ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонслар — Анонсы ( 04.01.21 — 10.01.21)

04.01.2021 9:04
в 7 дней, 7 көн
Спасатели проводят усиленные рейды по рекам Татарстана

Дүшәмбе, 4 гыйнвар

 8.10 –  “Аклык иле”. Әдәби-музыкаль композиция.

Кадерле дуслар, менә, яңа 2021 елда тагын бер яңа атнсын башлап җибәрәбез. Бу атна да вакыйгаларга, юбилейларга бай булачак. Бүген, 4нче гыйнварда, мәсәлән, рәссам Шамил Нигъмәтуллинның, шулай ук РОссиянең атказанган артисткасы Фирдәүс Хәйруллинаның тууларынаына 70 ел. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның бүген туган көне.

Алтысында Татарстанның халык артисты Рәшит МОстафин үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Җидесендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тула. Тугызынчы гыйнварда тарихчы Равил Әмирханның тууына 75 ел, унысында тагын бер олы галимебез Нил Юзеевның тууына 90 ел тула.

Бу юбилейлар әле алдагы тапшыруларда чагылыш табачак. Ә хәзер исә, шушы ак төсләргә тулышкан бер көндә, без сезне “Аклык иле” дип исемләнгән радиокомпозиция тыңларга чакырабыз.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Антуан Сент-Экзюпери. “Нәни принц”. Радиотамаша. 1 өлеш.

Кадерле балалар, бүген  сезнең игътибарга Антуан  де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәре буенча эшләнгән радиопостановка тәкъдим итәбез.

Татарчага Разил Вәлиев тәрҗемә иткән.

Реҗиссеры Әминә Шаһиәхмәтова, мөхәррире Дания Гайнетдинова.

Рольләрдә  Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакир белән Фирая Әкбәр.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Антуан Сент-Экзюпери. “Нәни принц”. Радиотамаша. 2 өлеш.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруда узган ел ахырларында дөнья күргән “Илаһи Илһам” исемеле китап тәкъдир ителә. Анда сөекле җырчыбыз Илһам Шакиров турындагы шушы китапның баш мөхәррире Разил Вәлиев катнаша.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Разил Вәлиев шигырьләренә җырлар.

Тапшыруда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев шигырьләреннән һәм җырларыннан төзелгән радиокомпозиция тәкъдим ителә. Шигырьләр күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында яңгырый.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Сишәмбе, 5 гыйнвар

8.10 – Шагыйрә Гөлнур Айзатның иҗат кичәсеннән репортаж. 1 өлеш.

Кадерле дуслар, бүген без сезнең игътибарыгызга көн буена җитәрлек дәрт, кодрәт бирә торган тапшыру тәкъдим итәргә булдык. Ул — танылган прозаик, шагыйрә, популяр җырлар авторы һәм автор-башкаручы Гөлнур Айзәтнең иҗат кичәсеннән репортаж. Әлеге кичә аның торган-яшәгән җирендә – Буа шәһәрендә үткәрелгән иде.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — Шагыйрә Гөлнур Айзатның иҗат кичәсеннән репортаж. 2 өлеш.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – “Аю агачлар белән сөйләшә”. Балалар өчен радиотамаша.

Каникул көннәрен  искә алып, игьтибарыгызга  радиобыз фондыннан Гариф Галиенең  “Аю агачлар белән сөйләшә” дигән әсәре буенча эшләнгән радиотамаша тәкьдим итәбез.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Тапшыру кысаларында игътибаргыгызга “Сулар һавам – туган җиргенәм” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Исеменнән үк аңлашылганча, биредә туган җиргә, туган авылларга багышланган җырлар, шигырьләр файдаланылды.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Наҗар Нәҗми шигырьләренә җырлар.

Кадерле дуслар, Башкортстанның халык шагыйре, Россиянең – Максим Горький, Башкортстанның – Салават Юлаев, Татарстанның Гаяз Исхакый исемендәге премияләре лауреаты Наҗар Нәҗми шигырьләренә язылган җырларны белмәгән, яратмаган кеше сирәктер. Ул җырлар сезнең Яңа ел ялларын бизәп җибәрсен.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 6 гыйнвар

8.10 –  “Сайлап алдым язмышкайны”. Әдәби-музыкаль композиция.

Якты хисләр, изге теләкләр белән эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Һәм безнең беренче тапшыруыбызның исеме бик тә мәгънәле. Хәзер игътибарыгызга тәкъдим ителә торган радиокомпозиция “Сайлап алдым язмышкайны” дип атала. Биредә җырлар күренекле артистыбыз Ирек Баһманов язмасындашы шигырьләр белән ялганып бара.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Сәлах Хөсни. “Камыр батыр”. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры

спектакле.

Игътибарыгызга радиобыз фондыннан язучы Салих Хөснинең “Камыр батыр” әкияте буенча эшләнгән радиоспектакль тәкъдим итәбез.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Чыңгыз Айтматов. “Малай белән очрашу”. Радиотамаша.

Игътибарыгызга язучы Чынгыз Айтматов әсәре буенча эшләнгән «Малай белән очрашу» дигән радиопостановка тәкъдим итәбез.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Яңа елның шушы якты көнендә без, сезнең белән бергәләп, елмаеп-көлеп алырга булдык әле. Игътибарыгызга “Кыш Бабай дәрес бирә” дигән юморестик программа тәкъдим итәбез. Анда Татарстан радиосы хезмәткәрләре үзләре катнаша.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Роберт Миңнуллин шигырьләренә җырлар.

Узган 2020 ел безнең хәтердә якты вакыйгалары белән дә, күңелләрне сулкылдаткан авыр хәлләре белән дә уелып калыр. Әйе, югалтулар күп булды шул узган елда. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә якты йолдыз булып янган берничә шәхесебез әдәбият сөючеләрне, җыр сөючеләрне тирән хәсрәткә салып, мәңгелеккә китеп барды. Алар арасында  олы шагыйребез Роберт Миңнуллин да бар иде. Бүгенге концерт программасын без Роберт Миңнуллин шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан – халык күңелен онытылмаслык булып кереп калган җырлардан – төзедек.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе,  7 гыйнвар 

Изге Раштуа бәйрәме 

8.10 –  “Онытылмас еллар, онытылмас җырлар…”. Гомәр Бәшировның

композитор Сара Садыйковага багышланган тапшыруы.

Бүген Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел. Шул уңайдан 1986 елда әдип тарафыннан әзерләнгән бер тапшыруның язмасы тәкъдим ителә. Ул сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың тууына 80 ел тулуга багышланган булган. Әлге язма шул ягы белән дә кызыклы: биредә язучы атаклы “Җидегән чишмә” җырының язылу тарихын бәян итә.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Изге Раштуа”.

10.35 – Татар-керәшен музыкаль коллективлары концерты.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – “Пар канатлар”. 7 гыйнварда Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел. Ә 1нче декабрьдә аның кияве, шулай ук Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулган иде.
Тапшыру шушы бөек шәхесләрнең  гаилә тормышына багышлана.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Моннан төгәл 120 ел элек халкыбызның газиз бер улы Гомәр Бәширов дөньяга килгән. Татарстанның халык язучысы, СССР дәүләт премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширов кагылышлы язмаларның радиобыз фондында киштәсе бик тә саллы. Тыңлаучыларыбыз белә торгандыр, язучы 1941 елның октябрендә бронь белән вакытлыча тылда калдырыла һәм, Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Газиз Иделле, Кави Нәҗми кебек берничә күренекле каләмдәше белән бергә, Татарстан радиосына эшкә билгеләнә. Сугыш елларында ук аның “Намус” романына нигезләнгән радиопостановка куела. Әнә шул вакытлардан бирле әдипнең радиога сукмагы беркайчан да суынмый.

Бүгенге көндә безнең фондта аның СССР Югары Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе буларак төрле җыелышлар вакытында ясаган  чыгышлары, радиога килеп катнашкан тапшырулары саклана. Әдәби әсәрләре арасыннан  “Бибек нигә елый?”, “И, нарасый бала”, “Кыл өстендә”, “Юл чатында” хикәяләренә нигезләнеп эшләнгән радиоспектакльләр һәм

Ә менә хәзер Гомәр Бәширов үзе әзерләгән һәм үзе үк алып та барган тагын бер язмага мөрәҗәгать итәрбез. Ул Халкыбызның сөекле җырчысы Рәшит Ваһапов иҗатына багышлана. Тапшыруны язучы “Моңнар остасы” дип исемләгән. Тапшыру җырчының вафатына 30 ел тулу уңаеннан 1992 елда әзерләнгән булган.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Бәйрәм концерты.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Җомга, 8 гыйнвар

8.10 – “Онытылмас еллар, онытылмас җырлар…” Гомәр Бәширов татар музыка

сәнгате үсеше турында.

“Татарстан радиосында Гомәр Бәширов атналыгы” кысаларындагы тапшыру. Анда әдипнең 1980 елларга караган бер язмасы тәкъдим ителә. Биредә ул шул елларда татар милли музыкасының үсеше турында сөйли, аерым җырчыларның һәм музыкантларның иҗатына бәя бирә.

9.00 – Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Юныс Сафиулла. “Алмазбулат”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакле. 1 өлеш.

Кадерле дуслар, сезнең игътибарга язучы Юныс Сафиулланың «Алмазбулат» әсәре буенча эшләнгән радиоспектакль тәкъдим итәбез.

11.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Юныс Сафиулла. “Алмазбулат”. Г.Камал ис.ТДАТ спектакле. 2 өлеш.

12.00 – Яңалыклар (Россия  радиосы) 

13.10 — «Татарстан дулкынында».

Тапшыруда “Җыр чишмәләре” циклыннан чираииагы сәхифә тәкъдим ителә. Каһарманыбыз – танылган музыкант һәм җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов.

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 – Айдар Тимербаев җырлары.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Шимбә,  9 гыйнвар

8.10 – Фатих Кәрим әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Бүген каһарман шагыйребез Фатих Кәрим туган көн. Иртәнге программабызда игътибарыгызга аның шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Илдар Юзеев, Шакир Мәҗитов. “Резидәкәй”. К.Тинчурин ис.ТДДКТ

спектакленең радиоварианты. 1 өлеш.

Бүген без сезнең игътибарга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары башкаруында “Резидәкәй” дигән лирик-музыкаль спектакле язмасын тәкъдим итәбез. Шакир Мәҗитовның әлеге әсәре шагыйрь Илдар Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасына нигезләнеп язылган. Музыка авторлары: Ренат Бикбулатов, Шакир Мәҗитов. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Исламия Мәхмүтова.

Рольләрне башкаралар:

Резидә – Лилия Мәхмүтова,

Зөфәр – Илдус Фәиз

Гүзәл, Резидәнең әнисе – Исламия Мәхмүтова

Зөбәйдә – Гүзәл Гарәпшина

Алсу – Җәмилә Әсфәндиярова

Сөмбел – Илсөяр Сафиуллина

Галим – Ренат Әкбәров

Саҗидә – Роза Хәбибрахманова

Хәлимә апа – Ләлә Миңнуллина

Габделхәй – Ренат Шәмсетдинов

Сәрия – Миләүшә Нәҗмиева

Тәлгать Хаматшин алып бара.

Спектакльне магнитофон тасмасына 1995 елда Татарстан радиосы студиясендә радиорежиссер – Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы – Гөлсинә Дәүләтшина, мөхәррир – Рөстәм Акъегет язып алганнар.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Илдар Юзеев, Шакир Мәҗитов. “Резидәкәй”. К.Тинчурин ис.ТДДКТ

спектакленең радиоварианты. 2 өлеш.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруыбызның бүгенге кунагы – сезгә яхшы таныш шәхес. Ул күренекле актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Нибары 27 яшендә республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган шәхес  — Наилә Гәрәева бүген бездә кунакта.  

Татар театр сәнгате дөньясында аның йолдызы бик иртә, 20 яше дә тулмаган кыз чагында кабына. Наилә Хәким кызы Гәрәеваның 60 елдан артык гомере фидакарьләрчә сәнгатькә, Камал театрына багышланган. Бүгенге тапшыруда сүз аның иҗаты, башкарган рольләре һәм әлбәттә тормыш юлы турында.

Наилә Хәким кызы – Татарстан радиосының да якын дусты. Үзе әйтүенчә, аның һәр иртәсе безне тыңлап башлана. Шәхсән үзем эшләгән тапшыруларга да Наилә апа бик игътибарлы. Тапшыру бетүгә үк шалтыратып үз фикерен әйтә, рәхмәтләрен җиткерә. Автор өчен моннан да зуррак бәя булырга мөмкинме?! Сәхнә артында очратса да ул зур кайгыртучанлык күрсәтә, аналарча: “Әле син ашадыңмы? Ач йөри күрмә”, — диюе дә Наилә ханымның нинди киң күңелле булуы турында сөйли түгелме?!  

Билгеле, безне шулай якын иткән, һәр тапшыруны игътибар белән тыңлап барган шәхесне кунак итеп чакыру зур җаваплылык.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Ренат Харис шигырьләренә җырлар.

Кадерле дуслар! Концертыбызны Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис шигырьләренә композиторларыбыз иҗат иткән җырлардан төзедек. Алар сезнең бәйрәм ялларына матур бер бизәк булыр, дип өметләнәбез.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

 Якшәмбе, 10 гыйнвар 

8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 – Г.Камал. “Банкрот”. Г.Камал ис. ТДАТ спектакленең радиоварианты.

1 өлеш.

Сезне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының “Банкрот” спектакле язмасын тыңларга чакырабыз. Драматург һәм язучы Галиәскәр Камал әсәре. Спектакльнең режиссеры – Хәсәен Уразиков.

Рольләрне башкаралар:

Сираҗетдин Туктагаев, сәүдәгәр – Рәфкать Бикчәнтәев

Гөлҗиһан, Сираҗетдиннең хатыны – Рәшидә Җиһаншина

Җамалетдин Туктагаев, Камалетдин Туктагаев, Сираҗетдиннең бертуган кардәшләре – Гали Надрюков, Газиз Зыятдинов.

Хәдичә, Сираҗетдиннәргә белеш тол хатын – Клара Газиз

Нәгыймә, им-том итеп йөрүче карчык – Галия Нигъмәтуллина

Туганым, Гөлҗиһанга кардәш тиешле кешесе – Вера Минкина

Гарифә, Мәликә, кунаклар – Гөлсем Исәнгулова белән Рауза Әхмәрова

Мөхәммәтҗан, Закир, кибетчеләр – Ренат Таҗетдинов, Дамир Хәйруллин

Гарәфи, Сираҗетдиннең юлдашы – Габдулла Фәтхуллин

Гайниҗамал – Флера Хәмитова

Василий Дмитриевич, беренче доверенный – Дилүс Ильясов

Икенче доверенный – Әзһәр Шакиров

Өченче доверенный – Барый Әшрапов

Доктор – Вәкил Закиров

Кучер – Дамир Хәйруллин

Асрау – Рауза Хәйретдинова

Мәрьям Арсланова алып бара.

Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 1964 елда язып алынган. 

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 – Г.Камал. “Банкрот”. Г.Камал ис. ТДАТ спектакленең радиоварианты.

2 өлеш.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.

Тапшыру кысаларында игътибарыгызга “Сагыну бүләк итәм” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Биредә шагыйрьләребезнең лирик шигырьләре һәм мәхәббәт җырлары урын алды.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Яшь башкаручылар концерты.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

Понедельник,  4 января    

8.10 “В ожидании чуда”. Новогодняя литературно-музыкальная программа.

9.00, 11.00, 12.00, 14.00, 16.00 Трансляция радио России

10.10, 11.10 Антуан Сент Экзюпери. “Маленький принц”. Радиопостановка.

13.10  “На волне Татарстана”. “Вдохновение”. Беседа с народным поэтом РТ

Разилем Валиеевым.

15.10 Песни на стихи Разиля Валиева.                                        

 

Вторник, 5 января

8.10, 10.10 Репортаж с творческого вечера поэтессы Гульнур Айзат.

9.00, 11.00, 12.00, 14.00, 16.00 Трансляция радио России

11.10 “Медведь и деревья”. Радиоспектакль для детей.

13.10  “На волне Татарстана”. “Родная земля милее всех”. Литературно-музыкальная

композиция.

15.10 Песни на стихи Нажара Наджми.

 

Среда, 6 января

8.10 “Я себе выбираю судьбу”. Литературно-музыкальная композиция.

9.00, 11.00, 12.00, 14.00, 16.00 Трансляция радио России

10.10 Салих Хусни. “Камыр батыр”. Радиовариант спектакля ТГКТ “Сказка”.

11.10 Чингиз Айтматов. “Встреча с сыном”. Радиопостановка.

13.10  “На волне Татарстана”. “Уроки Деда мороза”. Юмористическая программа.

15.10 Песни на стихи Роберта Миннуллина.

 

Четверг, 7 января

ПРАЗДНИК РОЖДЕСТВА ХРИСТОВА

    120 лет со дня рождения народного писателя РТ Гумера Баширова.

8.10 “Незабываемые песни”. Гумер Баширов о творчестве композитора Сары Садыковой.

9.00, 11.00, 12.00, 14.00, 16.00 Трансляция радио России

10.10 “Светлое Рождество”.

10.35 Концерт музыкальных коллективов татар-кряшен РТ.

11.10 “Семья: будни и проблемы”. Памяти Гумера Баширова и Мухаммата Магдиева.

13.10  “Татарстан дулкынында”.  К 120-летию Гумера Баширова.

15.10 Праздничный концерт.

 

Пятница, 8 января

8.10 “Незабываемые песни”. Гумер Баширов о достижениях национального

музыкального искусства.

9.00, 11.00, 12.00, 14.00, 16.00 Трансляция радио России

10.10, 11.10 Юнус Сафиуллин. “Алмазбулат”. Радиовариант спектакля ТГАТ им.Г.Камала.

13.10  “Татарстан дулкынында”. “Великие соотечественники”. Бурхан Шахиди.

15.10 Песни Айдара Тимербаева.

 

Суббота, 9 января

8.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Фатиха Карима.

9.00, 11.00, 12.00, 14.00, 16.00 Трансляция радио России

10.10, 11.10 Ильдар Юзиев, Шакир Мазитов. “Резеда”. Радиовариант спектакля

ТГАТ им.Г.Камала

13.10  “На волне Татарстана”. Творческий портрет народной артистки РТ Наили Гараевой.

15.10 Песни на стихи Рената Хариса.

 

Воскресенье, 10 января   

8.10 “Между Волгой и Уралом”. Объединенный радиожурнал семи республик.

Новогодние каникулы завершаются.  И от праздничных тем мы переходим к вопросам, которые предстоит решать нашим республикам в наступившем 2021 году. Хотя о праздниках речь сегодня тоже пойдет.

9.00-10.10,  11.00, 12.10,  13.00-13.10, 14.00, 16.00 Трансляция радио России

10.10, 11.10 Г.Камал. “Банкрот”. Радиовариант спектакля ТГАТ им.Г.Камала

13.10  “На волне Татарстана”. “Зимние раздумья”. Литературно-музыкальная композиция.

15.10 Концерт молодых исполнителей.

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru




16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru



«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта