй көне” дигән өлешен тәкъдим итәбез. Аны күренекле сәхнә остасы Флера Хәмитова укуында ишетербез.
Марат Кәбиров. “Бердәнбер һәм кабатланмас”. Романнан өзек.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01