ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонслар — Анонсы ( 01.03.21 — 07.03.21)

01.03.2021 7:57
в 7 дней, 7 көн
Цены на импортные розы и тюльпаны подскочили почти в два раза

Дүшәмбе, 1 март 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Актуаль әңгәмә”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бу атнадагы күпчелек тапшырулар хатын-кызларыбызга багышлана. Татар халкы тарихында да күренекле хатын-кызлар күп булган, әмма аларның барысы турында да мәгълүматлар сакланмаган. КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова тарихтагы ак таплар турында сөйли, тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.

Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды җитәкчесе, танылган табибә Миләүшә Гайфуллина исә халык санын исәпкә алу вакытында  нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйли.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Әхмәт Рәшит. “Әни”. Радиоспектакль. 1 өлеш.

Бүген, 1 нче март – язның тәүге көне. Күңелләрнең зур өметләр белән тулышкан мәле. Әлбәттә, яздан һәркем җылылык, наз, изге өметләрнең аклануын көтә. Бик тиздән, тагын бер атнадан язның беренче бәйрәмен – 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәчәкбез. Инде күптәннән килгән күркәм гадәт буенча бу бәйрәм халык арасында Әниләр көне буларак та танылып китте. Юкка гына күренекле шагыйребез Такташ:

“Хатын-кызның бөтен матурлыгы ,

Бөтен күрке – Ана булуда”, — дип язмагандыр.

Әни, әнием, әнкәй, инәй… Бөек татар теленең нинди генә шиваләрендә яңгырамасын, бу сүзгә күпме җылылык, хөрмәт, дан сыйган. Кешегә гомер бүләк итүче анага нинди генә матур сүзләр әйтсәк тә аз булыр күк. Шагыйрьләребез арасында да үз әнисе турында язмаган, уйламаган, фикер әйтмәгән кеше бар микән ул? Юктыр, мөгаен. Аналар турындагы һәр иҗат җимеше – шигырь, чәчмә яки драма әсәреме, җыр булсынмы – барысы да изге, саф хисләр белән сугарылган. Хәзер без тыңлаячак радиопоспектакль дә  менә шундый әсәрләрнең берсе. Аның авторы – шагыйрь, озак еллар Татарстан радиосында мөхәррир булып эшләгән Әхмәт Рәшит. Әсәр магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә режиссер Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы Асия Бикбау тарафыннан 1990 нчы елларда язып алынган. Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары: Илдус Әхмәтҗан, Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Хәлим Җәләлов, Әсхәт Хисмәт, Фәридә Сафина, Люция Хәмитова, Әнисә Сабирова һәм Аграфена Васильева башкаралар.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”. Хатлар буенча  әзерләнгән “Җырым  белән сәлам юллыйм” музыкаль программасы

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Әхмәт Рәшит. “Әни”. Радиоспектакль. 2 өлеш.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы Казанның 165нче “Адымнар” мәктәбе укучысы Диләрә Кылынч. Аның үзе белән якыннанрак танышып, укуы һәм мәктәптән тыш чараларда  катнашуы турында  сорашабыз.

18.40 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Сишәмбе, 2 март

 6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45 — “Актуаль интервью”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Актуаль әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 — Россия радиосы тапшырулары.

11.10 — Яңалыклар.

11.20 — “Пар канатлар”.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова “Пар канатлар” тапшыруы кысаларында гаиләдә тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр циклын башлап җибәргән иде. Бу юлы сүз хатын-кызларның гаиләдәге роленә багышлана.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 — Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбызда  рәссам, сынчы, график, ТАССРның  һәм РСФСРның  халык рәссамы, Татарстанның  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый  Урманчены искә алып хатирәләрне яңартырбыз.

Тапшыруның икенче өлешендә  Теләче районында  “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар” дигән  сәнгатьле сүз бәйгесеннән язма тыңларсыз.

 

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – Концерт.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Эльвира Хәйруллина концерты.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 3 март 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Актуаль әңгәмә”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Быел кыш үзенчәлекле: зәмһәрир салкыннарны яңгырлы көннәр алыштыра. Мондый катлаулы һава  торышы терлекләр сәламәтлегенә һәм продуктлылыгына ничек йогынты ясый? Болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов сөйли һәм тыңлаучылар сорауларына  җавап бирә.

7.45 – “Юллар чатында”.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20  — “Актуаль әңгәмә”.

11.40 — “Старт”.

Кама Тамагы районыннан Татарстанның ике тапкыр, Россиянең ике тапкыр абсолют чемпионы, көрәшчеләр арасында иң дәрәҗәле саналган М.Җәлил турнирларында җиңүче һәм иң популяр  хөкемдарларның берсе Әүхәт Хәлим улы Мөхәммәдиев белән әңгәмә.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Яшьлек аланы”.

Мәгълүм булганча, 6 нчы март көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә Республикакүләм «Татар кызы» конкуросының финалы узачак. Шул уңайдан бүген студиябездә яшь, чибәр, уңган-булган татар кызларын сәламлибез. Бездә кунакта – 2019 елгы конкурс финалисты, быелгы куратор – Әдилә Галимова һәм 2021 елгы “Татар кызы” республикакүләм конкурсы финалисты – Гөлназ Гыймадиева.

15.55 — Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Мансур Мозаффаров әсәрләре.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе,  4 март

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 — Актуаль әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – Татарстан: милли проектлар.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Хәере көн, кадерле дуслар! Бүген безнең эфирда күңелле бер яңалык бар. Татарстан радиосы үз эчендә дистә еллар дәвамында формалашып килгән татар теле мәктәбен, анда тупланган тәҗрибәне киң мәйданга чыгара. Хәерле сәгатьтә дип, “Мин әтине өйрәтәм!” дигән яңа радиосералны башлап җибәрәбез.

Тапшыруның икенче өлешендә зур галимебез, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев катнаша. Ул соңгы араларда үзенең туган төбәгендәге – Пермь краендагы татар авыллары тарихына кагылышлы ачышлар ясаган, гомерен халыкка багышлаган каһарман Батыршага бәйле яңа мәгълүматлар тапкан. Россия Федерациясендә халык санын алуга ярты ел калып барган бу вакытта болар киң катлау тыңлаучыларыбызга, бигрәк тә Пермь якларында яшәүче милләттәшләребезгә кызыклы булыр дип, без гадимне студиябезгә чакырдык.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 — “Офыклар”.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Нәкый Исәнбәт шигырьләренә җырлар.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.                                                                   

 

Җомга, 5 март 

6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”.  Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”. Рөстәм Акъегетнең тууына 70 ел тулу уңаеннан концерт

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

“Өметлеләр” мәчете имам хатыйбы, Россия ислам университетының гарәп теле укытучысы, ислам фәннәре докторы Алмаз хәзрәт Сафин белән Коръәни Кәримнең Бакара сүрәсендә 255 нче аять булып килгән  Аятел Көрси, аның мәгънәсе, шифалы йогынтысы турында  өченче тапшыру.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.

11.30 —  “Татулыкка ни җитә” (чуваш телендә)

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Яңалыклар (Россия  радиосы) 

13.10 — «Татарстан дулкынында».

Язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне якынлашуын исәпкә алып, бүгенге тапшыруыбызның төп каһарманнары – гүзәл затларыбыз булачак. Аларның икесен дә берләштереп торган төп нәрсә – тумышлары белән Актаныш төбәгеннән булулары. Без тапшыруга герой итеп сайлап алган шәхесләрнең берсе – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гүзәл Мөдәррис кызы Гарәпшина. Икенчесе – татар журналистикасы тарихында якты эз калдырган шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның “Бәллүр каләм” журналистлар премиясе лауреаты Рина Баян кызы Зарипова. Ул бүген безнең арада юк инде, ләкин аның турында җылы истәлекләр яши. Аларны тапшыруыбызның икенче өлешендә яңартырбыз.

Иртәгә, 6 март көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Мөдәррис кызы Гарәпшина үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аның өчен икенче туган йортына әйләнгән К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында актриса хөрмәтенә “Син бит минем бер генәм” бенефис-спектакле була. Сәхнә остасы хезмәттәшләреннән, тамашачыларыннан, якташларыннан котлаулар кабул итәргә әзерләнгән бер вакытта, барысыннан да алдан үзебез котлап, юбилярга саулык-сәламәтлек, имин тормыш, яңа зур рольләр, тамашачылар мәхәббәте теләп, актриса белән журналист Нәсим Акмал әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Киләсе сәхифәбезне без “Күңел җылысын өләшкәндә” дип исемләдек. Ул күренекле журналист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның “Бәллүр каләм” премиясе лауреаты Рина Баян кызы Зарипованың якты истәлегенә багышлана. 12 нче март көнне аның тууына 80 ел тула.

Рина Баян кызы Зарипованың нәсел тамырлары Актаныш районы Меңнәр авылына барып тоташа. Ул 1941 елның 12 нче мартында укытучылар Мәсрүрә Зарифуллина һәм Фәтхелбаян Агумов гаиләсендә дөньяга килә. Замандашлары, аны якыннан белгән хезмәттәшләре Рина ханымны зыялы, сабыр, күркәм сыйфатларга ия ханым иде дип искә ала. Нәсел дәвамчылары хәбәр иткәнчә, аның ерак бабалары дини кешеләр, төрле авылларда имамлык итәләр. Рина ханымның балачагы Актаныш районының Кәзкәй, Яңа Әлем, Иске Солтангол, Югары Гәрәй авылларында үтә. Өлкән сыйныфларда укыганда ук ул төрле гәҗитләргә язмаларын, шигырьләрен җибәреп тора. Актаныш районы Югары Гәрәй авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2 ел дәвамында Пермь фанер комбинатында эшли. Ә инде 1960 елда Алабуга педагогика институтының рус-татар филология факультетына укырга керә. 1965 елда кулына диплом алгач, институт тарафыннан йөкләмә белән, Лаеш районы Татар Сараланы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Булачак гомер юлдашын да Рина ханым шул ук мәктәптә очрата. Яңа гына физика укытырга килгән Заһит Зарипов белән 1966 елда гаилә корып җибәрәләр. Соңрак яшь гаилә Казанга күченә. 1969 елдан Рина ханым “Татарстан яшьләре” газетасында эшли башлый. 1973 елдан хатлар бүлеген җитәкли һәм бу вазифаны 2002 елга кадәр башкара. Аның исеме газета тарихына тирән уелып калган “Сердәш” сәхифәсе белән бәйле була. Ул гомере буе тормышны өйрәнә.

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – Концерт.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Шамил Әхмәтҗанов концерты.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Шимбә,  6 март

8.10 – Игътибарыгызга “Татар сүзе” республикакүләм конкурсының Гала концертыннан репортаж тәкъдим ителер.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2021 елны Татарстанда туган елләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шушы җәһәттән Татарстан Республикасы Президенты каршында оешкан татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе күп кенә кызыклы максатчан проектлар башлап җибәрде. Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның “Татар сүзе” конкурсы шушы күпсанлы проектларның берсе. Жюри биргән хисаптан күренгәнчә, бәйгегә 4 меңгә якын видеоязма кабул ителгән һәм шулар арасыннан иң яхшылары сайлап алынган. Тапшыруларда иң затлы нәфис сүз осталарының чыгышларын ишетәчәкбез.
Галаконцерт 3 сәгать дәвам итте. Анда катнашучыларның һичберсенең күңелен төшермәс өчен, без язманы кыскартмаска, тулы килеш эфирга бирергә булдык. Язманы  өч өлешкә бүлеп бирербез. Башы 8.10 минутта яңгыраса, икенче өлешен бүген 11 сәгать 20 минутта, өченчесен – 13 сәгать 10 минутта “Татарстан дулкынында программасы кысаларында тыңларсыз.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Табигать дуслары”.

Бүгенге тапшыруда март ае күзәтүләре,  кызыклы һәм файдалы мәгьлуматлар белән танышырсыз. Хайваннарның, кошларның бер ярдәмсез туган җирләрен  ничек эзләп табулары турында  белерсез. Тапшыру ахырында  авакада җимешенең файдасы  турында сөйләрбез.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.Бу көннәр бәйрәм алды мәшәкатьләре белән уза. Атна тулаем Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә әзерлек белән үтте, дисәк тә була. Әле иң күңеллесе алда, 8 март көнне, булачак. Гүзәл затларга багышланган чаралар атна дәвамында күп булды.
Пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бурятия Республикасына барды.

10.55 — Реклама, һава  торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – “Татар сүзе” республикакүләм конкурсының Гала концертыннан репортаж -2.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.“Татар сүзе” республикакүләм конкурсының Гала концертыннан репортаж-3.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Шәриф Хөсәенов. “Әни килде”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең

радиоварианты. 1 нче өлеш.

Игътибарыгызга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкаруында “Әни килде” спектакленең радиовариантын тәкъдим итәбез. Драматург Шәриф Хөсәенов әсәре. Сәхнә режиссеры – Марсель Сәлимҗанов. 1971 елда Татарстан радиосы студиясендә магнитофон тасмасына язып алынган бу спектакльнең радиорежиссеры – Әхтәм Зарипов.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

  

Якшәмбе, 7 март

8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Көмеш кыңгырау”.

Татарстаныбызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дәвам итә. Без дә туган телебезнең матурлыгына сокланып дусларыбыз иҗатын тыңларбыз. Иртәгә  8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бүгеннән үк әниләребезгә, дәү әниләребезгә, апа- сеңелләребезгә бәйрәм  котлауларын ишеттерик.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Ял концерты.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз затлы каләмле шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегетнең (Фәйзуллинның) тууына 70 яшь тулу уңаеннан әзерләнде. Моңа кадәр һәр елны яз башында – 5 март көнне – без аны туган көне белән тәбрикли идек, аның иҗатын яратучы әдәбият сөючеләрдән, күп санлы радиотыңлаучылардан котлаулар агыла иде. Ә менә быел бу датаны аны юксынып үткәрергә туры килә.  Шушы юбилеен каршыларга нибары ярты ел вакыт калып килгәндә, узган елның җәендә, туганнары, дус-ишләре белән бәхилләшергә дә өлгермичә, бакыйлыкка китеп барды.

Бүгенге тапшыруда без ул калдырган мирасның зурлыгы турында уйланырбыз, шигырьләрен тыңларбыз һәм Рөстәм Акъегетнең үзе катнашкан бер тапшыруга мөрәҗәгать итәрбез

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – “Тел күрке – сүз”.

15.35 — Шәриф Хөсәенов. “Әни килде”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең

радиоварианты. 2 өлеш.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

16.10 – Шәриф Хөсәенов. “Әни килде”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең

радиоварианты. 3 өлеш.

17.00 — Россия радиосы тапшырулары.

Понедельник, 1 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Прямой эфир. Гости студии – доцент КФУ            Миляуша Хабутдинова.

8.00-11.10 Трансляция радио России.

11.10 Ахмет Рашитов. «Мать». Радиоспектакль. 1 часть.

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 «На волне Татарстана». Музыкальная программа по письмам ветеранов.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Ахмет Рашитов. «Мать». Радиоспектакль. П часть.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 «Собеседник». Гость программы – ученица школы №165 «Адымнар» г.Казани

Диляра Кылынч.

18.40 «С песней по жизни».

18.55 Реклама, прогноз  погоды,  программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.                                    

 

 Вторник, 2 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Новости АПК».

О результатах отрасли животноводства в сельхозформированиях Республики Татарстан за январь 2021 года доложил  на совещании в Доме Правительства РТ заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия РТ Ленар Гарипов.

Продолжается работа по подготовке сельхозтехники  к весенне-полевым работам.Глава Черемшанского района Фердинант Давлетшин сообщил нашему корреспонденту, что в районе еженедельно проводятся семинар совещания с участием работников крестьянско-фермерских хозяйств.

С целью улучшения качества оказания услуг Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан  анонимный опрос среди получателей субсидий в сфере АПК.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.       

7.00  Вести радио России.

7.10    О мероприятиях Года родных языков и народного единства в РТ:

В  Казани прошло  совместное выездное заседание Комиссий Общественной палаты РФ по гармонизации межнациональных и межрелигиозных отношений,   по вопросам развития культуры и сохранению духовного наследия совместно с Общественной палатой Татарстана. Двухдневная встреча была  посвящена теме «Сохранение и поддержка этнокультурного и языкового многообразия — важнейший фактор укрепления общероссийского единства».

Во  всех школах республики прошли парламентские уроки.  В этом году парламентский урок был посвящен объявленному в республике Году родных языков и народного единства. Тема урока: «Татарстан – наш общий дом. Единство народов, культурное и языковое многообразие как уникальное богатство республики». Председатель Государственного Совета Фарид Мухаметшин стал гостем парламентского урока   в гимназии №6

Заместитель Председателя Государственного Совета, председатель Комиссии при Президенте РТ по сохранению и развитию татарского языка Марат Ахметов провел зональное совещание комиссии в Тюлячинском районе.

Вопросы сохранения и изучения родных языков обсудили на выездном заседании объединения женщин-депутатов «Мәрхәмәт-Милосердие», которое прошло  в формате круглого стола на базе образовательного комплекса «Адымнар – Казань: путь к знаниям и согласию».

Фестиваль дружбы народов в 72-й казанской школе

И о предстоящих мероприятиях в рамках Года родного языка и  народного единства говорили на недавней пресс-конференции в агентстве «Татар-информ».

8.00-11.10  Трансляция  радио России.

11.10  Новости.

11.20 “Пар канатлар”. Прямой эфир. Гость студии – председатель Всемирной женской

организации “Ак калфак” Кадрия Идрисова.

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10  “На волне Татарстана». Запись из музея живописца, скульптора Баки Урманче.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10  Новости.

15.20 Концерт.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10  Новости.

18.25  Концерт Эльвиры Хайруллиной.

18.55  Реклама, прогноз погоды, программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

  

Среда, 3 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50, Реклама, прогноз   погоды.

7.00 Вести радио России.

7.10 Прямой эфир. Гость студии – зам.министра с/х и продовольствия РТ Ленар Гарипов.

7.45 «Перекресток».

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10  Новости.

11.20 «Актуальное интервью».

11.40 «Старт».

11.55 Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. Гость студии – заслуженная артистка РТ Айгуль Бариева.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.2 0 «Молодежная поляна». Прямой эфир. Встреча с финалистами конкурса

«Татар кызы-2021».

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Произведения Мансура Музаффарова.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

Четверг, 4 марта

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45 «Перекресток».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Актуальные вопросы развития Татарстана.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10   Новости.

11.20 Татарстан: национальные проекты.

11.55  Реклама, прогноз погоды.

12.10-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана”. “Клуб интересных встреч”. Файзулхак Ислаев.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 «Горизонты». Весенние заботы сельчан.

15.55 Реклама,  прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Песни на стихи Наки Исанбета.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00  Трансляция радио России.

 

Пятница, 5 марта

6.00-8.00 6.00-8.00  “Утренний луч”. Новости России и Татарстана.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Прямой эфир. Роль религии в воспитании  личности.

8.00-11.10 Трансляция  радио России.

11.10 Новости.

11.20 «Вести ПФО».

11.30 «Доброе братство лучше богатства» (на чувашском языке).

11.55 Реклама, прогноз погоды.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  «На волне Татарстана».

  1. Творческий портрет засл.артистки РТ Гузель Гарапшиной
  2. Памяти журналиста Рины Зариповой.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости

15.20 Концерт.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10  Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт Шамиля Ахметзянова.

18.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

 

Суббота, 6 марта

8.10 Репортаж с гала-концерта «Татар сузе». 1 часть.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 “Друзья природы”.

10.30  “7 дней”. Итоги недели.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 Репортаж с гала-концерта «Татар сузе». 2 часть.

11.55  Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана». Репортаж с гала-концерта «Татар сузе». 3 часть.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Шариф Хусаинов. “Белое платье матери”. Радиовариант спектакля ТГАТ

им.Г.Камала. 1 часть.

16.00 Трансляция радио России.

 

Воскресенье, 7 марта

8.10 “Между Волгой и Уралом”. Объединенный  радиожурнал семи республик. Сегодняшнюю программу мы открываем песней, адресованной всем слушательницам  радиожурнала. Завтра в нашей стране , как и во  многих других странах, будет отмечаться   замечательный весенний праздник  — Международный женский день 8 марта.  И сегодня все сюжеты нашей программы посвящены прекрасной половине человечества

9.00-10.10 Трансляция  радио России.

10.10  «Серебряный колокольчик». Школьные новости, беседа с детьми.

10.30  «7 дней». Обзор событий.

Начнем с главной темы– завтра мы отметим Международный женский день, праздник, ставший символом преклонения перед женщиной, ее красотой, духовной  силой и ее любовью.В преддверии праздника к жительницам республики обратился Президент Татарстана Рустама Минниханов.

В преддверии праздника  президент Татарстана Рустам  Минниханов встретился с многодетными матерями и с женщинами, служащими в правоохранительных органах. Также состоялась  традиционная  предпраздничная встреча президента Татарстана Рустама Минниханова с представительницами федеральных и региональных СМИ.

Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов перед стартом плей-офф провел традиционную встречу с руководством, тренерским штабом и игроками казанского хоккейного клуба «Ак Барс». Встреча прошла в «Татнефть Арене».

Президент Татарстана  Рустам Минниханов побывал в Бурятии, где встретился с руководством региона и местной татарской общиной. В  рамках рабочей поездки в Бурятию он посетил Улан-Удэнский авиационный завод, где   осмотрел производственные площадки предприятия.

В Казани с рабочей поездкой  побывал   заместитель Председателя Правительства Российской Федерации Дмитрий Чернышенко.

Традиционное  субботнее совещание в Доме Правительства РТ провел Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин.
Глава Управления Роспотребнадзора по РТ Марина Патяшина отметила, что в феврале в республике зарегистрирован 1 тыс. 931 новый случай Covid-19. Это на 30% меньше, чем в январе. В первую неделю марта в среднем регистрируется чуть более 50 случаев в день.

О реализации программ жилищного строительства, программ строительства и капитального ремонта социальных объектов доложил глава Минстроя РТ Марат Айзатуллин.

Министр транспорта и дорожного хозяйства РТ Фарит Ханифов доложил о реализации проекта строительства автодороги М-12 Москва — Казань.

Также в режиме видеосвязи к совещанию подключился министр строительства и жилищно-коммунального хозяйства РФ Ирек Файзуллин, он   поздравил женщин с наступающим 8 Марта.

10.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

11.00 Вести  радио России.

11.10 Концерт-отдых.

11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». Памяти поэта и радиожурналиста Рустема Файзуллина.

14.00-15.10 Трансляция  радио России.

15.10 “Уроки родного языка”.

15.35 Шариф Хусаинов. “Белое платье матери”. Радиовариант спектакля ТГАТ

им.Г.Камала. 2 часть.

16.00-16.10 Вести радио России.

16.10 Шариф Хусаинов. “Белое платье матери”. Радиовариант спектакля ТГАТ

им.Г.Камала. 3 часть.

17.00 Трансляция радио России.

                       

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта