ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана Әдәбиятыбыз сәхифәләре

Театр — микрофон алдында (31.01.21)

31.01.2021 17:32
в Әдәбиятыбыз сәхифәләре
Казанский оперный театр открыл сезон постановкой «Реквиема» Моцарта
Драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Аяз улы Гыйләҗев бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген шул уңайдан игътибарыгызга аның Камал театрында режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Бичура” спектакле язмасын тәкъдим итәбез.
https://old.trt-tv.ru/wp-content/uploads/2021/01/Liter310121v15.mp3

 

https://old.trt-tv.ru/wp-content/uploads/2021/01/Liter310121v16.mp3

Башта автор турында бераз мәгълүмат. “Әдипләребез” дигән энциклопедик белешмәдә мондый юлларны укыйбыз:   

“Мансур Гыйләҗев 1961 елның 29 гыйнварында Казан шәһәрендә язучы, драматург һәм әдип Аяз Гыйләҗев гаиләсендә туа. Бала чагыннан ук әдәби-мәдәни тормыш мохитендә тәрбияләнеп, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате һәм театр сәнгатенә гашыйк булып үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1978–1983 елларда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетында югары белем ала. Институттан соң аны, яхшы белгеч буларак, Мәскәү проектлар төзү фәнни-тикшеренү институтына эшкә кабул итәләр. Нәкъ шул институтта эшләү дәверендә — 1983–1986 елларда ул рус һәм татар театрларының игътибарын җәлеп иткән «Кәгазьдәге шау-шу», «Бәби арбасы», «Метеорит», «Ай капкасы» кебек беренче пьесаларын иҗат итә. Ә «Рәхәт яшибез» дигән сатирик драмасы 1986 елның көзендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела. 1988 елда М.Гыйләҗев Камал театры режиссеры Дамир Сираҗиев белән берлектә Чыңгыз Айтматовның «Плаха» романы буенча «Ахырзаман» драмасын яза. Моннан соң шул ук театр сәхнәсендә яшь драматургның татар тормышындагы матур һәм ямьсез күренешләрне нечкә фәлсәфи фикер-карашлар һәм юмор катыш сатира аша сурәтләгән «Бичура» (1989 ел), 1991 елда «Казан егетләре», 1993 елда «Тагын Казан егетләре» исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр уңыш казана. Башка театрларның да М.Гыйләҗев драматургиясе белән кызыксынуы көчәя: Казан курчак театрында 1989 елда “Патша кәләше», 1994 елда «Кәвеш кигән Песи», 1998 елда «Чегәннәр», 1996 елда Әлмәт драма театрында «Сафиулла», 2006 елда «Туй күлмәге», 1997 елда Чаллы драма һәм комедия театрында «Дон Жуан Балчыклыда», 2002 елда Минзәлә театрында «Яратылыш», 2002 елда Уфаның «Нур» татар театрында «Бичура» һәм «Өзелгән юллар», 2002 елда Казан яшьләр театрында «Алтынбәк һәм Су кызы» пьесалары куела. 2002 елда Камал театры М.Гыйләҗевнең «Баскетболист» исемле пьесасын сәхнәләштерә. Бу спектакль мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның соңгы куйган масштаблы әсәре булды. 2004 ел башында төп театрыбыз сәхнәсендә куелган һәм Аяз Гыйләҗевнең мәгълүм «Яра» повесте буенча М.Гыйләҗев эшләгән сәхнә вариантын да тамашачылар җылы кабул итте. Язучының тарихи темаларга кагылышлы «Бурлак», «Мөһаҗирләр» драмалары да бар. М.Гыйләҗев – 2002 елдан Россия Федерациясенең Театр әһелләре җәмгыяте әгъзасы. Ул татар милли кинематографиясен тергезү юнәлешендә дә тәҗрибәләр ясый. Аның сценариесе буенча 2002 елда «Күктау» дигән фильм дөньяга чыга. 2010 елда Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәренә нигезләнеп Мансур Гыйләҗев сценарий язган һәм режиссёр Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” драматик фильмы кино сөюче тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Кинокартинада төп рольне башкарган актриса Фирдәвес Әхтәмова “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче була. 2018 елда “Татаркино” оешмасы тарафыннан Мансур Гыйләҗев сценарие буенча режиссер Илдар Ягафәров төшергән “Байгал” фильмы дөнья күрә. М.Гыйләҗев – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Хәзер игътибарыгызга Татарстан радиосының алтын фондыннан Мансур Гыйләҗев әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Бичура” спектакле язмасын тәкъдим итәбез. Ул 1994 елда радиорежиссер Госман Әхмәтҗан, тавыш операторы Асия Бикбау һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафыннан магнитофон тасмасына язып алынган. Спектакль ГИТИСны тәмамлаганнан соң, Камал театрында эшли башлаган Фәрит Бикчәнтәевнең тәүге зур эше. Моңа кадәр татар театры сәхнәсендә тормышның рухи нигезләре какшый баруы, авылларыбызның күпләп юкка чыгуы турында сөйләгән спектакльләр булмый. Спектакль заманында төрле фестивальләрдә катнашып, зур бәягә лаек була.

Рольләрне башкаралар:

Аксак – Әзһәр Шакиров

Аксакның хатыны – Фирдәвес Әхтәмова

Күрше — Наил Дунаев

Күрше хатыны – Наилә Гәрәева

Бичура – Камил Камал

Руфия – Раушания Юкачева

Наилә – Люция Хәмитова

Гөлнара – Венера Шакирова

Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев алып бара.

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта