Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары,
ата-аналар һәм укытучылар!
Сезне тормышыгыздагыистәлекле вакыйгаларның берсе – мәктәпне тәмамлаууңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Бүген, 27 июньдә, илебезнең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсебилгеләп үтелә. Кызганыч, быел коронавирус йогышлы авыруы таралу сәбәпле бәйрәм дистанцион рәвештә уза. Пандемия шартларында белем алу һәм имтиханнарга әзерләнү сезнең өченберенчеҗитди сынау булды, мөгаен. Шуңа да карамастан, мөгаллимнәрегез һәм әти-әниләрегезнең булышлыгы белән сез бар көчегезне туплап, әлеге авырлыкларны җиңеп чыга алгансыз, дип ышанам.
Сезнең өчен инде соңгы кыңгырау яңгырады.Олы тормыш юлына аяк басканда мәктәптә укыган чорның кабатланмас мизгелләре, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер укытучылар һәм сыйныфташлар аеруча кадерле була. Еллар узар һәмсез остазларыгыз биргән белем-күнекмәләрнеңни дәрәҗәдә файдалы һәм әһәмиятле булуын тагын да яхшырак аңларсыз.
Бүгенгеиҗтимагый һәм икътисадый чынбарлык мәгариф системасы алдына яңа таләпләр куя, ул –креатив фикер йөртүче, югары квалификацияле, конкурентлыкка сәләтле белгечләр әзерләү.
Сез мөһим тарихи вакыйгалар – Хәтер һәм дан елы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгыбәйрәм ителгән елдамәктәпне тәмамлыйсыз. Без сезнең белән бергә туган республикабыз үсеш-алгарышының шанлы сәхифәләрен хәтеребездә яңартабыз, илебез тарихында аның гаять зур роль уйнавын билгеләп үтәбез.
Мәктәптә алган заманча белемнәрсезгә үзмөмкинлекләрегезне тулысынча ачарга, киләчәктә республикабызның һәм илебезнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә, аның конкурентлыкка сәләтен арттыруга лаеклы өлеш кертүдә зурэтәргеч булыр дип ышанам. Шуны истә тотыгыз,теләк һәм ныклы ихтыяр булганда,һәркем уңышка ирешә ала.Яңа белем һәм тәҗрибәләр туплау юлында тукталып калмагыз, гел алга барыгыз.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезнең алдаһөнәр сайлау белән бәйле катлаулы һәм җаваплыбурыч тора.Киләчәктә сезнезур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар,өмет тулы яктыюл көтә. Аны узар өчен күп көч һәм тырышлык кирәк булачак.Ирешкән уңышларыгыз, иҗади сәләтегез сезгә барлык хыял-омтылышларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен!
Әлегедулкынландыргыч бәйрәм көнендә шулай ук ата-аналарны һәм белем үрләрен яулаганда үз укучыларына терәк-таяныч булган укытучыларны ихлас күңелдәнкотлыйм. Сезгә үз һөнәрегезгә һәм балаларга булган ихлас мәхәббәтегез, яшь буынга белем-тәрбия бирүдә чиксез зур хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле дуслар!
Һәммәгезгә дә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Кыю һәм максатчан булыгыз һәм сез, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01