Галимҗан Ибраһимов. “Казак кызы”. Радиотамаша.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, хәзер Сезне “Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” дигән циклдан атаклы язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” романыннан өзек тыңларга чакырабыз. Аны Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров укый. Башта әдип Галимҗан Ибраһимов иҗатында иң камил, иң сәнгати әсәрләрнең берсе булган “Казакъ кызы” романы турында берникадәр мәгълүмат. Язучы аны 1923 елда язып тәмамлый.
Әсәрдә барган вакыйгалар XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына карый. Бу вакытта Казакъстанның Россия белән кушылу процессы бара, шул сәбәпле гади, борынгыдан килгән дала тормышына, гореф-гадәтләренә капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керә башлый. Киң далада җир, хакимлек өчен ыруглар арасында тарткалаш китә, чөнки җир казакъ халкы өчен иң кирәк нәрсә, иң зур байлык булып санала.
Әсәрнең төп герое — казакъ кызы Карлыгач-Сылу образы аша Г.Ибраһимов казакъ хатын-кызларының гына түгел, мөселман хатын-кызларының да иреккә, хөррияткә тартылган күңелләрен сурәтләнгән. Язучының үткен каләме халык тормышының эченә үтеп керә, аның тирән катламнарын күтәрә, җәмгыятьнең социаль яраларын ачып бирә алды. Г. Ибраһимов саф мәхәббәт, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең аерым кешеләрнең баш күтәрүе белән генә хәл ителмәслеген, казакъ илендәге тәртипләрне нигездән үзгәртеп кору юлы белән генә чишәргә мөмкин икәнлеген раслый. Ул төрки язучылардан беренче буларак, гаиләдәге һәм иҗтимагый изүгә каршы күтәрелгән казакъ кызының гүзәл образын тудырды. Моның белән хатын-кыз азатлыгы өчен көрәшкә зур өлеш кертте. Карлыгач-Сылуның ничә гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләрне җимереп, үзен сатыла торган курчак түгел, ә шәхес итеп күрсәтүенә сокланмыйча мөмкин түгел. Әйтерсең ул башка мөселман хатын-кызларын үзе кебек көрәшче табигатьле булырга өнди.
Солтан Шәмси. “Синеке булырмын”. Моноспектакль.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01