Бик тиздән, 27 августта башкалабыз Казанда башкорт һәм татар әдәбиятлары классигы, ике тугандаш халыкның мәшһүр улы – Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак. Шул уңайдан ике республика – Татарстан һәм Башкортстанны тоташтырган радиокүпер! Анда Башкортстан радиосыннан коллегаларыбыз — Ришат Фәтхелислам улы Миндияров һәм әдәби-музыкаль мөхәррир Эльвира Сафина, әдәби тәнкыйтьче Фәнзил Саньяров катнашты.
Казан шәһәрендә язучы, шагыйрь, драматург Мостай Кәримгә һәйкәл ачу хәбәрен татарстан җәмәгатьчелеге шатланып, хуплап каршы алды, чөнки күбебез аның үз халкына чиксез ярату, тирән фәлсәфә, әдәп-әхлак белән сугарылган әсәрләрендә тәрбияләнеп үскәнбез. Мостай аганың әсәрләре татар әдәбияты дәресләрендә бүген дә бик теләп өйрәнелә. Казан һәм республикабыз халкы Мостай Кәрим иҗаты белән әдәбият, кино һәм театр сәнгатьләре аша яхшы таныш. Әйтик, узган ел, язучының юбилей елында илкүләмендә зур экраннарга аның “Безнең өйнең яме” фильмы чыкты. Узган ел Казанга гастрольгә килгән Башкортстанның һәр театры Мостай Кәрим әсәрләре буенча куелган спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Тамашачы аларның һәрберсен яратып карады.
Быел да әле шушы көннәрдә Казанда бара торган Татарстан киносы көннәре Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән өр-яңа “Отряд таганок” фильмын күрсәтү белән тәмамлана. Моннан тыш Кариев театрында Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев язучының “Озын-озак балачак” әсәрен сәхнәләштереп ята.
Мостай Кәрим һәйкәле Казанда Оренбург тракты һәм Даурия урамнары киселешендә куелачак. Тиздән биредә матур гына парк-сквер да барлыкка киләчәк. Димәк, ямьле Казаныбызда шәһәр халкы һәм туристлар ял итү өчен тагын бер истәлекле урын барлыкка киләчәк. Дөрес, һәйкәл туристларны тарту урыны буларак кына түгел, ике тугандаш республика арасындагы дуслык җепләрен, дуслык күперен ныгыту символына да әвреләчәк.
Һәйкәлне ачу тантанасы ТАССР оешуның 100 еллыгы кысаларында уза. Кайбер мәгълүмат чаралары язганча, тантанага Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның килүе дә көтелә.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01