ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонслар — Анонсы ( 22.02.21 — 28.02.21)

21.02.2021 21:52
в 7 дней, 7 көн
Новый супертеплоход и соглашение Татарстана с РЖД: рассказываем о результатах итоговой коллегии минтранса РТ

Дүшәмбе, 22 февраль    

8.10 – Фатих Кәрим. “Илең турында уйла”. Әдәби-музыкаль композиция.

Кадерле дуслар! Шушы бәйрәм көнендә күңелдәге теләкләрнең иң изгеләрен юллап, эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез.

Тапшыруыбыз халкыбызның каһарман улы, Бөек Ваатан сугышы кырларында үз-үзен аямыйча сугышкан һәм илебез азатлыгы өчен шәһит киткән шагыйрь Фатыйх Кәримгә багышлана. Аны сезнең игътибарыгызга Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин Тәкъдим итә.

9.00 – Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Гадел Кутуй. “Рөстәм маҗаралары”. Балалар өчен радиотамаша.

Кадерле дуслар! Хәзер без сезне композитор Илһам Байтирәкнең каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигырьләренә язылган “Кадерле минутлар” дигән вокаль циклын тыңларга чакырабыз.  Әсәрне тыңлар алдыннан композиторның үзеннән әсәрнең язылу тарихы турындда беринчә сүз ишетербез.

Тапшыруның “Шигърият” сәхифәсендә  шагыйрә Салисә Гәрәеваның шигырьләреннән төзелгән “Өстемнән ак болыт йөзеп үтәр” дигән радиокомпозиция тыңларсыз.

11.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Йолдыз Исәнбәт. “Бөек Ватан сугышы елларында татар музыкасы”.

Илебезнең зур бәйрәмен каршы алырга җыенабыз. Иртәгә – Ватанны саклаучылар көне.

Мондый вакытларда без, әлбәттә, республикабызның, туган халкыбызның Ватан азатлыгын саклауга-яклауга керткән өлеше турында уйланабыз. Шушы хакта уйланып, каһарман йөрәкле ата-бабалырыбыз өчен горурлык хисләре кичерәбез.

Хәзер яңгыраячак музыкаль программа да татар халкының Бөек җиңүгә керткән өлешенең үзенчәлекле бер ягын ачып бирә. “Бөек Ватан сугышы һәм татар композиторлары” дип исемләнгән әлеге тапшыру Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече Йолдыз Исәнбәт тарафыннан әзерләнгән. Тапшыруны авторы үзе алып бара.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.Күркәм гадәт буенча бәйрәм ялларында Татарстан радиосы сез яратып тыңлаган тапшыруларын кабатлап тәкъдим итә. Менә бүген дә радиобыз фонотекасыннан шундый бер язманы эфирга бирергә булдык. Ул 2018 елда Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың 50 яшьлек юбилее уңаеннан башкалабызның Спорт сараенда үткән концерт язмасы. Ул вакытта аны матбугатта зур вакыйга, халыкчан концерт дип бәя бирделәр. Без аны сәхнәдән барган вакытта яздырып алган идек. Концертның сценарий авторы һәм режиссеры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушан Шәриф. Айваз Садыйров һәм Илфак Хафизов алып бара. Коцертта Зәйнәп Фәрхетдинованың якыннары – улы Булат һәм Зөфәр Билалов та катнаша. Әйдәгез, яраткан җырчыбызның җыр-моң дөньясына бергәләп сәяхәт итик.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Илһам  Байтирәк. “Кадерле минутлар”. Муса Җәлил шигырьләренә вокаль  цикл.

Кадерле дуслар! Хәзер без сезне композитор Илһам Байтирәкнең каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигырьләренә язылган “Кадерле минутлар” дигән вокаль циклын тыңларга чакырабыз.  Әсәрне тыңлар алдыннан композиторның үзеннән әсәрнең язылу тарихы турындда беринчә сүз ишетербез.

Тапшыруның “Шигърият” сәхифәсендә  шагыйрә Салисә Гәрәеваның шигырьләреннән төзелгән “Өстемнән ак болыт йөзеп үтәр” дигән радиокомпозиция тыңларсыз.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Сишәмбе, 23 февраль

8.10 – “Утта чыныккан каләм”. Әдәби-музыкаль композиция.

Җиргә бәйрәм иртәсе канат җәйде, кадерле дуслар! Ир егетләребезне – Ватанны саклаучыларны котлый торган матур бәйрәм килде.

Бүген без иртәнге эфирыбызны Бөек Ватан сугышы елларында татар әдипләрнең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләүче тапшыру белән башлап җибәрербез.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Зәки Зәйнуллин. “Майор Гаврилов”. Моноспектакль.“Әдәбиятыбыз сәхифәләре” дигән циклдан бүген игътибарыгызга язучы Зәки Зәйнуллин әсәре буенча эшләнгән “Майор Гаврилов” дигән моноспектакль тәкъдим итәбез. Документаль әсәр батыр милләттәшебез, чыгышы белән Питрәч районы Әлбәдән авылыннан булган Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов биографиясендәге аяныч фактларга нигезләнеп язылган. Аны Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров башкара.

11.00 — Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт.

12.00 — Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Бүген  23 февраль — Ватанны саклаучылар көне.  Без дә бүгенге тапшыруыбызда Ватан төшенчәсен  яшьләр фикерләре аша  аңларга тырышырбыз.

Татарстан милли музеенда  танылган  рәссам Финат Нәбиуллинның шәхси күргәзмәсе эшли. Автор белән кызыклы әңгәмә тәкъдим итәбез.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Солдат җырлары.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 24 февраль

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Актуаль әңгәмә”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

10-11 февраль көннәрендә  илебез башкаласында  Россия мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе үткәрелде. Анда киләчәккә нинди бурычлар куелды, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда нинди яңалыклар бар? 18 февральдә Татарстан республикасы Дәүләт Советы сессиясендә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды: бу уңайдан республика мәгариф системасында нинди яңалыклар бар? Болар хакында һәм тыңлаучыларыбызны кызыксындырган башка мәсьәләләр турында турыдан-туры эфирда Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

7.45 – “Юллар чатында”.

Дүшәмбедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республикада М-12 трассасын төзү мәсьәләсе турында киңәшмә уздырды.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары юл иминлеге өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисап тыңлады.

Росавтодор вәкилләре һәм илнең юл тармагы белгечләре заманча юл системаларын гамәлгә кертү турында фикер алышты.

Кичә Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автоюлында  булган һәлакәттә 4 кешенең гомере өзелде.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20  — “Актуаль әңгәмә”.

11.40 — “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән М.Җәлил истәлегенә Минзәлә каласында булып узган  татарча көрәш буенча  турнир  хакында, аның көрәшчеләр өчен әһәмияте турында әңгәмә.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Яшьлек аланы”. Студиябез кунаклары – талантлы яшьләр – Алмаз Сафин һәм Фәридә Сөнгатова. Алар икесе дә данлыклы ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә иҗат итәләр. Бүгенге тапшыруда без алар белән якыннанрак танышып үтәрбез.

15.55 — Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 –  “Саз” ансамбле концерты.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе,  25 февраль 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 — Актуаль әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – Татарстан: милли проектлар.

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 — “Офыклар”.

Сосновский балтырганы, аның  авылдагы буш җирләрне басып алуы, кешеләрнең һәм аеруча балаларның сәламәтлегенә  коточкыч зыян салуы һәм аңа каршы көрәш чаралары турында  Казан дәүләт аграр университеты профессоры, фән докторы Фәрит Шәрип улы Шәйхетдинов белән әңгәмә.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Эльвира Сафина шигырьләренә җырлар.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.                                                                   

 

Җомга, 26 февраль

6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – “Идел буе федераль округы яңалыклары”.

11.30 —  “Татулыкка ни җитә” (башкорт телендә)

11.55 – Реклама, һава торышы.

12.00 – Яңалыклар (Россия  радиосы) 

13.10 — «Татарстан дулкынында».

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – Концерт.

15.55 – Реклама, һава торышы.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Ганс Сәйфуллин әсәрләре.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Шимбә,  27 февраль

8.10 – Зөлфәт әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Гөлбакча”.

Илназ белән Айсылу сезне балачак иленә сәяхәткә алып чыга. Балалар бакчаларында 8 март бәйрәменә әзерлек бара.Туган телләр елы уңаеннан да нәниләребез шигырьләр өйрәнгән.Шулар һәм башкалар турында тапшыруда ишетерсез.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

Бәйрәмнән соңгы кыска эш атнасы вакыйгаларга бай булды.
Илебез, елдагыча, Ватанны саклаучылар көнен зурлап билгеләп үтте.
Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә булды.
Чәршәмбедә Ратушада Казан шәһәре Думасының V сессиясе үткәрелде.
Районнарда йомгаклау сессияләре дәвам итә.

10.55 — Реклама, һава  торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Түбән Кама шәһәренә нигез салынуга 60 ел.  Концерт.

Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Бүгенге концертыбызны без Түбән Кама шәһәренең юбилее белән котлап әзерләдек.  Түбән кама халкын юбилей белән колап, концертыбызны бүгенге көндә анда гомер итүче яисә кайчандыр гомер юлларын шушы гүзәл калда башлап җибәргән җырчыларның чыгышларыннан, язмышлары Түбән Кама белән бәйләнгән шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлардан төзедек.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Сәнгать, бигрәк тә театр дөньясында үзләре безнең арадан күптән китсә дә, исемнәре телдән-телгә күчеп яшәүләрен дәвам иткән шәхесләр бар. Алар турындагы истәлекләр сәхнәдәш дусларының хәтерендә генә түгел, шул актерның уенына карап сокланган гади тамашачы күңелендә дә саклана. Еш кына мондый кеше турында: “Гади. Якыннарына һәрчак игътибарлы, ихтирамлы, ягымлы. Уенында бернинди дә фальш күрмәссең. Тудырган образлары табигый. Ул халык мәхәббәтен яулаган чын шәхес иде”, — диләр. Әйе, бүгенге тапшыруыбызның баш каһарманы да нәкъ шундый иде. Без бүгенге программаны Татарстанның халык артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ирек Вәли улы Баһмановны искә алып әзерләдек.

Ирек Вәли улы Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт авылында туа. 1951-1954 елларда Төньяк хәрби флотында хезмәт итә. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм татар күчмә театрында эшли башлый.

Аннары, 1964 елдан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татар дәүләт академия театрында иҗат итте. Артистның «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Фәйзулла, «Хуҗа Насретдин»да Ахун, «Зәңгәр шәл»дә Мишка, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Искәндәр кебек рольләре халык күңелендә тирән уелып калды.

Ирек Баһманов 1982 елдан Татарстанның халык артисты.

Кырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара. Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный. Актёрның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла. Актёрга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира белән бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Баһмановның катлаулы эчке дөньясы белән тулыландырыла. Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”, У. Шекспирның “Ричард III” спектаклендә күрә иде. 

Ирек Баһманов Татарстан радиосы өчен дә үз кеше булды. Безнең фондта ул катнашкан спектакльләр, төрле әдипләребезнең әсәрләрен укыган йөзләгән язма кадерләп саклана һәм әле дә эфир киңлекләрендә яңгырап, халыкка хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

Бүген игътибарыгызга Татарстан радиосы фонотекасыннан тагын бер үтә дә кадерле язманы тәкъдим итәргә булдык. Ул Ирек Баһмановның 80 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнгән вакытта үзе катнашында 2012 елда әзерләнгән тапшыру. Күренекле артист белән әңгәмәне журналист Нәсим Акмал алып барган.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Туфан Миңнуллин. “Ир-егетләр”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең

радиоварианты. 1 нче өлеш.

Игътибарыгызга Туфан Миңнуллинның режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Ир егетләр» спектакле язмасын тәкъдим итәбез.  Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкара.

Вакыйга Мәрвән һәм Әхтәмнең эчемлек ларегы янында очрашуыннан башланып китә. Алар фронтовиклар, сугышта бергә булганнар. Ләкин Әхтәм тормыш төбенә тәгәрәгән. Ул үзенә маяк итеп Сатин (“Тормыш төбе”) фәлсәфәсен алган. Юкса, ул бит университетта укыткан, белемле архитектор булган. Мәрвән фронтовик дустын тормышка кире кайтара. Авылга алып кайта, эш бирә, кеше итә. Әхтәмне хатыны белән очраштыра…

Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер Әхтәм Зарипов, мөхәррир Рим Шириязданов тарафыннан 1971 елда язып алынган.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Якшәмбе, 28 февраль 

8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Көмеш кыңгырау”.

Бүген февральнең соңгы көне, иртәгә март-матурны каршылыйбыз.         Бүгенге тапшыруыбызны да яз рухында әзерләргә булдык. Әйдәгез, язгы матурлыкны шигьри сүз һәм җыр-моңнарыбыз аша күзәтик әле дуслар.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Ял концерты.

11.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.

Хәзер без сезне “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тыңларга чакырабыз. Кунагыбыз – танылган язучы Солтан Шәмси.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – “Тел күрке – сүз”.

15.35 — Туфан Миңнуллин. “Ир-егетләр”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең

радиоварианты. 2 нче өлеш.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

16.10 – Туфан Миңнуллин. “Ир-егетләр”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакленең

радиоварианты. 3 нче өлеш.

17.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Понедельник, 22 февраля

8.10 Фатих Карим. «Бессмертье-награда храброму в бою». Литературно-музыкальная  композиция.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 Адель Кутуй. “Приключения маленького Рустема в логове врага”.

Радиопостановка для детей.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 Юлдуз Исанбет. “Татарская музыка в борьбе за победу”.

11.55  Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана».

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Ильгам Байтиряк. “Незабываемые минуты счастья”. Вокальный цикл на стихи

Мусы Джалиля.

16.00 Трансляция радио России. 

 

Вторник, 23 февраля

8.10 «Закаленные в огне». Литературно-музыкальная композиция из стихов

поэтов-фронтовиков.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 Заки Зайнуллин.  “Майор Гаврилов”. Моноспектакль.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 “России верные сыны!” Концерт, посвященный Дню защитников Отечества.

11.55  Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана».

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 “Песни о солдатах”. Концерт.

16.00 Трансляция радио России. 

 

Среда, 24 февраля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Актуальное интервью».

6.50, 7.50, Реклама, прогноз   погоды.

7.00 Вести радио России.

7.10 Прямой эфир. Гость студии –.

7.45 «Перекресток».

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10  Новости.

11.20 «Актуальное интервью».  Росреестр разъясняет.

11.40 «Старт».

11.55 Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”.

14.00-15.10 Трансляция радио России.  

15.10 Новости.

15.2 0 «Молодежная поляна». Прямой эфир. Гости студии –

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт из записей ансамбля «Саз».

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России. 

 

Четверг, 25 февраля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45 «Перекресток».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Актуальные вопросы развития Татарстана.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10   Новости.

11.20 Татарстан: национальные проекты.

11.55  Реклама, прогноз погоды.

12.10-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана”.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 Татарстан: национальные проекты.

15.55 Реклама,  прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Песни на стихи Эльвиры Сафиной.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00  Трансляция радио России.

 

Пятница, 26 февраля

6.00-8.00 6.00-8.00  “Утренний луч”. Новости России и Татарстана.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Прямой эфир. Роль религии в воспитании  личности.

8.00-11.10 Трансляция  радио России.

11.10 Новости.

11.20 «Вести ПФО».

11.30 «Доброе братство лучше богатства» (на башкирском языке).

11.55 Реклама, прогноз погоды.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  «На волне Татарстана».

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости

15.20 Концерт.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10  Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Произведения Ганса Сайфуллина.

18.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

 

Суббота, 27 февраля

8.10 Литературно-музыкальная программа из произведений Зульфата.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 “Цветник”.

10.30  “7 дней”. Итоги недели.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 “Славу тебе мы поем!” Концерт, посвященный 60-летию закладки нового города

Татарстана-Нижнекамска.

11.55  Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана».

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Туфан Миннуллин. “Мужчины”. Радиовариант спектакля ТГАТ

им.Г.Камала.1 часть.

16.00 Трансляция радио России. 

 

Воскресенье, 28 февраля

8.10 “Между Волгой и Уралом”. Объединенный  радиожурнал семи республик.

Сегодня расскажем о том, как в республиках отпраздновали День Защитника Отечества,  как реализация Национальных проектов повышает качество жизни, прозвучат новости духовной и культурной жизни региона.

9.00-10.10 Трансляция  радио России.

10.10  «Серебряный колокольчик». «Год родных языков и народного единства».

Беседа с детьми.

10.30  «7 дней». Обзор событий.

23-го февраля Президент Татарстана Рустам Минниханов опубликовал видео поздравление с Днем Защитника Отечества.

Также прошли мероприятия в честь 80-летия Казанского высшего артиллерийского командного училища имени маршала артиллерии М.Н.Чистякова.

 Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов посетил  Казанское суворовское военное училище.

 Реализация проекта по строительству трассы М12 Москва — Казань окажет позитивное влияние на развитие Татарстана, включая и его столицу. Об этом заявил Президент Татарстана Рустам Минниханов на 5-й сессии Казгордумы IV созыва.

 Заседание комиссии Государственного совета Российской Федерации по вопросу «О стратегическом развитии Российской Федерации» провел в Москве Президент Республики Татарстан, руководитель комиссии Госсовета России по направлению «Строительство, жилищно-коммунальное хозяйство, городская среда» Рустам Минниханов.

 В районах продолжаются   заседания местных советов, посвященные  итогам социально-экономического развития муниципалитетов  в 2020 году.

10.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

11.00 Вести  радио России.

11.10 Концерт-отдых.

11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана».

14.00-15.10 Трансляция  радио России.

15.10 Туфан Миннуллин. “Мужчины”. Радиовариант спектакля ТГАТ

им.Г.Камала. 2 часть.

16.00-16.10 Вести радио России.

16.10 Туфан Миннуллин. “Мужчины”. Радиовариант спектакля ТГАТ

им.Г.Камала. 3 часть.

17.00 Трансляция радио России.         

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта