Көндезге концерт.
Бүгенге көндезге концертыбызны без милли музыка сәнгатебездә бай мирас калдырган сөекле җырчыбыз Таһир Якупов язмаларыннан төзедек.
Кичке концерт.
Нәкый Исәнбәт шигырьләренә язылган җырлар.
Сезне “Син сазыңны уйнадың” дигән музыкаль программа тыңларга чакырабыз. Без аны татар халкының күренекле әдибе, язучы һәм драматург Нәкый Исәнбәт шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек.
Нәкый Исәнбәт… Бу исем һәр татарга балачагыннан таныш һәм якын. Ул – иң беренче чиратта халыкның рухи мирасын кире кайтаручы. Бүген дә югары уку йортларының татар бүлеге студентлары, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татар балалар фольклорын, татар халык әйтемнәрен, мәкальләрен һәм табышмакларын кайчандыр мәдрәсә белеме алган Нәкый Исәнбәт туплаган җыентыклардан өйрәнә. Димәк, Нәкый ага университетлар шөгыльләнергә тиешле эшне берүзе башкара.
Нәкый Исәнбәт – сәхнәләрдән бүген дә төшмәгән “Хуҗа Насретдин”, “Миркәй белән Айсылу”, “Качаклар” һәм башка бик күп пьесалар авторы. Бүгенге программада без аның халык хәтеренә тирән уелып калган һәм безнең чорда сирәк булса да сәхнәләрдән яңгыраган җырларын искә алырбыз. Алдан ук шунысын да әйтеп куйыйк, бу әсәрләрнең күпчелеген халык үзенеке итәргә өлгергән. Нәкый ага үзе дә шигырьләренең күбесен борынгы халык көйләренә иҗат иткән. Алар арасында татарның ерак гасырлардан килгән сузынкы, озын көйләре дә, шаян, дәртле көйләре дә бар. Шулай итеп, халык күңеленең бер чагылышы, моңы буларак үлемсез җырлар туган. Бүгенге музыкаль программабызны шулай ук Нәкый аганың җыр сәнгатенә, башкару осталыгына карата төрле елларда матбугатта басылып чыккан яки көндәлекләренә теркәп барган язмаларыннан өзекләр белән үреп алып барырбыз.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01