ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонслар — Анонсы ( 15.03.21 — 21.03.21)

14.03.2021 20:32
в 7 дней, 7 көн
Программа радиопередач

Дүшәмбе, 15 март

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

Бу атнада, 18 мартта, Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышы булачак.
Россия Хөкүмәте аеруча зыян күргән тармаклардан эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа чарасын раслады.
Быел республикада 18 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Актуаль әңгәмә”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән даими очрашып торалар, алар алдына бурычлар куялар. 3 мартта булган чираттагы очрашу нәтиҗәләре турында Россия Дәүләт Думасы депутаты, ветеринария фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фатих Сәүбән улы Сибгатуллин сөйли.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Фоат Садриев. “Туй көне”. Моноспектакль.

Бу көннәрдә язучы-прозаик, драматург, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев үзенең күркәм 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан хәзер игътибарыгызга язучыга зур популярлык һәм уңыш алып килгән “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясеннән “Туй көне” дигән өлешен тәкъдим итәбез. Башта аның авторы, әдип турында берничә сүз.  

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Аның хезмәт биографиясе 1958 елдан башланып китә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963 елдан бүгенгәчә аның тормышы матбугат, әдәбият белән бәйле. Ул төрле елларда Сарман, Мөслим район газеталарында җаваплы вазифаларда эшли.

1981–1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы – «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе – 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Биредә аның дистәдән артык пьесалары сәхнәләштерелә.

Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең төрле жанрда иҗат ителгән әсәрләре тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән аерылып торалар. 1993–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килә. Гомере буе Мөслим төбәгендә яшәп иҗат итүче автор буларак, Ф.Садриев авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуацияләрне яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтли. Язучы татар авылын, аның хезмәт сөючән гади кешеләрен, туган як табигатен җан җылысы белән сугарып, яратып тасвирлый. Роман гомумән, туксанынчы еллар татар прозасындагы үзенчәлекле бер казаныш буларак бәя ала.

Авторның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табылган    “Бәхетсезләр бәхете” романында автор саф күңелле яшь кешенең совет тоталитаризмы шартларында үзенең якты хыялларыннан ничек чигенергә мәҗбүр ителүен, шәхси бәхетен югалта баруын җанлы вакыйгаларда, психологик тирәнлек белән, гыйбрәтле итеп тасвирлый. Романда киң социаль катлам кешеләренең образлары, чорның фаҗигасе сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелә. Ф.Садриев – 1981 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Хәзер игътибарыгызга Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясеннән “Туй көне” дигән өлешен тәкъдим итәбез. Аны күренекле сәхнә остасы Флера Хәмитова укуында ишетербез.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Игътибарыгызга “Яшьлек сәхнәсе” дип исемләнгән проектыбызны тәкъдим итәбез.

Нинди генә авыр вакытларда да татар телен театр сәнгате саклап калган. Театрга килеп тамашачы саф татар сөйләмен ишеткән, күңеленә якын аһәңнәрне тойган, үз тарихын барлаган, киләчәген күзаллаган. Театрда эшләүче актерлар һәрвакыт үзләренең туган тел сагында торучылар икәнен аңлап иҗат иттеләр. Соңгы елларда республикабыз театрларында талантлы, креатив һәм инициативалы яшь актерлар буыны үсеп җитте. Бүген дә театрга килгән яшь актерлар шушы изге миссияне аңлап эш итәләр. Проект беренче чиратта шундый яшьләребезне халыкка танытуны күздә тота. Бүген игътибарыгызга “Яшьлек сәхнәсе” проектының беренче чыгарылышын тәкъдим итәбез

Хәерле сәгатьтә булсын!

Студия кунагы — танылган актер, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин. 

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Марат Кәбиров. “Бердәнбер һәм кабатланмас”. Романнан өзек.

Игътибарыгызга язучы Марат Кәбировның «Бердәнбер һәм кабатланмас» романныннан өзек тәкъдим итәбез. Аны Сез Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укуында ишетерсез.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – “Сердәшханә”.

Табигатьтә яз тантана итә. Без дә бүген сезнең белән бергәләп  язучы Рафис Гыйззәтуллинның яшүсмерләр өчен иҗат иткән “Хыялдагы яшел яз” дигән хикәясе аша яшүсмер чакка сәяхәт итик әле.

18.40 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Сишәмбе, 16 март

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45 — “Актуаль интервью”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Актуаль әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 — Россия радиосы тапшырулары.

11.10 — Яңалыклар.

11.20 — “Пар канатлар”.

“Пар канатлар” тапшыруының чираттагы чыгарылышы бу айда 80 яшен тутырган Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов гаиләсенә багышлана, тапшыруда халкыбыз яраткан җырчы башкаруында җырлар яңгырый.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 — Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруда  танылган шагыйрә, ветеран укытучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова белән әңгәмә ишетерсез.  Аннан соң рәссам  Миләүшә Нуруллина  иҗатын барларбыз.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – Концерт.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Рәис Ханнанов җырлары.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 17 март

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Актуаль әңгәмә”.

Шәхси хуҗалыкларда бакча сезонына әзерләнә башладылар. Яхшы үсентеләр булсын өчен тикшерелгән орлыкны ничек сайларга? Болар хакында Россельхознадзорның Татарстан идарәсе хезмәткәре Миләүшә Кадыйрова сөйли.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Республикабыз башкаласы Казанда гына түгел, фән, сәнәгать үзәкләре булган зур шәһәрләрдә дә онкологик авыруларга вакытында ярдәм күрсәтү өчен  уңай шартлар тудыру буенча зур эшләр башкарыла. Болар хакында турыдан-туры эфирда республика онкологик диспансеры баш табибы урынбасары Илсур Шәймәрданов сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

7.45 – “Юллар чатында”.

Транспортта билет өчен түләмәгән 16 яшьтән кечерәк балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя торган закон гамәлгә керде.
Республика Дәүләт автоинспекциясе рәсми сайтта урнаштырган картада юлларда камераларның кайда урнашканын тикшерергә мөмкин.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда Беломорская урамы төзекләндереләчәк.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20  — “Актуаль әңгәмә”.

11.40 — “Старт”.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Яшьлек аланы”.

2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Ә Татарстанда быел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шушы ике тематиканы берләштереп, Татарстан радиосы бүген игътибарыгызга яңа тапшырулар циклын тәкъдим итә. Бу тапшыруларда сезне яшь галимнәр, аспирантлар һәм фән белән кызыксынучы  яшьләр белән очрашулар көтә.

Без бүген студиягә шундый яшьләребезнең берсен – Е.К. Завойский исемендәге Казан физик-техник институты аспиранты – Илнур Гыймазовны чакырдык

15.55 — Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Габдулла Рәхимкулов язмаларыннан концерт.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе,  18 март

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 — Актуаль әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – Татарстан: милли проектлар.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Бүген безнең студиядә кунакта – фән эшлеклеләре. Филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова һәм педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Татарстан республикасы Дәүләт Советы утырышыннан  радиоотчет.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Татарстан республикасы Дәүләт Советы утырышыннан  радиоотчет.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.                                                                 

 

Җомга, 19 март 

6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”.Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Казандагы  Бишбалта бистәсе мәчете имам хатыйбы, танылган дин белгече Госман хәзрәт Исхакыйның Лаеш районы татар Саралысы авылы халкы белән очрашуы һәм диннең Адәм баласын тәрбияләүдәге роле, аның тормышын җиңеләйтүдәге үзенчәлекләре мәсьәләләренә багышланган тапшыру.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.

11.30 —  “Татулыкка ни җитә” (чуваш телендә)

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Яңалыклар (Россия  радиосы) 

13.10 — «Татарстан дулкынында».

Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз!
  Бүген Татарстан радиосында кунакта танылган җырчылар  – Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты   —  Артур Исламов һәм Михаил Глинка исемендәге халыкара опера конкурсы лауреаты, җырчы — Эльза Заяри.
   24 март көнне Сәйдәш мәдәният сараенда  аларның иҗат концерты булачак! Рэхим итегез. Тапшыруыбыз да әлеге вакыйга уңаеннан әзерләнде!

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – Концерт.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Драма артистлары концерты.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Шимбә,  20 март

8.10 – Тагын бер яңа эфир көнен башлап җибәрәбез, кадерле дуслар! Көн белән төн тигезләшкән, дөньяның чын-чынлап язга авышкан чагы. Безнең борынгы бабаларыбыз нәкъ менә шушы көннәрдә кыш буы җанда саклап йөрткән өмет яктысын салып зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәмен үткәрә тоган булганнар. Төрки халыкларның яңа елы шушы вакыттан башланып киткән. Совет елларында онытылып торган бу бәйрәм соңгы берничә дистә елда яңадан яңара башлады. Хәзер инде безнең тормышыбызны Нәүрүздән башка күз алдына да китереп булмас кебек. Бәйрәм уңаеннан тыңлаучы игътибарына Фирая Зыятдинова шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән “Мин Кояшка елмаям” дигән радиокомпозиция тәкъдим ителә.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Гөлбакча”.

Бүген  сезне Илназ белән Айсылу яз илендә сәяхәт иттерер. Туган телләр елы уңаеннан  Теләче районында узган  “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар” дигән район конкурсыннан  нәни дусларыбыз чыгышларын да ишетерсез.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

Бу атнада Татарстан Дәүләт Советының 20нче утырышы булды.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре арасында төзелгән тотрыклылык рейтингын җитәкли.
Бу атнада Татарстанда «Әти-әниләр белән БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе үткәрелде.

10.55 — Реклама, һава  торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Халык көйләре.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Игътибарыгызга “Яшьлек сәхнәсе” дигән проектыбызның чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Ул ТР Президенты каршындагы “Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе” ярдәме белән әзерләнә.

Бу тапшыруларда туган телебезне хөрмәт иткән һәм яраткан, бик күп һөнәрләр арасыннан сәнгать юлын – театрны сайлаган яшьләребез катнаша. Бу хезмәт авыр да, җаваплы да, чөнки милләтебезне, татар телен саклап калуда театр сәнгатенең роле аеруча зур. Театрда эшләүче актерлар һәрвакыт үзләренең туган тел сагында торучылар икәнен аңлап иҗат иттеләр. Соңгы елларда бу эстафетаны республикабыз театрларында үсеп җиткән яшь, талантлы актерлар кабул итте. Безнең, хөрмәтле радиотыңлаучылар, сезгә нәкъ менә шундый егет-кызларыбызны күрсәтәсебез килә.

Бүгенге чыгарылышның кунаклары – Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрыннан яшь гаилә – Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар. Дөресрәге, без аларның грим бүлмәсендә кунакта.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Галимҗан Ибраһимов. “Адәмнәр”. Радиотамаша.

Тапшыруыбыз халкыбыз тарихына авыр фаҗигале сәхифә булып кергән елларга багышлана. Билгеле булганча, быел 1921 елгы ачлыкка 100 ел тула. Инде бер гасыр үтүгә карамастан, халык ул вакытларны әле дә тетрәнеп искә ала, чөнки бу вакыйга аның хәтерендә мәңге төзәлмәслек яра булып уелып калган.

Хәзер игътибарыгызга бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” дип исемләнгән әсәре тәкъдим ителә. Биредә нәкъ менә 1921 елгы ачлык вакытында татар авылы тормышы сурәтләнә. Балаларга һәм үтә нечкә күңелле кешеләргә тыңламаска тәкъдим итәбез. Әсәрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров укый.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Якшәмбе, 21 март 

8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Көмеш кыңгырау”.

Бүген без язгы каникулны башлап җибәрәбез. Каникул башланыр алдыннан  без  дусларыбыз белән очрашып аларның дәрестән соң ниләр белән кызыксынулары  турында да  сораштык. Тапшыруда шулар һәм башка кызыклы язмалар белән таныша аласыз.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Ял концерты.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.

Быел август аенда танылган композитор һәм җырчы, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Рәшит Абдуллинның тууына 70 ел тула. Үзенең кыска гына гомере эчендә татар музыкасында тулы бер чор – Рәшит Абдуллин чоры тудыра алган,  аңа яңа сулыш биргән, яңа аһәңнәр алып килгән иҗатчы иде ул.

1970 – 1980 елларда Рәшит Абдуллин яшьләрен үзенә тартып торучы кумирга әверелде.

Ул татар дөньясына иң әүвәлдә үзе оештырган “Сәйяр” вокаль – инструменталь ансамбле белән танылды. Аннары композитор, эстрада жанры белән беррәтән, җитди музыка өлкәсендә актив эшләде, классик әсәрләр башкаручы буларак тамашачы күңелен яулады.

Бүгенге тапшыруыбыз аның юбилеен билгеләп үтәргә әзерлекнең башы, шушы вакыйгага тыңлаучыларыбызның игътибарын җәлеп итү өчен бер форсат булсын дидек. Кунагыбыз – Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – “Тел күрке – сүз”.

Бу тапшыруыбыз беркадәр үзгәрәк булыр, чөнки моның өчен күрсәм форсат бар. Бүген – радиобызның якын дусты, “Тел күрке сүз” тапшыруларында актив катнашып килгән галимебез, филолгия фәннәре докторы, язучы, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимуллинның туган көне. Фоат ага язучылык, фән һәм педагоглык юлына кереп киткәч тә Татарстан радиосы белән актив хезмәттәшлек итеп яшәде, бүген дә безнең алыштыргысыз киңәшчебез, һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы дустыбыз. Бүген ул безнең кунагыбыз.

15.35 – Фоат Галимуллин. “Бәләкәй Фоат”. Моноспектакль. 1 өлеш.

Игътибарыгызга язучы, әдәбият галиме Фоат Галимуллинның автобиографик фактларга нигезләнеп язылган “Бәләкәй Фоат” дигән әсәрен тәкъдим итәбез. Аны авторы үзе укый.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

16.10 – Фоат Галимуллин. “Бәләкәй Фоат”. Моноспектакль. 2 өлеш.

17.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Понедельник, 15 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Беседа с депутатом Госдумы РФ Фатихом Сибгатуллиным.

8.00-11.10 Трансляция радио России.

11.10 Фоат Садриев. «День свадьбы». Моноспектакль.

11.55 Прогноз погоды.  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 «На волне Татарстана». «У микрофона — молодые актеры». Ришат Ахмадуллин. ®

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Марат Кабиров. «Единственная и неповторимая». Отрывок из романа.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 «Собеседник». Рафис Гиззатуллин. «Весна-надежды, светлые мечты».      Радиокомпозиция.

18.40 «С песней по жизни».

18.55 Реклама, прогноз  погоды,  программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

 

 Вторник, 16 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью». С начала года  татарстанские таможенники выявили 29 случаев незаконного перемещения наличных денежных средств через таможенную границу в международном аэропорту Казани. Наибольшее количество наличности было обнаружено у двух  мужчин, вылетавших в Стамбул — 62 000  и 70 000 долларов США, соответственно. Сегодня   начальник  таможенного поста Аэропорта «Казань» Татарстанской таможни Мирзанур  Гараев  расскажет  о правилах перемещения через таможенную границу денежных средств.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.       

7.00  Вести радио России.

7.10     Новости АПК.

О порядке государственной регистрации юридических лиц и индивидуальных предпринимателей в нашей студии рассказала  начальник отдела работы с налогоплательщиками татарстанской налоговой службы Гульфия Каюмова.

В Татарстане продолжается Года родных языков и народного единства. Заседание Совета по реализации законодательства о языках Республики Татарстан при Кабинете Министров РТ провел   Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин.

8.00-11.10  Трансляция  радио России.

11.10  Новости.

11.20 “Пар канатлар”. К 80-летию народного артиста РТ Шамиля Ахметзянова.

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10  “На волне Татарстана». К 85-летию поэтессы Клары Булатовой.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10  Новости.

15.20 Концерт.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10  Новости.

18.25  Песни Раиса Ханнанова.

18.55  Реклама, прогноз погоды, программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

 

Среда, 17 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50, Реклама, прогноз   погоды.

7.00 Вести радио России.

7.10 Прямой эфир. Гость студии – зам.гл.врача онкологического диспансера РТ

Ильсур Шаймарданов.

7.45 «Перекресток».

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10  Новости.

11.20 «Актуальное интервью».

15 марта отмечался всемирный день защиты прав потребителей.

В этот день в агентстве Татар-информ состоялась пресс- конференция, посвященная этой теме

11.55 Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. О премьере спектакля “Белые цветы. Отражение”.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.2 0 «Молодежная поляна». Прямой эфир.  Гость студии – аспирант КФТИ

им.Е.Завойского Ильнур Гимазов.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт из записей Габдуллы Рахимкулова.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

 

Четверг, 18 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45 «Перекресток».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Актуальные вопросы развития Татарстана.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10   Новости.

11.20 Татарстан: национальные проекты.

11.55  Реклама, прогноз погоды.

12.10-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана”. “Учим татарский всей семьей”. Юмористическо-

познавательная программа. Радиосериал.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Радиоотчет о заседании Госсовета РТ.

15.55 Реклама,  прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Радиоотчет о заседании Госсовета РТ.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00  Трансляция радио России.

 

Пятница, 19 марта

6.00-8.00 6.00-8.00  “Утренний луч”. Новости России и Татарстана.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Прямой эфир. Роль религии в воспитании  личности.

8.00-11.10 Трансляция  радио России.

11.10 Новости.

11.20 «Вести ПФО».

11.30 «Доброе братство лучше богатства» (на чувашском языке).

11.55 Реклама, прогноз погоды.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  «На волне Татарстана». «Песенный родник». Вильямс Ахмадуллин.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости

15.20 Концерт.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10  Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт артистов драмы.

18.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

 

Суббота, 20 марта

8.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Фираи Зиятдиновой.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 “Цветник”.

10.30  “7 дней”. Итоги недели.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 Татарские народные песни.

11.55  Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». «У микрофона — молодые актеры». Ильназ и Рузанна   Хабибуллины.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Галимзян Ибрагимов. “Люди”. Радиопостановка.

16.00 Трансляция радио России.

 

Воскресенье, 21 марта

8.10 “Между Волгой и Уралом”. Объединенный  радиожурнал семи республик.

Наши корреспонденты продолжают рассказывать о мероприятиях, связанных с военной историей нашего края. Также сегодня прозвучат сюжеты о  благоустройство территорий , этнокультурные новости, также вы услышите стихи одного из поэтов региона – ведь сегодня — Всемирный день поэзии.

9.00-10.10 Трансляция  радио России.

10.10  «Серебряный колокольчик». Школьные новости, беседа с детьми.

10.30  «7 дней». Обзор событий. 

Президент Татарстана Рустам Минниханов возглавил рейтинг устойчивости глав регионов Приволжского Федерального округа на март 2021 года. Рейтинг составлен аналитиками коммуникационного холдинга «Минченко Консалтинг».

34 вопроса рассмотрели в четверг депутаты на 20 заседании Госсовета республики.   

Участниками XV Российского венчурного форума станут 3 тыс. человек (из России, Великобритании, США и Китая), а также более 200 российских и международных инвесторов.

В Татарстане   утвержден список кандидатов на премию им. Габдуллы Тукая в 2021 году.

Татарстан стабильно держит лидерство среди регионов России по объему выдачи сельской ипотеки, обеспечив 2159 семей средствами на приобретение и строительство жилья.

О события в масштабах Приволжского федерального округа.

Традиционное совещание в Кабинете Министров РТ на этой неделе состоялось в пятницу. Провел совещание в режиме видеоконференцсвязи со всеми муниципальными районами Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин. Одной из главных тем совещания была санитарно-эпидемиологическая обстановка и меры предотвращения распространения коронавирусной инфекции Ковид-19.

Премьер-министр Республики Татарстан Алексей Песошин встретился с генеральным директором государственной корпорации — Фонда содействия реформированию ЖКХ Константином Цициным.

В субботу Национальная библиотека Республики Татарстан возобновила книговыдачу.
В субботу на площадке технопарка в сфере высоких технологий прошло пленарное заседание Международного конгресса «Молодежь в глобальной повестке. Молодежная политика: мировой и региональный опыт».

В субботу в Казани на улице Баумана прошел праздничный концерт фестиваля «Крымская весна».

10.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

11.00 Вести  радио России.

11.10 Концерт-отдых.

11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». Памяти композитора Рашида Абдуллина.

14.00-15.10 Трансляция  радио России.

15.10 “Уроки родного языка”.

15.35 Фоат Галимуллин. “Босоногое детство”. Моноспектакль. 1 часть.

16.00-16.10 Вести радио России.

16.10 Фоат Галимуллин. «Босоногое детство». Моноспектакль. 2 часть.

17.00 Трансляция радио России.                    

 

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта