Иртәнге чыгарылыш.
Бүген Татарстанның 31 муниципаль районында сәүдә үзәкләре ачыла.
Татарстанда социаль дистанция үтәлешен тәэмин итү шарты белән, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-үзәкләр эшли башлый. Шулай ук мәхәлләләрнең эшчәнлеге яңадан башлана, православие динен тотучыларга да чиркәүләргә барырга рөхсәт бирелде.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» дип аталган истәлек билгеләре тапшырды.
Бүгеннән Татарстандагы Күп функцияле үзәкләр РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә фактик яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен участок сайлау турында гаризалар кабул итә башлый.
Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел тәртипкә китереләчәк ишегалларының ахыргы исемлеге билгеле булды.
Татарстанның Арча районы тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерде. Тәүлеклек савым буенча район тарихында беренче тапкыр мондый планкага ирешелде.
Кичке чыгарылышлар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестор, ABC.ru маркетплейсына нигез салучы Алексей Банников белән очрашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татспиртпром» җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышы уздырды.
Татарстанда узган тәүлектә 50 кешенең Covid-19 йоктырганы ачыкланган. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана.
Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен сайлаучының яшәү урынында гаризалар кабул итә башладылар.
Бүген “Татар-информ” агентлыгында татар юморы һәм әлеге өлкәдә эшләүче артистларга багышланган матбугат очрашуы булды. Кунаклар коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять юмористларның тормышына нинди үзгәрешләр кертүе турында сөйләде.
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01