Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм 24 майда дөньяның күп илләрендә борынгы бөек мәгърифәтчеләр, апостолларга тиң булган изгеләр Кирилл һәм Мефодийны олы ихтирам белән искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аларның фидакарь хезмәте ярдәмендә славян халыклары үз әлифбасына – «кириллица»га ия булды, язу башлангычларын өйрәнде, милли мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч алды.
Язма сүз, меңнәрчә еллар дәвамында кешеләргә яхшылык һәм гаделлек идеяләрен тапшырып, югары идеалларны таратуга ярдәм итеп һәм гомумкешелек кыйммәтләрен раслап, үзенең бөек бурычын үти. Бүген «кириллица» безне бердәм Россия Федерациясендә яшәүче һәм хаклы рәвештә аны үз Ватаны дип санаучы тигез хокуклы халыкларның күпмилләтле берлегенә нык бәйләп тора. Ватаныбызның бай этномәдәни байлыгы, дөньяның сәяси картасындагы аның аерым урыны һәм данлы тарихы милләтара аралашуның алмаштыргысыз чарасы булган җанлы һәм көйле хәзерге рус телен тудырды.
Кадерле дуслар! Рухи чыганакларга мөрәҗәгать итүгә һәм күпгасырлык тарихи традицияләрне торгызуга соңгы вакытта аерым әһәмият бирелә һәм бу Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин башлап җибәргән конституция реформасы кысаларында илнең Төп законына төзәтмәдә чагылыш тапты. Безнең уртак бурыч – борынгы бабаларыбызның мирасын саклау һәм арттыру, аларның югары әхлакый үрнәкләренә омтылу. Ышанам ки, бу бәйрәмне бөтен халыкларның билгеләп үтүе милләтара һәм динара татулыкны тагын да ныгытырга, тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылырга ярдәм итәчәк. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01